Бала күңеле анада. Повесть (8)
Əнкəй миннəн арынгач, энемне күтəреп алды. Энем аны муеныннан кочаклап: "Əннə, без сине көттек", – диде.
(Дәвамы.)
17
Əнкəйне каршы алам дип, бүген балыкка да бармаска
телəгəн идем. Апа: “Бар, əнкəй кайткач та балык кирəк
булачак. Бəрəңгедəн башка ашар нəрсəбез юк бит”, –
диде. Моны мин үзем дə белəм...
Тегермəн буасына ашыктым. Бик тиз барып җитеп, кар-
мак салу белəн мавыктым. Балыкны əнкəй өчен дə капты-
рырга кирəк. Уемны белгəн кебек, күкйөннəрне, йомры
чабакларны бер-бер артлы тартып чыгарып кына тордым.
Ике-өч көн буе көчле яңгырлар явып, Җигəн бераз
күтəрелгəн. Балыклар үрлəп, буа астында күбəйгəн иде.
Кояш баюга шактый вакыт бар иде əле. Шулай да чилəгем
тула язды. Мин, куанып, өйгə ашкындым. “Бу балыкларны
күргəч, əнкəй шатланыр, мөгаен”, – дип уйлап, ялан аякла-
рым белəн кабаланып атладым. Авыл кырыннан башлан-
ган тыкрыкны үтеп, үзебезнең урамга чыккач та, “Күз
бəйлəш” уйнаган малайларны күрдем. Минем күрше дус-
лар: Əмир, Азкар, Яхъя. Урамыбызның түбəн очыннан
Фəнир белəн Флүр. Соңгысы – Əмирнең икетуганы.
Бу уенны без һəммəбез дə яратабыз, еш уйныйбыз.
Əмир минем чилəк күтəреп, колганы кулбашка салып кай-
тып килгəнемне күрү белəн: “Рəшит, син дə уйнарга
чык”, – дип кычкырды.
Əнкəм кайтса, уйнарга чыгуым икеле инде. Шулай да
Əмиргə: “Ярар”, – дип җавап бирдем.
Җилкапканы ачып керү белəн, ихата уртасында тыныч
кына күшəп торган сыерыбызны күрдем. Кызыллы-аклы
һəүкəшебезне мин яратам. Ул моны аңлый кебек: тамак
астын, колак төплəрен сыпырганда ничектер рəхəтлек,
хəтта лəззəт кичерə кебек тоела миңа. Бүген аны иркəлəп
торырга телəгем юк. Маңгаен гына бер-ике сыпырдым да
һəүкəшебезнең икенче ягында аны савып утырган апамны
шəйлəп: “Əнкəй кайтмадымы?” – дип сорый салдым.
“Юк”, – дигəн җавапны ишетеп, эсселе-суыклы булып кит-
тем: “Ни булды икəн? Əллə тагын авырып киткəнме?..”
Энем йоклый əле. Кичə кич аңа “Бабай һəм хəйлəкəр
төлке” дигəн əкиятне сөйлəдем. Төлкенең үлгəнгə салы-
шып ятуы, бабайның аны: “Əбигə якалык булыр”, – дип
балык төялгəн чанасына салуы, ə төлкенең балыкларны
берəм-берəм юлга ташлап бетергəч, үзенең дə төшеп
калуы энемə бик тə кызык булып тоелды. Əллə күпме
сораулар биреп, озак кына йокламый ятты. Шуңа да бүген
соңрак уяныр, ахры. Апа эшкə киткəч, мин дə аның янына
барып аудым. Башта йокы килмəгəн кебек иде. Əмма ята-
ята бөтен тəнем йомшап, лəззəт белəн керфеклəремне
йокы баскан мəлдə генə, энем, урыныннан күтəрелеп:
– Абый, тол, – дип кабыргама төртте.
Изелеп йокым килсə дə, торырга мəҗбүр булдым.
Энемне җəһəт кенə юындырып, ашаттым да, бераз гына
ятып торыйм əле дип, баягы урыныма баш терəдем. Энем
идəн буйлап йөреп, ниндидер мавыгу табып мəтəлəнде9
дə яныма килеп ятты. Сизеп торам: аны нидер борчый,
кызыксындыра.
Муенымнан кочаклап:
– Əннə юк... – дип, энем күзлəремə карый.
– Юк шул, – дим мин дə. – Соңрак кайтыр.
– Əннə нишлəп һаман кайтмый? – дип шыңшый башла-
ды.
Мин аны күтəреп алып:
– Əннə озакламый кайта ул, – дип юаттым.
Энемне мавыктыру, үзем дə онытып тору өчен: “Əйдə,
“Очты-очты” уйныйк”, – дидем. Без бу уенны элек уйнага-
ныбыз бар иде. “Уйнаек”, – диде.
Күрсəткеч бармакларыбызның очын күтəрмə тактасына
терəдек.
– Тəүдə “Очты-очты”ны мин əйтəм, – дидем. – Əйдə,
башладык: очты-очты... тавыклар очты!
Бармакларыбызны икебез дə өскə күтəрдек.
Икенче юлы мин җəһəтрəк əйттем:
– Очты-очты... каргалар очты!
Бу юлы да бармакларыбызны өскə күтəрдек. Өченче
юлы тагын да ашыгыбрак əйттем:
– Очты-очты, бозаулар очты!
Энем мин əйткəннең мəгънəсенə төшенеп өлгермəде:
имəн бармагын күтəрде.
– Отылдың, бозаулар очмый бит.
Энем кет-кет көлеп куйды.
– Ярый, əйдə дəвам итик уенны.
Бармакларны тактага терəү белəн:
– Очты-очты, чебешлəр очты, – дидем.
Энем бу юлы да бармагын күтəрде.
– Чебешлəр очмый, – дидем дə ихлас көлеп куйдым. –
Ана, күрше Сəйфетдин абыеңнарда чебешлəрне күргəнең
бармы?
– Бал, – диде энем.
– Нигə очмый алар?
– Канатлалы юк.
Мин аны хуплап:
– Дөрес, чебешлəрнең əле канатлары үсмəгəн, – ди-
дем. – Əйдə хəзер “очты-очты”ны син əйтеп кара.
Энем зур яшькелт күзлəре белəн миңа карап алды да ак
нечкə бармагын күтəрмə тактасына терəде һəм үзенең
нечкə, чəрелдек тавышы белəн:
– Очты-очты, тулгайлал очты! – диде.
Əлбəттə, икебез дə бармакларны күтəрдек.
Мин урамнан үтеп барган түбəн очта яшəүче Əбделгани
бабайны күреп калдым. Ул аксыл-сары эшлəпəсен кырын-
рак салган, кулларын артка куеп, чак кына алга иелеп
атлый. Кемгə килə икəн?
Энемнең:
– Очты-очты, атлар очты, – дигəненең “очты”сын гына
ишетеп, бармагымны күтəргəнемне сизми дə калдым.
– Атлар очмый, – дип, энем рəхəтлəнеп көлде.
Мин, елмаеп:
– Əйе, атлар очмый. Син оттың, – дидем.
Бераздан энем уеннан туктап:
– Абый, əйдə калаек: əннə кайтып килмиме? – диде.
– Əйдə, – дидем.
18
Без капкадан чыгу белəн түбəн очта ике хатын-кыз заты
күренде. Минем уемча, əнкəй берүзе булырга тиеш иде.
Энемə карап: “Əнкəй юк əле”, – дидем. Əмма əлеге хатын-
нар безнең якка килүлəрен дəвам итə. Бераз гына алда-
рак килгəнен һəм бəлəкəйрəк буйлысын əнкəйгə охшаттым.
Бөтен игътибарымны шуңа юнəлттем. Энемə күрсəтеп:
“Анау алдарак килгəне əнкəй, ахры”, – дидем.
– Əннəме... – диде ул, танымады шикелле.
Хəер, мин дə ышанып бетми идем. Безгə кадəр өч теле-
граф баганасы калгач, ниһаять, таныдым: əнкəй үз аякла-
ры белəн җиңел атлап кайтып килə. Бер адымга арттарак
атлаганы – Хəерниса əби. Мин шатлыгымнан нишлəргə
белми, энемне күтəреп алдым да: “Əнкəй кайтып килə!
Əнкəй кайтып килə!” – дип берничə тапкыр əйлəндердем.
Аннан энемне җитəклəп, əнкəйгə каршы йөгердек. Барып
җитеп, əнкəйне кочаклап алдым:
– Без сине бик көттек, – дидем.
Əнкəй миннəн арынгач, энемне күтəреп алды. Энем аны
муеныннан кочаклап:
– Əннə, без сине көттек, – диде.
Əнкəй, чиксез куанып:
– Вəт минем улым əннəсен сагынып көткəн! – диде.
Аннан карашын миңа юнəлтеп: – Апагыз кайда соң? – дип
сорады.
– Эштə, ындырда, – дидем.
– Шөкер, балаларым исəн-сау, – диде əнкəй.
Мин шунда ук Хəерниса əби белəн исəнлəшеп:
– Əнкəй туры сезгə кайттымыни? – дип сорадым.
– Ие, – диде əби, – Шəрифулла абыегыз аны ат белəн
барып алды. Туры безгə кайтты. Монда килə алмады. Аңа
заводка икенче сменага икəн. Шул ук ат белəн бер малай
Куганак стансасына озата китте.
Без капка төбенə килеп җиткəндə апа безгə каршы
булды, төшкелеккə кайткан икəн. Əнкəй аны кочаклап:
“Рəхмəт, кызым, исəн-сау яшəгəнсез. Абыегыз сезнең
хакта җиткереп торды. Югыйсə, бик кайгырыр идем.
Аллаһка шөкер, савыгып кайттым”, – диде.
Апа, эшкə китəсе булгач, тиз генə самавыр чыжлатып
җибəрде, мичтə коры-сары дөрлəтеп, ике таба балык кыз-
дырып алды. Əнкəй:
– Балыкны каян алдыгыз? – дип сорады.
– Кичə Рəшит тотып алып кайтты, – диде апа. – Балыктан
өзелгəнебез юк.
Əнкəй миңа елмаеп карап, аркамнан сөйде:
– Үскəнсең, гаилəгə таяныч булгансың.
Хəерниса əби дə сүзгə кушылып:
– Үскəн, кул арасына кергəн. Быел мəктəпкə дə барачак-
тыр инде, – диде.
– Барача-ак, – диде əнкəй.
Минем болай да күтəренке күңелем кыр өстендə, биектə
сайраучы сабан тургайлары дəрəҗəсенə күтəрелде.
Шатлыктан күзлəремнəн яшь бəреп чыкты. Аны күрсəтмəс
өчен читкə борылдым. Энем, əнкəйнең соңгы сүзлəрен
ишетеп:
– Мин дə мəктəпкə балам, – диде.
Əнкəй, энемнең аркасыннан җиңелчə генə кагып:
– Барырсың, улым, барырсың, – диде.
Хəерниса əби төенчеген сүтеп, бер буханка икмəк
чыгарды:
– Шəрифулла абыегызның күчтəнəче, – дип, табын
əзерлəүче апага тоттырды.
Чəй эчəргə утырдык. Алдыбызда əнкəй үзе суккан, чит-
читлəрендə кызыл, шəмəхə буй-буй бизəк төслəрендə
полосалар сузылган ашъяулык җəелгəн. Əтинең
əнисеннəн калган җиз самавыр сəке йөзлеге янында
əкрен генə чыжылдап утыра. Апа күчтəнəч икмəкнең
яртысыннан күбрəген бүлеп, һəрберебезнең алдына
икешəр телем куеп чыкты. Ə икмəкнең калганын, чүпрəккə
төреп, шкафка яшерде. Эчемнəн генə көлеп: “Кич турында
уйлый инде бу”, – дип куйдым.
Алдыбызга ике таба балык килеп утыргач, һəммəбезнең
кулы шунда үрелде. Ашыйбыз. Тəмле шул кыздырылган
балык. Тəмле! Тукта, əнкəй нигə ашамый? Ə-ə, ул энемне
тамакландыра бит. Балыкларны кылчыгыннан арынды-
рып, энем алдына куеп тора, теге сыпырта гына. Мин
ихтиярсыз елмаеп: “Алдыбызга шулай балыкны тазартып
куючы булса, без дə сынатмас идек”, – дип уйлап алдым.
Күрəм: əнкəйгə ярдəм кирəк. Югыйсə, ул балыкны
бөтенлəй авыз итми дə калыр. Мин шундук ару гына бер
чабакны сөяклəреннəн арындырып, энемнең алдына куй-
дым. Миннəн күрепме, апа да бер балыкны кылчыгыннан
тазартып, энемнең кулына тоттырды... Ниһаять, əнкəй
балык ашый башлады...
Апаның җыеп куйган бераз такта чəе булган икəн. Шуны
пешереп, сөтлəп, һəммəбезгə чəй ясап, алдыбызга куйды.
Хəерниса əби, аңа соклангандай:
– Рəхмəт, кызым! Бик уңгансың. Ходай сиңа саулык,
озын гомер бирсен, – диде.
Чəйне эчеп бетəр-бетмəстəн апа ашыгып эшенə китте.
Стаканым белəн чəемне авызыма түнтəреп бетерү белəн,
урынымнан тордым. Əнкəйгə:
– Мин балыкка барам, – дидем.
– Бар, улым, – диде ул.
Энем сəкедəн сикереп төште:
– Мин дə балам, – дип.
Мин юри генə:
– Син барсаң, əннə больниска китə, – дигəн идем, энем
əзгə генə туктап калды да:
– Балыкка балмаем, – дип, кире сəкегə менеп китте.
Мин шунда ук тегермəн буасына шылдым.
* * *
Əнкəй аз грамоталы кеше иде. Октябрь революциясенə
кадəр ике кыш авыл мəдрəсəсендə гыйлем эстəве турын-
да сөйли иде. Җитди рəвештə дин тотмады. Əмма Аллага
ышана иде. Иман шартын, “Фатиха”, “Аятел көрси”, “Ихлас”
сүрəлəрен, күп кенə аятьлəрне белə иде. Ашаганнан соң
амин итə иде. Ике-өч ел ураза тотып та маташты.
Мин белгəндə колхоз сарыкларын карый иде. Бу эштə
аңа абый да, апа да, соңрак мин дə ярдəм иттек.
Сарыкларны карау безнең гомум гаилə хезмəтенə
əйлəнде.
Бер вакыйга бүген дə йөрəк түрендə тора. Сугышка
кадəр əти өй салырга алтмышлап бүрəнə əзерлəгəн.
Бишəр метрлы ук кебек сөян бүрəнəлəр. 1942 елның
ноябрь уртасы иде шикелле. Безгə колхоз рəисе Хəтимə,
аның белəн янə ике ир килеп керделəр. Хəтимə апа сүзне
болайрак башлады: “Фатыйма, сиңа зур йомыш белəн
килдек. Колхозның мал сараеның (нинди сарай, нинди
мал – хəтердə калмаган) бер өлеше череп җимерелеп
төште. Шуны бөтəйтергə кичекмəстəн бүрəнə кирəк.
Бүрəнəлəрегезне биреп тор. Килəсе җəйгə сезгə əзерлəп
бирербез”.
Əнкəй башта бирмəскə тырышып карады. Лəкин тегелəр
туктаусыз һөҗүм итеп, таудай вəгъдəлəр белəн əнкəйне
күндерделəр.
Җəйгə таба əнкəй колхоз идарəсенə вəгъдə иткəн
бүрəнəлəрне сорап бара.
Яңа рəис, əнкəйгə сораулы караш ташлап:
– Кая документың? – ди.
– Нинди документ?
– Ну, хотя бы расписка.
Əнкəйдə, əлбəттə, бернинди расписка булмый.
– Мин аларның сүзлəренə ышандым, – ди əнкəй.
– Башымны катырып йөрмə, – ди рəис. – Распискасыз
берни дə бирə алмыйм.
Əнкəй идарəдəн елап кайта: əтиебезнең күпме көче,
күпме тире җилгə очты. Күршелəрдəн кемдер колхозны
судка бирергə киңəш итə. Шаһитлар җитəрлек. Тик
əнкəйнең авыруы көчəя башлаган чак. Суд мəсьəлəсе
белəн йөрерлек хəле булмый, кул селтəргə мəҗбүр була.
Бу гаделсезлек аның йөрəгендə гомерлеккə кала. Əнкəй
аны исəн чагында күп тапкыр искə алды. Минем əле дə, ул
вакыйганы хəтерлəсəм, йөрəк əрнеп куя.
Əнкəбез район хастаханəсеннəн савыгып кайткач,
колхозның шикəр чөгендере үстерү участогында эшлəде.
Колхоз ни өчендер хезмəтенə юньлəп түлəмəде. Бер елны
бер үк күлəмдəге мəйданны эшкəрткəн өчен кешелəргə
дүрт-биш капчык шикəр бирделəр, ə əнкəй капчык ярым
алды. Монда Фатыйма апаны алыштырган бригадирның
кулы уйнагандыр.
Əнкəй гаделсезлеклəрне күп кичерсə дə, кешелəргə
ышанычын югалтмады, һəркем белəн дустанə мөнəсə-
бəттə булырга тырышты. Аның кем белəндер низаглашу-
ын бер тапкыр да күрмəдем. Ул аек акыллы, килəчəккə
карап эш итə иде. Без, дүрт бала, авыр сугыш елларында
аның ышыгында булдык. Шөкер, исəн-сау калдык.
Əнкəй сиксəн яшькə кадəр, асылда, чирлəмəде. Əмма
сиксəн бер яшендə склероз чире аны чыгырыннан чыгара
башлады. 1990 елда исə сиксəн дүрт яшендə шул чир
кəсəфəте белəн бакыйлыкка күчте.
(Дәвамы бар.)
*Мəтəлəнде – диал. Булашты.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11
Мин шуна шат