Предыдущая публикация
Көнем буйлап киләм синең янга,
Сине уйлап киләм синең янга,
Ачуланма, ачуланма.
Меңәр чакрым үтеп киләм сиңа,
Бик сагындым сине, киләм шуңа,
Каршы алма, каршы алма.
Уятырмын чәчләреңнән үбеп,
Тик пышылдап: сине сөям, диеп,
Сагыш барга сагышланма.
Бу җыр туды синле таңнарымда,
Бары сиңа, бары сиңа гына
Багышлана сагышта да.
Йолдызларны узып, канат кагып
Киләм сиңа хисләремне алып,
Сөю илтәм, бүләк итәм.
Җырларымны сиңа бүләк итәм,
Кирәкми, дим, синнән башкам бүтән.
Бәхет көтәм, бәхет илтәм.
Венер ФӘТТАХ 09.07.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5