Предыдущая публикация
Безнең сөю үтте,
Хыянәтләр өтте,
Шомнар яндырдылар күперне.
Без дә яна идек
Якты йолдыз кебек,
Тойгыларны үпкә үтерде.
Эзләмә күперне,
Юллар ич өзелде,
Арыттырма юкка үзеңне.
Юллар артта калган,
Каршы якка табан
Еллар алып китте эзеңне.
Күпер бәлки төшкә
Кереп искә төшә,
Калды ул әйләнеп күмергә.
Күңел нидер көтә,
Әмма бит ничек тә
Кире кайтып булмый күпергә.
Венер ФӘТТАХ 09.07.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1