Олы юлның тузаны (19)
Солтан кулына таянып торырга теләгән иде дә, учы астында ниндидер тыгыз, чиркандыргыч салкын нәрсә тойды. Караш ташласа. катып калды, елан! Ботларына аркылы ятып бүтәне шуыша. Аны шулар уяткан икән! Эченә шомлы салкын йөгерде, авызында күгәрек тәм барлыкка килде. Ул корт чаккандай сикереп торды, стенага терәлде: аяк астында туктап калган еланга басудан курыкты.
— Хәтерлисеңме, безгә, юеш борынлы бала-чагага, коммунизм турында инша яздыралар иде? — дип сорады Солтан.
Степан акланган шикелле итеп:
— Мин үзем «өч»ледән узмадым,— диде. — Мелочь миңа бишле куйган иде.
— Кем әле ул Мелочь?
— Син укытучыларыңны онытма инде, туган.
— Акырудан бүтән нишләде соң ул алай онытмаслык? Бар нотыгы: Укы, укымасаң, ат көтүе көтәрсең! — диюдән узмады. Хәзер бик рәхәтләнеп көтәр идең дә бит, атлары кайда?
— Безнең атлар ерак китте. Чит илләргә. Турист булып түгел. Бельгиягә, Франциягә, Италиягә… Аларга — деликатес, ә безгә — валюта. Суеп ашаганнардыр. Валютасы да шунда калды. Безнең атлар алардан сатып алынган нефть суыручы батырма электр насослары булып кайтты да, нефтьне суырып, тагын аларга озатты. Ил өчен баш салдылар. Аннары — КамАЗ станокларына әйләнделәр, башкага.
— Эх. паря! Ул КамАЗларның Әфганстанда ничек янганнарын күреп сызландым мин. — Теге, халыктан сыер җыеп алганны хәтерлисеңме? Бер очтан колхозның утыз биш атын да алып киттеләр. Халык елап артларыннан чапты... хәтерлисеңме? Эх. паря!..
Чыраның төбенәчә янып сүнүен искәрми калдылар. Ут сүнде. Тагын төпсез караңгылык басты. Кабер чиксез кечерәйде кебек. Солтан кысанлыкны авыр кичерә иде. сулышы кысылды, тәне, шартларга җитешеп, иреккә омтылды, җанына шом иңде. Караңгылыкны кара төшергеч кәгазе урынына бөгәрләп ыргытасы килде. Ниндидер авырлык аны шушы кабер белән бергә сытар, изәр, туфрак, ком, таш белән бергә кушып туглар сыман тоелды. Ялгызлык хисе урап алды. Шушы кичереш аның әлегә тере икәнен, әмма үлемсез булмавын, вакыты җиткәч, котылгысыз төстә үләргә туры киләчәген һәм шушындый караңгы кабердә япа-ялгыз калачагын, ә анда, өстә, үзен онытачакларын, кешеләрнең исә яши бирәчәкләрен шәфкатьсез төстә искәртте. Ул. үз үлеменнән соң да күктә яктырачак кояшны соңгы тапкыр күреп калырга теләгән төсле, калтыраган бармаклары белән кабаланып шырпы сызды. Яктырып китте. Иптәше яңа чыраны шырпы утына төртте. Идәндә, стеналарда, түшәмдә күләгәләр җанланды. Кабер киңәеп китте. Солтан, сандугачка елмаеп күз кыскач, чират аныкы булмаса да, кирпеч ярыгын үҗәтләнеп кырырга кереште.
— Сәгать ничә? — дип сорады ул.
— Унике тулып килә.
— Бүген шимбә бит әле?
— Шимбә.
— Якшәмбедә генә чыгабыз икән.
— Миңа барыбер. Чыгыйк кына. Әллә калыйкмы? Кешеләргә эш кими торыр, — дип көлде Степан.
— Тәлинкәне әйләндерик әле, Степан. Кабердә яшәү турында сөйләшергә кирәк. Матур үткәннәр, гүзәл киләчәк турында.
— Тел ачкычы булса иде ул! Бер яртысыз нинди хыял уянсын?
— Ал, эч.
— Сатучысын тапсак та, кесә буш шул.
— Иптәш полковниктан сора. Әҗәткә яртыны йомды бит ул. Куенында кочаклап ята.
— Ну пар-ря! Карале, ә! Онытылган!
Чыраны Солтанга биреп, Степан табут капкачын ачты, калай япманы күтәрде, бераз актарынгач, аракы шешәсен суырып чыгарды. Мәет исен тоеп, чырайларын сыттылар.
— Как у Христа за пазухой, — дип, Степан табут капкачын дөбердәтеп япты. Утырыштылар. Степан пәке белән шешә бөкесен ачарга җыенды. Кинәт табут астан өскә сикереп, аннары чайкалып куйды. Әйтерсең лә андагы мәет чыгаруларын сорап дулый иде! Икесе дә сикерешеп тордылар. Сандугач пырылдап күтәрелде һәм кабер эчендә бәрелә-сугыла очына башлады. Егетләр ниндидер тонык гүелдәү ишеттеләр, аякларына сизелеп, җир астыннан дулкын йөгереп узды. Тузан күтәрелде, кирпеч ватыклары, идәндәге склет сөякләре кыштырдады, теленгән чыралар зыңлады, ялкын калтыранды. Чатнау ишетеп, кабердәшләр янга борылып карадылар, күз алларында алар пәке белән кырып кергән эз буенча бармак сыярлык ярык ачылып китте. Шулай ук кинәт бөтенесе тынып та калды.
— Нәрсә бу? — дип сорады Солтан. Тезе астына суккан сыман. Степан Масленников тезләнде, кулын сузып, югары карады, аннары икона калдыгына текәлде, сыны бөгелеп төште. Ул, йодрыгы белән таш идәнне төя-төя:
— Прости меня, господи! — дип пышылдады. — Прости, что руку замарал о подонка, — дип дәвам итте ул, тавышын торган саен күтәрә барып. — Прости, что над душой своей насильничал. Прости, что это не я, а сволочь какая! Прости, что не верую в тебя, потому как ты терпел подобных полковников на земле. Прости, что не умею прощения у тебя просить как следует, так как никто меня не учил этому... Прости!
Шаярта дип уйлап. Степан көләргә әзерләнгән иде инде Әмма иптәшенең пычрак битен чылатып тәгәрәгән эре күз яшьләрен күреп исе-акылы китте. Степан калыкты, борынын тартып куйды, карамыйча гына шешәнең муеныннан каптырып алгач, бөтен гәүдәсен калтыратып җибәргән гайрәт белән аны стенага томырды. Куркуыннан нишләргә белмәгән сандугач оясына сеңде. Кабергә аракы исе таралды.
— Әллә җир тетрәде инде? — диде Солтан. — Хәзер анысы да булгалый Күпме нефтьне суырттылар. Ә майсыз калгач, җир нишләсен? Коргаксый. Коргаксыгач мичкә дә тарала. Ә бусы — хәрбиләр эше аның. Җир астындагы елганы өскә күтәрмәкчеләр, дип сөйләгәннәр иде.
Солтан стенага сөялеп утырды. Йокысы килә иде. Нигә черем итеп алмаска? Ул басты да кулындагы чыраны җайлап ярыкка кыстырды, бу юлы сузылыбрак ятты. Шул чакны авыр тынлыкта ишетелер-ишетелмәс кенә кош сайравы ишетелде. Сандугач! Тыштагысы! Андагысы — Якты дөньядагысы! Кояш астындагысы. Ул аваз, әйтерсең лә, кош сайравы да түгел, ә дөм-караңгы төндә әллә кайларда ялтыраган учак уты гына. Сискәндереп, тегендәге кошка мондагысы кушылды. Ярты йөзендәге сыңар күзен зур ачып, иконадагы сурәт тә үлеләр дөньясына җан иңдергән яшәү авазларын тыңлап тора иде шикелле. Авырайган күз кабакларының йомылуын Солтан сизми дә калды. Аны сузып салган аяклары өстендәге ниндидер тавышсыз хәрәкәт уятты, һичнинди өн-тавыш ишетелмәвенә сагайды. Хәер, монда үле тынлыктан, күзгә төртсәң күренмәслек караңгылыктан гайре һични булмаска тиеш тә инде. Ул пәке кырган тавыш юклыгын искәрде. Степан кайда соң? Янәшәсендә ята икән. Аягын бөкләп, тезенә башын салган, иренен чәпелдәтә-чәпелдәтә йоклый. Солтан кулына таянып торырга теләгән иде дә, учы астында ниндидер тыгыз, чиркандыргыч салкын нәрсә тойды. Караш ташласа. катып калды, елан! Ботларына аркылы ятып бүтәне шуыша. Аны шулар уяткан икән! Эченә шомлы салкын йөгерде, авызында күгәрек тәм барлыкка килде. Ул корт чаккандай сикереп торды, стенага терәлде: аяк астында туктап калган еланга басудан курыкты.
— Степан! — дип кычкырды ул.— Тор!
Степан уянды, башын күтәрә төшеп, күзен угалады.
— Тор! — дип кабатлады Солтан.— Еланнар!
— Нигә чәбәләнәсең?
— Еланнар дим бит!
Степан ул төртеп күрсәткән якка карады. Ләкин иренен чалшайтып һәм тешләрен бер яктан күрсәтеп, теләмичә дигәндәй елмайды гына.
— Ә-ә, кире кайтканнар, хәшәрәтләр, — диде ул.— Баягы тузбашлар.
Солтан тынычлана алмый торды. Еланга таянган уч төбенә кызган тимер тигәндәй тоелды. Сандугач исенә төште. Аның үз урынында икәнен күргәч, буыннары йомшап китте. Үзләре уеп кергән тишек ярыкларыннан эчкә шуышкан яңа еланнарны абайлап, ул кулына кирпеч алды.
— Нишлибез? — дип кычкырды ул карлыккан тавыш белән.
— Сытарга кирәк!
— Азапланма, — диде Степан һәм бөтен чыраен киереп, иснәп алды. — Сиңа тими алар.
— Ашарлар ич!
— Безнеме? Ха-ха! Тамакларына торырбыз.
— Сандугачны. Йомыркаларын.
— Анысы ихтимал. Аяк астындагы еланны тотып. Степан югары күтәрде. Елан бау кисәге шикелле сыгылып төште, әмма шундук киерелеп турайды. Степанның беләгенә уралырга маташа башлады. Степан аны тишек белән таш арасындагы ярыкка башы белән тыкты да әткәләп төшереп җибәрде. Ә анда, ярыкның төрле ягыннан башка тузбашлар сузылып керә башлады Кабердә алар дистә чамасы икән инде: идәндә дә шуышалар, склет сөякләре арасында да, икона өстеннән дә. Табутка гына менә алмаганнар.
— Ярыкны томаларга кирәк, — дип киңәш бирде Степан. Кирпеч ватыкларын ярык тирәли тезделәр, штормовка белән свитерны да кыстырдылар. — Калганнарын үзең кара инде, — диде Степан. — Үңәчләреннән тот та, артларына тибеп очыр. Шүрләмә, чакмаслар.
— Ә син?
— Дәвам итәм.
Солтан яңа чырага ут элеп тотты һәм елан тоткан саен бер үк ташны ачып, аларны тышка чыгарып бетерде. Кайберләре сөякләр арасына, табут астына шуышты, аларны кузгатып ауларга кыймады. Сандугач аның арлы-бирле йөренүенә күнекте, борчылмады.
— Нигә монда тулган алар? — дип сорады Солтан.
— Үзем дә уйлыйм. Минемчә, аларны җир гөрселдәве куркыткан. Җир тетрәү дип белгәннәрдер. Җир тетрәү бер генә тапкыр булмый бит, кабатлана. Алар өчен таш кабер иң шәп урын инде. Ярты сәгать эшләгәч, Солтан тагын ял итәргә утырды. Күптәннән җырламаган бер җыр исенә төшеп, тын гына, вакыт үтсен өчен генә көйли башлады. Океан корабына төяп еракка-еракка озатылган кораб, һәлакәткә очрагач, океанны йөзеп чыгарга азапланган, ахырда батып калган атлар турында иде бу җыр Ә Степан кирпеч араларын кырды да, кырды. Бу аваз аларның күкрәкләрен, тешләрен, сөякләрен тутырган кебек иде инде. Степанның чәче юеш маңгаена ябышкан. Ул илһамланып, онытылып эшләүче скульпторны хәтерләтте.
— Яхшы җыр, — диде ул.
Солтанның күз алдындагы атлар юкка чыкмады Алар, океан суы төбендә калырга теләмәгән сыман, аның хәтеренә калкып чыктылар, гүя күңел тәрәзәсе аша күренәләр иде. Ул әлеге тәрәзәгә капланып, әллә кайларда калган балачак күренешләрен исенә төшерде. Әнә салам яки такта түбәле тәбәнәк, фәкыйрь авыл өйләре. Әнә колхозның саманнан салынган ат абзары, аның янындагы бәләкәй, кыйшык кәнүшни йорты, тезеп куелган арбалар. Әнә көне буена кешеләр кебек үк эшләп алҗыган атларның тыенкы пошкырулары ишетелә. Әнә күктә йолдызлар кабынды, тулган ай калыкты һәм Солтан, әле генә җырлаган җыруын дәвам иткән шикелле, әкрен генә сөйли башлады.
IX
...Ул елны иген уңды Күптән булмаганча, халыкка ашлыкны хезмәт көненә берәр килодан бүлделәр. Мондый юмартлыкны онытканнар иде инде. Өстәвенә, кая карама — болыннарда, басуларда, шәхси хуҗалыкларның ындыр артларында — салам богыллары, печән чүмәләләре. Яшә, шатлан, туйганчы аша, балалар үстер, мал-туар асра. Халык арасында, акчаны да унар сумнан түлиселәр икән, дигән сүз чыкты. (Иске акча белән, әлбәттә.) Ләкин бусы язмаган икән. Колхоз идарәсе утырышында төн уртасына кадәр, карлыгып беткәнче, тәмәке төтененә исергәнче утырдылар. Бигрәк тә уполномоченный Демид Лисин җан-тиргә батып тырышты.
— Югарыда дөрес аңламаслар. Елның уңай килүеннән файдаланып, дәүләткә бурычыгызны кайтару җаен карагыз. Ә бурычыгызның ярты миллион икәнен онытмагыз.
Идарә әгъзасы Шәмгун, өндәү билгесен хәтерләтүче агач аяк киеп йөри торган карт кеше. Башлык ишеккә күтәрелеп карады, һәм шул мизгелдә үк анда матур, юан, зур күкрәкле секретарь хатын пәйда булды. Ул Шәмгун картка ни өчендер нык амбар йозагы булып күренде.
— Чәй керт әле,— диде аңа башлык.
Үзе артыннан тәмле исләр калдырып, хатын читкә янтайды.
— Якынрак утыр,— диде башлык.
Котылдым ахрысы, аллага шөкер, — дип уйлады Шәмгун карт һәм тәрәзә буена күчеп утырды. Җылыткыч батареясыннан аркасына җылы бөркелде. Юка стаканнарга салып, матур хатын чәй кертте. «Самавыры гел кайнар ахрысы моның», — дип уйлады Шәмгун. — Бу кыстатып тормыйды. Өченче тапкыр — бу юлы өстәл янына күченергә туры килде. Иренен бөрештереп, шүрелдәтеп эчеп куйгач, башлык:
— Сыерыңны яратасыңмы? —дип сорады.
— Как же, — дип мыгырдады карт, — Бер җан булып береккән инде.
— Ә дәүләтне?
Шәмгун карт сагайды. Әллә кайчангы — инде онытыла башлаган, ләкин, искә төшкәнгә салкын тирләр бәрдереп чыгарган утызынчы еллар вакыйгалары күңелендә җанланды — Минем совет властена мөнәсәбәтемне чамалый инде бу, — дигән уй кабынып алды. Колхозга ул беренчеләрдән булып кергән иде. Дәүләт милкенең мыскалына да тигәне юк. Кайберәүләр башак урлап та җидешәр ел утырып чыкты. Заемнарга вакытында язылды, налогларын тиенен тиенгә түләп бара. Коткы сүз таратып йөрми. Әллә теге колхоз бурычы турындагы сүзләрен җиткергәннәрме?
— Ә дәүләтне яратмыйсыңмы?
— Кемнекен?
— Тегеләрнекен түгел, ич инде. Үзебезнекен.
— Ну монда минем сыер комачауламый инде. Монда ике яклы, тиң ярату. Соңгы сулышка хәдәрле.
— Яхшы. Әгәренки шуларны бергә кушсаң?
— Мисалга кайсыларны? Сыерныкынмы, минекенме, дәүләтнекенме?
— Синең сыерыңны һәм дәүләтне яратуыңны.
— Минем карчыгым да бар ич әле. — Мәйсәрә җиңгәң!
— Безне ул кызыксындырмый.
— Аллага шөкер.
— Ул синең күпме тартыр икән?
— Аңа җитәме соң? — диде Шәмгун карт ишеккә кырын карап.
— Үзең беләсең, район ризыгы бүтән инде ул.
Башлык тыела алмыйча, шырык-шырык көлеп җибәрде:
— Мин сыерыңны әйтәм,— диде ул. — Мөгезләре булса, чама белән...
— Минем сыер мүкләк бит ул, — диде Шәмгун карт сыерының авырлыгын хәрби сер шикелле яшерергә омтылып.
— Буазмы соң? Шәмгун карт монысын яшерергә кирәк санады.
Сыерның буазлыгы — крестьянның стратегиясе бит инде ул. Татарда моны «Алдан кычкырган күкенең башы авырта», диләр.
— Димәк, авырлыгы ярыйсы һәм буаз... Беләсеңме. Шәмгун иптәш: безгә бер күрсәтмә килеп төште бит әле,— дип, башлык кәгазьләр актарып алды, тик эзләгәнен тапмады. — Ярар, каядыр кыстырылган инде. Ә күрсәтмә бик файдалы.
— Сыергамы?
— Юк, колхозчыга.
— Күрсәтмәнең безгә ниндие кирәк? — дип хыялланды карт,— Ул, мисал өчен, безнең сыерларга файдалы булсын иде. Сыерларга әйбәт икән, кешеләргә начар түгел инде ул, Мөбарәк кордаш.
— Менә, менә! Нәкъ эзенә бастың! Ул күрсәтмә нәкъ синеңчә инде: сыерларга да начар түгел, кешеләргә дә яхшы. Менә син хәзерләүләр конторасына сыерыңны китереп тапшырдың, ди. — Мисал өчен ,— дип, Шәмгун карт учына йөткергәләде. — Тапшырасың да кулыңа квитанция аласың. Ә сыерың абзарыңда көрәя тора. Ә гади генә әйткәндә, әгәренки синең сыерың, әйтик, ике центнерга тарта икән, хәзерләүләр конторы моны тапшырган итеп язып куя. Сиңа квитанция, аңа өстәп, шул ике центнерны тапшырган өчен акча. Сыерыңны өч центнер итеп симерткәч, тагын бер документ, тагын акча. Аңынчы, күр дә тор, ул бозаулап та өлгерә. Бозауны да шулай иттерәсең. Файдалымы?
Шәмгун карт агач аягының табанын кашып алды.
— Ярый, безгә файдалы да, ди. Ә сыерга?
— Ә син ничек уйлыйсың соң? Сыерың да исән-имин, сөт-маена үзең дә тук. Бозау да китерә. Ә синең кесәң тулы акча. Ну, вакыты җиткәч, әлбәттә, хушлашырга туры килер.
— Мин дә шулай уйлап куйдым әле, хушлашу язмасын дип. Ә, мисал өчен, минем сыер үлеп куйса?! Тьфү-тьфү.
— Менә монысы һич ярамый инде. Син дәүләткә бурычлы бит!
Шәмгун карт утырган урынында кыбырсып куйды.
— Ул да миңа әҗәтле кала түгелме соң? Бусы инде минем дәүләтне, аның мине яратуы ише генә түгел!
— Ничек?
— Гап-гади. Мисал өчен, барысы да бар, документ бар, акча бар, мүкләк сыер минем абзарда. Дәүләтнең ите генә юк. Бигрәк тә минем сыерым карынындагы бозавы белән бергә вакытсыз дөнья куйса... Алла сакласын!..
— Юк шул, син уйлаганча гына гап-гади түгел ул,— дип каршы төште башлык. — Син сыерыңны тиешле көрлеккә җиткергәнче, дәүләт кибеткә үз итен чыгара тора. Рәхим ит, сатып ал. Акчаң кулыңда.
— Ә мин үз сыерымны үзем суеп та ашый алган булыр идем ич!
— Аласың, әлбәттә, аласың. Тик монда партия һәм дәүләт стратегиясе өчен яну турында сүз бара. Син сыерыңны суеп ашыйсың, ә башкалар, селәгәйләрен агызып, синең авызыңа карап торсынмы? Менә шуны истә тотып, бөтен ил Рязань өлкәсе үрнәгенә иярде дә инде. Ә алар, дәүләткә ит сату планын планда каралганнан өч ярым тапкырга арттырып үтибез, диделәр. Үтәрләр дә! Ничек шуңа ирешәләр соң, ничек?
Монысын Шәмгун карт белми иде әле. Ул, тагын чәй эчәсе килеп, чак кына, «Сиңәйтәм. Мәйсәрә, чәең кайнадымы әле?» — дип кычкырмады. Хуш исле юан хатын да китеп барган икән инде.
— Ирешербез, Шәмгун иптәш. Безгә ирешмичә һич ярамый. Егерме елдан соң коммунизм төзеп җиткерәсебез бар. Менә мин үзем әле яңа гына егерме икенче съезддан кайтып төштем. Беләсең килсә, бик рухланып кайттым. Хәзер юл ачык инде, туп-туры. Әйе. ирешергә кирәк. Кулга-кул тотынып.
— Шулай,— дип килеште Шәмгун карт.
Озак утырганнар икән. Киенеп урамга чыксалар, бар дөнья ап-ак кар, аларның күтәрелеп, киңәеп киткән күңелләре кебек якты. Кайтырга соңга калдырганы өчен гафу үтенеп, башлык Шәмгун картны үзләрендә кунып чыгарга кыстады. Бүгенге сөйләшүдән соң кире кагуны ошатмас дип, Шәмгун карт Мөбарәк кордашының тәкъдименә шундук күнде. Район үзәгенең беренче әтәчләре аваз салганчы утырдылар. Һәрвакыттагыча кандала исе килеп торган зәһәр коньяк эчтеләр. Кайтып керү белән хуҗа хатынының ит салып пешерелгән тары өйрәсен ашап, чәй эчкәннәр иде инде. Хәзер исә район хуҗасының Мәскәү каласыннан алып кайткан коньягы артыннан лимон капкаладылар. Шәмгун карт майлы селедканы бигрәк тә яратты. Инде йокларга вакыт җитте дигәндә, Шәмгун карт башлыкка берсекөнгә үк мүкләк сыерын хәзәрләүләр конторасына җитәкләп килеп, аны тапшырганына квитанция алып китәргә вәгъдә итте.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев