СЫНЫП СЫНАЛГАН БӘХЕТ
Мәдинә бүген тәрәзәдән көлгән кояшка карап елмаясы килде. Нигә елмаймаска дип тә уйлап куйды. Тормыш бит дәвам итә, кемгә җиңел ,кемгәдер бераз авырырак.Кояш кәефне күтәргән шикелле була да соң, аның бит җәе дә үч иткәндәй гел яңгырлы булды. Көне-төне яңгыр яуса үзегез беләсез инде, ишекнең тыягына да чыгасы килми. Ә Мәдинәгә исә ирексездән көнгә бер тапкыр улын урамга йөртергә алып чыгарга кирәк. Авариядән соң инвалид калган Аяз, әнисе белән күп этажлы йортның дүртенче катында яшиләр.Татлы мәхәббәтнең хыялларына уралып, яратканы Гаязга чыккан иде Мәдинә. Мәхәббәт шатлыгы булып Аяз дөньяга аваз салды,сөенеп кайталар, сөенеп эшкә чыгып китәләр. Аяз балалар бакчасына йөри,иң бәхетле минутлар.Аяз көнне һәркем ярата, ә болытлы көн һәркемнең дә күңеленә тия кебек. Мәдинә белән Гаяз улларын Аязны алып күрше шәһәргә туганнарына барып кайтабыз дип чыгып киткәндә көн аеруча кояшлы иде, тик менә күңел кояшын кара болыт каплады.Бер мизгел, юл хәләкәте, кем бар, кем юк. Мәдинә аңына килгәндә хастаханәдә иде. Иренең үлгәнен, улы Аязның авыр хәлдә реанимация бүлегендә эләккәнен ул бүген белде. Ул әле башы ачылып уйлый да алмый, көчле уколлар аны йокыга тарта. Башкача булмыйда, бу авыр хәсрәткә ничек түзәргә? Алты ел гына мәхәббәт күлендә йөзгән гаилә бүген чәлперәмә килде. Аязның гомерен саклап калдылар, биш яшеннән инвалид коляскасында. Мәдинә йөрәгендә салкын боз ята, исән калган кешегә тормыш дәвам итә. Күз яшьләре генә тормышны җиңеләйтми, яшәргә кирәк.Мәдинә өчен иң авыры Аязны дүртенче катка күтәрү иде.Аяз үсә, авырая, көннән көн мәшәкать арта. Баласына булган мәхәббәт Мәдинәне куркытмады.Киресенчә Аязның һәр ачылган талантына сөенә иде. Яхшы укый, матур җырлый, хәттә үзлегеннән гармунда уйнарга да өйрәнде.Әтиләре үлгәнгә дә биш ел үтеп китте. Аяз инде әнисенә киңәш бирердәй егет булып үсеп килә.Ул үзенең коляскада булына бик борчыла, әнисенә тренажерлар белән шөгельләнү мәктәбенә алып баруын үтенә. Ана йөрәге моны бик шатланып кабул итә. Мәдинә шунда Аязның тренеры Марат белән таныша. Марат Аязның тырышлыгын күреп бик күп күнегүләр өстендә эшли. Мәдинәдә баласының уңай якларын күреп бик сөенә. Көннәрдән беркөнне Марат Мәдинәгә карата үз хисләрен аңлата.Беренче карашка куркып калган Мәдинә, тора бара үзендә Маратка карата җылы хисләр уянуын яшерми. Мәдинә чынлап торып бу тәкъдимне кабул итә.Аяз да Марат абыйсына шул кадәр ияләште, ул аның үги әти булуына каршы килмәде. Марат белән Мәдинә өйләнештеләр. Марат бик тырыш , акыллы ир дә, әти дә булып чыкты.Үз йортлары белән яшәү Аязга да бик уңайлы иде.Марат аякка бастыру өчен массажлар , күнегүләр ясау өстендә бик нык эшләде, Мәдинә баласының алга китүенә бик сөенде. Озак көттермичә Аязга энекәше Айнур туды. Шунысы куанычлы Аяз акрынлап креслодан аерыла башлады, өстәмә хәрәкәтләнү таяклары белән җиңелчә адымнар ясый. Мәдинә улының уңышларына сөенеп рәхәтләнеп елый иде. Шушы шатлыгы өстенә гаиләдә тагы ике малай игезәкләр туды. Айдар белән Айрат, бер гаиләдә дүрт малай, бу шатлыгына сөенеп Мәдинә дин юлына күчте. Бер ел намазда утырганнан соң тормышында тагы да сөенечле күренешкә тап булды, олы улы Аяз таякларын ташлады.Аксаклап йөрсәдә, Аяз инде кеше ярдәменнән башка хәрәкәт итә иде. Биш ир-ат арасында әниләре Мәдинәнең шатлыгын күрсәгез, кояш кебек йөзе балкый, ике сүзнең берендә -Аллага шөкер,кешеләр безнең бәхеттән күпсенмәсен, һәр кылган изге гамәлләребез кабуллардан булса иде - дип Аллаһыдан сорый иде.Әдәпле гаиләдә тәртипле уллар үсә, Аяз инде унҗиденче яше белән бара. Хыялы табиб булу, авыру кешеләргә бик тә ярдәм итәсе килә.Марат Аязның бу теләгенә бик теләп булышты. Аяз бүгенге көндә башкалада медицина университетының 1 курс студенты. Тормыш сикәлтәсез генә бармый шул, игезәкләрнең берсе Айрат чирләп китеп гаиләне бик нык борчуга салды. Мәдинә тагы бик нык борчылды, Марат инде янында бик нык терәк булды. Айратны шифаханәдә бик озак яткырдылар, аны хәлсезлек бик борчый иде.Табиблар игезәкләрнең берсенең организмы икенчесенә караганда көчсезрәк булуын аңлаттылар. Ел саен витаминнар алып, тиешле дәвалану курслары үтеп торуны бурыч итеп куйдылар. Яшь чагында бу дәвалау курслары вакытында үтәлсә бернинди дә куркыныч ягы булмавын аңлаттылар. Марат белән Мәдинә уллары өчен бик борчылдылар, ләкин Айрат савыгып өйгә кайткач бераз тынычландылар. Тормыш бит гаилә зур булган саен борчуы да, мәшкате дә арта. Ә Марат Мәдинә янында чын терәк булырдай ышанычлы ир, бергә булганда авырлыклар да Мәдинә өчен җиңелерәк тоела. Гаилә дә дә бер-берсенә булган хөрмәт яши, берсе өчен икенчесе үләргә дә әзер. Иң әһәмиятлесе бер-берсенә булган мәхәббәт тормышта төп нәтиҗә бирә. Яраткан, хөрмәт иткән гаиләдә генә авырлыкны җиңәргә җиңел.Мәдинә белән Марат гаиләсендә әлегә матур тормыш дәвам итә. Яшәгәндә курыкмасаң,язмыш бураннарында адашып калмаска була. Үз көчеңә ышан син адәм баласы...
Фәнил Ахунҗан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев