Калада рәхәт тормыш
Хикәя .Дәвамы.
Әнәс бер кат өй эчен күздән
кичереп чыкканнан соң ,
кулындагы әйберләрен кая
куярга белми торганын күреп
Фатыйма апасы ярдәмгә килде. Менә монда тумбочка
тора үскәнем .Шунда куярсың
җайлап кына әйберләреңне
диде .Аскы өлешендә кием -
салымыңны җайлап төреп
урнаштырсаң барысы да сыяр ,ә өске тартмаларында
вак - төяк ,кирәк - яракларың
тыгарсың .Менә монда дип карават кырыендагы агач
стенага кагылган ике кадакны күрсәтте .Анда ике
кием элгече эленеп тора иде.
Өске киемнәрең һәм күлмәк -
чалбарыңны менә шушында
эләрсең диеп барын да аңлатып биргәннән соң ул аны арткы якка алып чыкты.
Монда инде стенка белән генә бүлеп ясалган аның үз
бүлмәсе .Анда ишек ролен
матур итеп тарттырып куелган калын чаршау үти иде.Үскәнем менә монда аш бүлмәсе булыр диеп шуңа каршы якка куелган өстәл -
урындыкларны күрсәтте .
Шунда ук газ плитәсе һәм
кечерәк кенә тагын бер комод белән тагын бер кечкенә өстәл тора .Бусы савыт - саба куя торган бугай,
чөнки аның өстендә клиенка
астыннан идәнгә кадәр каплап эскәтер җәелгән иде.
Җыйнак кына агачтан салынган ике яклы ,алты почмаклы йорт иде бу .Әнәс
Фатыйма апасының сөйләп
үзен өй белән таныштыруын
тыныч кына ,бүлдерми генә
тыңлап торды .Менә үскәнем
шушылай яшәп ятыш ,әйдә
хәзер ишек алды белән дә таныштырыйм да үзеңә карарсың инде .Ошаса торырсың ,ошамаса ни әйтим
тагын дип ,верандага чыктылар.Монда ике су багы
һәм өстенә корама җәймә капланган бер урындыктан
башка әйбер юк иде .Алар инде ишек алды белән танышу өчен шунда чыктылар .Әнәс инде кергәндә үк ихтибарга алган
иде ,ишек алдында кечерәк кенә мунча һәм җыйнак кына
абзар асты булуын .Мондагы яшел хәтфә бәбкә үләнендә
Әнәснең инде хәзер үк аякларын салып яланаяк
йөрисе килеп китте.Юк бит
аларның туган авылында мондый гүзәл яшеллек.Ул үз
уйларына бирелергә дә өлгермәде ,Фатыйма апасы
аңа мунча стенасына кагып
куелган юынгычны һәм мунчаны ,ике бәтие белән бергә бер кәҗәсе тора торган
абзарын күрсәтте .Шунда ук
ишек янында дип әйтерлек
ике бүкәнгә такта кагып куелган эскәмиягә дә утырып күрсәтте .Монысы арганда ,
яки мунча чабынып чыккач утырып ял итү урыны икән.
Менә үскәнем диде ул кабат.
Шушылай яшәп ятыш .Ашау
өчен борчылма ,бергә булыр
сыебыз .Ашыйсы килгән ризыгың булса әйтерсең .Мин
әниең кебек булырга тырышырмын .Минем үз балаларым булмады үскәнем.Менә шулай синең кебек килеп - китеп торучылар булгалап тора .
Бик тату торып ,рәхмәтләр укып китәләр үзе дип мактанып та алды әле .Син
исемеңне Әнәс дидең бит әле
дип сорады да ,үскәнем дигәнгә ачуланма инде яме.
Безнең авылда яшьләргә шулай үскәнем дип дәшү гадәткә кергән .Исем белән әйтүгә караганда үскәнем
дип яратып дәшү матуррак
бит .Ярар Фатыйма апа ,ничек
дип дәшсәгез дә ярый мин риза диде Әнәс.
Таныштыру тәмам ,үскәнем
инде әйдә юлдан килгәнсең,
карының да ачыккандыр ,
бит - кулларыңны юып ал да
әйдә ашап - эчеп алыйк.
Алдан әйтеп куелганга күрә
ашым да пешкән ,чәем дә кайнаган иде ,инде суына да
төшәләрдер диеп ,Әнәскә юынгыч кырыендагы эленгән сөлгегә сөртенергә кушып үзе
өйгә кереп китте .
Әнәс инде рәис бүлмәсендә
үк искәртеп калган иде бу үскәнем диеп үзенә дәшүенә.
Менә бит ул ничек .Авылы башка - кәвеле башка дигән
әйтем шушы була икән бит ул.
Ул кояшта җылынып торган
юынгычтагы су белән бик
рәхәтләнеп юынды ,сөртенде
дә өйгә керде .Инде ул керешкә өстәлгә Фатыйма
апасы ризыкларны тезеп куеп ипи кисеп тора иде .Аш
әз генә суына төшкән хәзер җылына үскәнем ,башка ризыклардан авыз ит диеп ул Әнәс алдына кисәкле итле
бәрәңге тәлинкәсен этәрде.
Менә аш та җылынды Ходай
рәхмәте диеп аш та сала башлады .Ул беренче тәлинкә
ашны Әнәс алдына куйды һәм үзенә дә салып алып бисмилласын әйтеп ашарга
утырды .Әйдә үскәнем аша .
Оялып утырма .Болай оялып
утыра торган булсаң ачка да
үләргә мөмкин .Әле бик яшь
күренәсең .Ничә яшь соң үзеңә үскәнем диеп ашаганда
инде аның белән таныша да
башлады .Әнәс кыскача гына
әти - әнисе ,гаиләсе турында
да әйтеп үтте.Үзенең дә авылда туып - үскән булуын,
туган авылын да әйтеп үтте
бер очтан .Шулай берсе сорап
икенчесе җавап биреп ашап
купканда гына ,складтан кирәкле әйберләрен алып
баш хисапчы да килеп җитте.
Ул монда үз кеше күрәмсең.
Керә - керешкә ,кая Фатыйма
апа ,миңа да калмадымы анда капкалап алырга берәр
ризыгың диеп ,сөйләнә - сөйләнә әйберләрен бушата
башлады .Бар - бар ,нишләп
булмасын ,бар әнә юынгычны
беләсең ишек алдында ,
юынып кер дә салып куям
ашап алырсың диеп аның
өчен кабаттан өстәл корыштыра башлады .Менә
шулай инде ул үскәнем тормышта .Кул - кулны юа ,
ике кул битне юа ...дип тиккә
генә әйтмиләр инде ул дип
сөйләнә иде үзе.
Әнәс рәхмәтен әйтеп үзенә
күрсәткән түр якка кереп ,
әйберләрен урнаштыра башлады .Аңың кеше сүзе
тыңлый торган гадәте юк иде
ә бу юлы ничектер сүзнең үзе
турында барганын ишеткәч ,
колакларын шомрайтты ул.
Бик тынычка ошаган әле бу
егет дип сүзне башлады баш
хисапчы .Юлда кайтканда да
бик ихтибар белән күзәтеп
кайтты тирә - юньне .Укыган билгеләре дә яхшы гына күренә болай .Менә шушы
практика дигәннәрен яхшы гына үтәп чыга алса ,бәлкем
үзебезнең авылга эшкә дә
чакырып булыр дигән уй
туды әле минем башта диде ул .Ярар әле тумаган тайның
билен сындыра күрмә диде
аңа каршы Фатыйма апасы.
Син алай димә әле ,кырт та
кисеп атма яме .Минем аңа
инде саласы җимем әзерләп
куелган .Менә әле укуын бетереп практикага кайткан
Зәйтүнә белән бергә куям мин аны эшкә .Яшьләр бит.
Бәлкем танышып та китәрләр
дигән уем бар минем Фатыйма апа .Менә шуннан
шалт итеп бәйлибез дә куябыз ике яңа яшь кадрны
авылга .Әле минем корган бер генә планның да барып
чыкмый калганы булмады бит үзең беләсең диде.
Әнәс болар туктый белмәс
ахырысы диеп ишек алдына
чыгарга диеп алар янына
чыкты һәм аларга карамаска
тырышып туры гына ишек
алдына чыгып китте .Ул аларга карамаска тырышып
үтсә дә ,өстәл кырыенда гына
утырып торган ,,Ак баш"ны
берничек тә шәйләми генә үтеп китеп булмый иде шул.
Менә ни өчен ачылган икән
бит баш хисапчының теле.
Әтисе гомере буе кибеттә
сатучы булып эшләгәч әйтә
торган иде .Аракы ул пәпәне
дә телле итә диеп дип көлемсерәп куйды Әнәс ишек
алдына чыгып йомшак бәбкә
үләнгә аягы белән баскач.
Бик йомшак һәм хуш исле иде
шул бу ямь - яшел хәтфәдәй
ишек алдына җәелгән үлән.
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1