Предыдущая публикация
Картаябыз яшь зурайгач түгел,
Түгел күпләп җыйган еллардан.
Картаябыз үпкә, гөнаһлардан,
Башка килгән юк-бар шомнардан.
Кушымта:
Картаймаска кирәк, картаймаска,
Авырлыкка башны имәскә.
“Булмады”ны җиңеп, “булдырам” дип,
Беркайчан да өмет өзмәскә.
Картаябыз чиксез сагышлардан,
Һәлакәткә дучар булудан.
Картаябыз җавапсыз сөюдән,
Авырлыктан булсак егылган.
Картаябыз күпне кайгыртудан,
Мәшәкатьне җиңә белмәүдән.
Картаябыз җанны телгәләүдән,
Кирәктән артыгын теләүдән.
Венер ФӘТТАХ 04.07.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев