·
ӘЙБӘТ ЕЛАН
Әтисе белән әнисе аерылышканда, Нәсимә җитеп килгән кыз иде. Зурлар бер-берсен ишетми, юл куймыйча, нәрсә бүлгәннәрдер, бертуктасыз кызып-кызып талаштылар. Кая анда бер-берен гафу итү, нервылары беркән, менә-менә шартларга тордылар. Шул хәлләргә түзә алмаган кыз, әти-әни контроле булмаганлыктан, ялгышлык белән авырга узды. Кыйналасы килгән дуңгыз татар авылына бара. Сайланып торыр чак түгел, булчак иренең холыксызрак икәнен белә торып, тизрәк кияүгә чыгу чарасын күрде. Аңардан, якты дөньяны күрергә ашыгып, берьюлы ике нәни кызлар туды. Гаилә бизәге булган балалар иренең холкына тамчы да йогынты ясамады. Бу кеше белән табышысы да бүлешәсе дә юк. Әллә язмыш кушты, шулай килеп чыкты инде. Илгизнең йөрүе ‒йөрү, эчүе ‒ эчү, ахыры Нәсимәне тукмау белән тәмамланды. Яшь кәләш яңагына чабып җибәрүләренә, эченә типкәләүләренә түзәлгән кадәр түзде. Чираттагы эчеп кайтып котыруында ире, авызына сугып, тешләрен сындыргач, түземлеге бетте. Авызындагы тозлы канны ашлы су чиләгенә төкерде дә, күп-күнгәк булган йөзе белән көзгегә карады, тукмалудан кара янган күкрәге белән кызларын имезеп алды. Аннары чарасызлыктан әнисенең бәләкәй генә бер бүлмәле квартирасына кайтып сыендылар.
Барыр урыны булмаган Нәсимәләрне, тиеннәргә генә эшләп йөргән, очын очка көчкә ялгап яшәгән әнисе теләми генә кабул итте. Үзен бар яклап та гаепле тойган яшь хатын өйдәге эшләрне йөзеп эшләде: ашарга пешерде, юды, җыйды, тазартты. Буш вакыт тапканда, авыру атасының хәлен белергә барып йөрде.
Әтисе өеннән чыгып йөрми, бик бирешкән, бәләкәй бала хөкемендә калган, көннән-көн бетеренә бара. Аңа тәрбия кирәк. Әнисе кызының анда йөргәненә һич риза түгел, ачуы чыгып, теле белән кызына шайтан таягы чәнечкеседәй казала. Ялгызы интегеп үлсен. Кайчадыр балаларының атасы булган кеше берәүгә дә кирәкмәгәнлеген тоеп, ялгызлыкның нинди ачы икәнен татырга тиеш дип карый.
‒ Син, кызым, син ‒ елан! Юкка күкрәгемдә җылытып яткырганмын. Катсын, нәрсә диеп, тотасың да шуның кырына чабасың. Яңадан шунда барсаң, кайтып йөрмә, ‒ дип, каян чыккандыр андый көчле каты тавыш, тамагын ярып кычкырды.
Нәсимә эчендә җаны булган тере кешене ‒ әтисен язмыш кочагына ташлый алмый иде. Әнисенә эндәшми генә, хәл белешеп йөрүен дәвам итте. Әтисе аңы дөрес чагында, комага китәр алдыннан кылдай нечкә күңелен җылытып торучы кызына:
‒ Нәсимә, бу квартира сиңа, ‒ дип, документлары артыннан йөрергә кушты.
Кызы, сүзсез генә елмаеп, рәхмәт йөзеннән аның тиресе генә тотып торган калтыраган ябык кулларын сыпырды. Квартиралы булу ‒ Нәсимә өчен күптән хыялланган тормышка ашмас хыял иде. Ул кызлары белән бирегә ике бүлмәле хрущевкага күчеп килде.
Әтисе, зиһенен югалтып, ярты ел авырып ятты.
Әтисен җирләгәч, квартираны кызларына һәм үзенә приватизация эшләде. Тормышта Нәсимәнең бәхетле мизгелләре башланды. Вакыт беркем алдында да исәп-хисап бирми торган көннәре белән алга йөгерде.
Тормыш юлында Тахир очрагач, язмыш аңа тагын елмайды. Яшь үзбәкнең санаулы минутлар эчендә суы тамып торган кранны төзәтеп, үзенә карап, елмаеп торуын күргәч, суыктан җылы өйгә кергән кардай эреде дә китте. Нәсимә өчен барыбер иде, үзенә ‒ утыз алты, кызларына ‒ унсигез. Тахир тормышының мәгънәсенә әверелде. Аңардан килгән ирләр исе, тумыштан сөрмәле кара күзләре, үзенә хас ни русча, ни татарча булмаган сөйләме ‒ барысы тансык иде. Кызларының берсе ‒ Динәсе кияүдә, аның өчен борчыласы юк. Икенчесе янындагысы ‒ Зинәсе йортка кергән үзбәккә, үги әтигә алай каты бәрелмәде, әллә ни исе китми йөри бирде.
Дәүләт тугач, сабыр кызның холкы әтисенеке сыман бернинди рамкаларга да сыймас булып, өйдәгеләргә күрсәтергә тотынды. Хатын улын өлкәнәеп тадыруга карамастан, бала нык бәдәнле, сәламәт, яраттырып, үзенә тартып тора торган сөйкемле малай иде. Нәсимәнең шатлыгы эченә сыймый, йөзенә һәм теленә бәреп чыгып, нур чәчте. Зинә әнисенең бәхетен башта читтән генә күзәтте. Аннан төрлечә көнләшә башлап, ни кыйланганын белмәскә әйләнде. Кеше күрмәгәндә, энесен авыртырып чеметкәләп тә ала. Тыныч кына яткан баланы елатырга да күп сорамый. Әнисенең төрлечә көйләү-чөйләүләрен ишетергә дә теләмәде.
‒ Нәрсә булса Дәүләткә дә, Дәүләткә. Хан баласы диярсең. Ә миңа кая? ‒дип, киреләнүен дәвам итте Зинә, ‒ мин дә кеше, мин дә бу гаиләнең члены!
‒ Зинә зур һәм акыллы, бәләкәй бала игътибарны күп сорый. Бу мин сине яратмыйм, я әзрәк яратам дигән сүз түгел, ‒ дип, әнисе юатмакчы була.
‒ Мин сиңа кирәкмим инде! ‒ дип, авызын турсайта кызы. ‒ Синең хәзер уеңда Тахир дә Дәүләт кенә инде! Син беркайчан да безнең әтиебез Илгизне дә, Динә белән безне дә яратмадың. Нәнәй “кыз ‒ елан” дип дөрес әйтә, “кыз ‒ елан” гына түгел, “елан ‒ әни” ‒ син!
‒ Мин сиңа үземдә булган бар нәрсәне дә бирергә тырышам. Я әйт, нәрсә җитми сиңа?
Нәсимә кызының йөрәккә ук булып кадалырлык, авыр сүзләр әйтүен аңлый алмады. Бу кыланыш, оҗмах ‒ аналар аяк астында дип уйлаган Тахирның да башына барып җитмәде.
‒Бөтен нәрсә дә җитми! ‒ дип, истерикага бирелеп кычкырырга тотынды Зинә. ‒ Безнең бернәрсәбез дә юк, без хәерчеләр, ә син бала табасың! Нәрсә диеп таптың аны? Үлгән булса, әйбәтрәк булыр иде!
‒ Нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетсен, ‒ диде, түземлеге тәмам беткән Нәсимә.
‒ Ишетәм! Бик әйбәт ишетәм! Ул ‒ артык кашык! Тумаса, я тугач та үлсә ‒ әйбәт булыр иде! Әйе, Тахирың да ‒ артык авыз, тапканыннан күбрәк соса. Синең кебек кортканы ярата дип беләсеңме? Синең ишеләр аңарда йөзләгән. Үзбәкстанында хатыны бар. Син йөрисең кырында ешынып, караганга ‒ күңел болгана!
‒ Күңелең болганса, нигә карыйсың, карама! ‒ диде Нәсимә, яшь белән мөлдерәмә күзләрен елап җибәрүдән чак тыеп.
‒ Карамам! Чыгып китәм мин! ‒ ишекне шакылдатып ябып, әйберләрен сумкага тутыра башлады.
‒ Кайда яшәмәкчесең? Кем көтеп тора сине? ‒ дип, бераз сүрелә төшкән әни кызы белән аңлашырга теләп.
‒ Егетем, ‒дип кырт кисте Зинә. ‒ Бар чык минем бүлмәдән, сиңа карарга җирәнәм!
Нәсимәнең бик кычкырып елыйсы килсә дә түзде, Дәүләтен куркытудан курыкты. Баласының сөт исе аңкып торган киеме белән үзенең йөзен каплап, тавышсыз гына балавыз сыкты.
Зинә булмаган егете кырына түгел, дәү әнисе кырына күчеп китте.
Берничә көннән чакырылмаган кунак ‒ майламаган коймак кире килеп, әнисенә квартирадан үз өлешен бүлеп алырга теләвен әйтте.
‒ Үз өлешең? Нинди хокугың бар синең бу квартирага?‒ дип гаҗәпләнде, үзсүзле кызына карап шаккаткан Нәсимә.
‒ Өчтән бер өлеш ‒ минеке! Миңа нәнәм барсын да аңлатты! Мин ипотека алдым, хәзер миңа акча кирәк. Хәзер үк бир, юкса Дәүләтеңә калдырачаксың.
‒ Минем квартирага синең бернинди дә хокукың юк. Аны миңа әтием калдырды, мин аны гомеренең ахырына кадәр тәрбияләдем.
‒ Хокукым бар! Өчтән бер өлеше миңа яздырылган. Акча бирергә риза булмасаң, риелторларга сатам, алар үземә тиеш бүлмәгә кеше кертәчәкләр. Әллә ничә үзбәк бергә җыелып кереп торыр. Син аларны бик яратасың, шулай бит!
Нәсимәгә әхирәте кызының янаулары дөрес булуын, теләсә чыннан да шулай эшли алуын төшендерде.
‒ Син аңа, өлешеңне мин үлгәч алырсың, Дәүләтнең үзенә өлеш таләп итә алмавын аңлат. Ничек тә аңлашып, килешергә кирәк бу очракта. Юкса очына чыгарга охшмагансыз, ‒ дигән киңәш ишетте.
Зинә килешергә теләмәде.
‒ Яхшы, кызым, квартираны сат! ‒ Нәсимә, көтмәгәндә, катгый карарга килде. ‒ Мин бармакка бармак та сукмыйм. Барлык мәшәкатьләрне үз өстеңә ал, сат. Гаделлек бар ул, минем әтием күктән синең ниләр майтарганыңны күзәтеп торыр, бу квартира сатыла торган түгел! Моңа аның ризалыгы юк!
‒ Ярый, карарбыз! ‒ Зинә, әллә кайчан үлгән, тузга язмаган күктәге җаннарга ышанмады.
‒ Син түгел, кызың ‒ елан, ‒ дип сүз кыстырды Тахир, үзләре генә калгач. Аңлап тора, безгә аның өлешеннән башка яшәр урын юклыгын, ипотека алырга мөмкинлегебез юк. Безгә бирмиләр...
‒ Минем кызым турында башкача алай әйтмә, ‒ дип, әйтереп бетермичә бүлдерде, канатларын чәеп, чебиләрен карчыгадан саклаган коштай, Зинәсен яклап, Нәсимә. ‒ Барыбызның да барлыкта яшисе килә. Кеше бәхетеннән көнләшмибез. Тормышта язмыш бүләкләрне сирәк бирә. Миндә алар күп ‒ өчәү: квартира, син һәм Дәүләт. Кызымныкы әлегә берәү дә юк.
‒ Бигрәк киң күңелле дә инде син Нәсимә, ‒ дип, башын чайкады чарасыз калган ир кисәге. ‒ Бөтенесен гафу итәсең, бөтенесенең хәленә керәсең...
‒ Нәрсә син матурым, мин кыз ‒ елан, мин елан ‒ әни, ‒ дип, көлгәндәй итте бер бөртек җылы сүзгә каефе күтәрелгән Нәсимә.
‒ Ну елан, тешләшми торган елан. Нинди була әле ул?
‒ Кәлтә еланымыни? Тузбаш микәнни?
Үзбәк андый еланнарны каян белсен. Әнә бит чакмый торган дия дә белми, матур итеп, тешләшми торган ди.
‒ Ну елан инде.Теше дә юк, үпкәләми дә.Үзен таптап та китәләр. Ул фәрештә кебек барсын да саклап йөртә. Өйгә ияләшсә, аңа тияргә ярамый... Әйбәт елан, ‒ Тахир урыныннан торып, хатынына өстәлдәге юылмаган савыт-сабаларны җыештырырга булыша башлады.
‒ Яшибез, ‒ дип, сөйгәненә карап елмайды хатын. Ул Тахирының җылынырына түбә кирәккәнгә, сыенырга башка семья эзләвен белми иде.
Көннәр, айлар үтте, ә квартира сатылмады.
Әтиләре тирәннән йолдызлар төпкеленнән әкиятләрдәге Ак еландай киң күңелле, изге җанлы Нәсимәсен иркәләп елмайды. Ул кызына тәкъдир тарафыннан бирелгән өч бүләкнең дә саклануын теләде. Барсы да аныңча килеп чыкты.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
октябрь, 2023
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев