Предыдущая публикация
Рус аракысына бүген
Туган көн билгеләнгән,
Моңа кадәр бу турыда
Белмәүче гаҗәпләнгән.
Кемнәр уйлап тапты икән
Календарьда бу көнне?
Бер кирәге булмаса да,
Билгелиләр түгелме?
Бу бит исерткеч эчемлек,
Күп эчкәннәр исерә,
Куллансыннар иде аны
Чамасын белеп кенә.
Онытмасыннар иде тик
Файдалы түгеллеген,
Сәламәтлеккә зыянын
Барлык кеше дә белсен.
Күпме кайгы-борчу сала,
Аракы кулланганнар,
Файдалы түгел бит бер дә,
Ник шуны аңлатмыйлар?
Күпме бала ятим кала
Эчүлек аркасында,
Юлда бик күп фаҗигалар
һәрдаим артып тора.
Фәймә Зайнуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев