Хыялда үткән гомер .
Хикәя .Дәвамы .
Эх ,үткәннәрсез генә яшәп булса икән ул дип бүген дә
бераз хатирәләр томанында
йөзеп алды Әнисә .Менә Аллага шөкер көтеп алган яңа буын вәкиле бүген дөньяга аваз салды .Ана өчен
моннан да бәхетле көннең булуы мөмкинме соң ? Юк билгеле ,мең тапкыр юк .Ул
исән - сау котылган килене белән оныгы өчен мең кат шатлык хисләре кичерде .
Күрә бит улының да ничек куанганын .Көченнән килсә хәзер үк ,шушы минуттан ук
сөеклеләренең яннарында булыр иде дә бит .Юк шул .
Әнисә үзенең беренче әни булган көнен ,беренче тапкыр
улын - сабыен кулына алган
көннәрен ,беренче тапкыр курка -курка улын имезгән чакларын күз алдыннан үткәрде .Нинди газаплы - шатлыклы минутлар булган бит алар беренче баласын тапкан әни өчен .Менә бүген
килене - кызы да Аллага шөкер исән - сау сабыен кулына алды .Нык ул үзе балакаем .Юкка - барга чәпчеп үсмәгән .Нык ихтыяр
көчле дип саный аны Әнисә.
Улына да киңәшләрнең төплесен генә бирергә тырыша әни кеше .Ә улы менә улы тугач күберәк Рамил абыйсы тирәсенәрәк елышты сыман тоела башлады әле әнисенә .Эш буенча гына сөйләшәбез дигән булалар үзләре ,ә күзләре мут елмая .Әнисә тоя инде аларның бәби алып чыгар өчен нинди дә булса
сюрприз әзерләп йөрүләрен.
Үзе соң гына гаилә корса да
Рамил абыйсының фантазия
дигән уйлары яхшы эшли шул.Дөрестән дә Әнисәгә дә
әйтмичә алар үз фатирларын
сөеклесе белән улы кайтуга
бераз бизәп куярга җыеналар
иде .Бала бүлмәсендә дә бөтен әйберне алып кайтып
җыеп куйдылар .Соңыннан гына Әнисәне алып барып
күрсәттеләр .Чынында да фатирга кайтып керүе үк күңелле иде .Ишек төбеннән
үк арка ясап гелевый шарлар кабарттырганнар .Әйтерсең
лә әкият дөньясында .Зифа
бу шарларны күргәч уйнамакчы булган иде ,аңа
абыйсы уйнар өчен дип кабартып куйган шар китереп тоттырды .Сабый түгел диген
инде ,Зифа шул шар белән уйнап башка шарларга кагылмады .Як - ягына карый
карый бөтен җирне карап чыкты .Аның иң яратып әйтә торган матур дигән сүзе үзе
артыннан ияреп йөрде .
Менә бит ул шатлыклы көн.
Бүген барысы бергә сабыйны
каршы алырга баралар .Инде
Җәмилә дә күптәннән Әнисә
апаларына килде .Аңа әзрәк
булса да булыша алуы аның
үзен дә бәхетле итә иде .Ярый
әле үзләре янына сыендырдылар ,мең - мең кат рәхмәтле ул Әнисә апасына да ,абыйсына да .Алар каршы
булса Рамил абыйсы белән
Алма апасы гына нишли алырлар иде икән соң ?
Менә гөр килешеп авылдан
Кода - кодагыйлар да килеп
җитте .Үзләре керә керешкә ,
бәлеш пешеп өлгерми дип кот
та калмады диләр .Бәлешле
өстәлдән китте оныгыбыз ,
менә инде хәзер кайтып ашасын бәлешне дип көлеп
сөйләнүендә булды кодагый.
Суынмый мин аны табакка
тыгып төрдем ,сутка тора ала
ул анда суынмыйча диде .
Инде җыенышып чыгып кына китәбез дигәндә авылдан әнисен алып Әнисәнең төп йорттагы абыйлары килеп керде .Кая
әле кая ,оныкчыкны Ак Әбисе
каршы алсын әле өйгә кайтканда дип сөйләнүендә
булды ул .Әнисә әнисен чишендереп ,чәй ясап бирде
дә ,әни без озак булмыйбыз
Алла боерса ,ә син ерак юлдан килгән көенә бераз ял итеп чәй эчеп ал диде әнисенә .Ярый балам ярый.
Барыгыз ,мин үзем карармын
яме ,беренче килүем түгел,
ә менә оланны бисмилла белән үзем каршы аласым килде диде .Ә улым кая соң әле күренми диеп яшь әтине
дә сорап алды .Әни инде ул
әйберләрне илтеп бирер өчен
алданрак китте диеп Әнисә дә ярый әнием мине дә көтәләр диеп чыгып китте.
Алар килеп җиткәндә инде
балаларны чыгара башлаганнар иде .Алардан алда тагын бер парга сөенеп
сабыен чыгарып бирделәр.
Фотографлар чарт та чорт фотога төшерәләр ,видиога
төшерәләр .Күңелле күренеш
инде бала табу йортыннан өйгә яңа буын вәкилен алып
кайту .
Менә Әнисәләргә дә чират җитте .Башта ишектән видиога төшерүче фотограф
чыкты ,аның артыннан килен
һәм матур зәңгәр конвертка
тыгып кына куелган улын
күтәргән шәфкать туташы чыкты .Яшь әтинең кулында
ике чәчкә гөлләмәсе .Ул инде
каушап калды .Башта кемгә
бирәсе ,инде өйдә вакытта әллә ничә кат кабатлады бит
югыйсә .Рамил абыйсы аңа
сөеклеңне котла улым дип
дәшкәч кенә бер чәчкә гөлләмәсен хатынына сузды.
Һәм зур рәхмәтен әйтеп икенче гөлләмәне шәфкать туташына сузып ,зәңгәр ковертны кулына алды .Аның
кулы җиңелчә генә калтырый
иде .Бик дулкынланды шул .
Аның әле мондый халәттә
беренче генә тапкыр калуы
иде .Менә шушында татыды инде ул беренче тапкыр әти
булу бәхетен дә .Аның кулында бит үзенең дәвамчысы ,үзенең газиз улы .Матурым рәхмәт сиңа
улыбыз өчен диеп ул хатынының ирененнән чуп итеп кенә үбеп алды .Аннан
китте видиога төшү ,фотога
төшүләр .Бу истәлекле минутлар тиз үтсәләр дә ,
йөрәкләрдә һәм фотоларда
озак сакланырлар әле .
Алар туры Әнисәләргә кайттылар .Чөнки өстәлләр анда әзерләнгән иде .Аннары
яңа гына хастаханәдән чыккан сабыйга күп кеше йөргән фатирда төрле микроблар ,инфекцияләр булырга мөмкин дип фикер йөртте Әнисә .Менә бер кат
монда аларның өйгә кайтуын
билгеләп үткәч ,үз фатирларына чыгарлар Алла
боерса дип уйлашып монда
җыелырга булдылар .Тик авылдан әниләренең киләсен
генә белмәделәр .Килгән җирдән бераз торып та китәр
әле Алла боерса дип сөенде
Әнисә әнисенең килүенә.
Менә бар да чишенеп ,өстәл
янына утырыша башладылар.
Килен белән оныкны йокы бүлмәсенә кертеп тордылар монда чакта .Әле тыныч кына йоклый бит ,кызым кил
әйдә табын артына утыр диеп
чакырды аны Әнисә .Әнә кодагый синең киткәнче ашап бетермәгән бәлешеңне
кап - кайнар килеш алып килеп җиткерде бүген дә диде .Өстәл артында сүз инде
билгеле гел алар турында
барды сүз .Барысы да чын күңелдән бу яшь әти белән әнине котладылар .Матур тигез тормышта улларын үстерүне теләделәр .Ә исемен
кем дип кушасыз дигәнгә ,
яшьләр бертавыштан Ислам
булыр диеп уйлашкан идек диделәр .
Җәмилә абыйлары гаиләсе
өчен бик шат иде .Бүген дә
Әнисә апасына бик теләп булышып йөрде .Ул бәйрәмнең ахырына кадәр монда булды .Дөрестән дә Әнисәнең әнисе берәр атнага
калып торыйм алайса диеп авылларны озатып җибәрде.
Кунаклар китеп беткәннән соң ,барлык эшләрне карашып бетергәч кенә ул да
тагын бер кат абыйларын котлап кайтып китте .
Менә хәзер инде үз фатирыбызга чыксак та була
диде улы Әнисәгә карап .Сез
безне озатырсыз бит әйеме
әнием диеп көлеп җибәрде
аннары .Рамил абыйсы яшь
әтинең үзен ничек тотуы белән кызыксынып гел улын
күзәтә иде әле .
Менә алар Рамил белән Әнисә һәм балалар үзләренең
фатир ишеген ачып керделәр.
Һәрвакыттагыча Зифа беренче инде ул .Кая гына барса да алдан йөрергә ярата
әнисен Әнисә син бераз ятып
ял итеп ал әнием диеп өйдә
калдырды .Килен мондый ук
купшы каршылау булыр диеп
уйлап та карамаган иде .Аңа
бик ошады иренең мондый
сюрпризы .Үзе күзе белән бәлкем берәр җирдә бүләге дә бардыр әле диеп эзләнде.
Тик күзенә ул бу чалынмады .
Әнисә дә белми иде әле улының алган бүләге турында.Шуңа күрә актан -
карадан берни дә әйтә алмады .Рамил белән улы күзгә - күз карашып кына алдылар да Рамил аш бүлмәсенә чыгып китте .Әллә
бәлеш чатнатты инде чәй эчәсем килеп китте диде.
Монда инде чәй эчәргә тәм -
томнар алып кайтып куелган
иде .Кая булмаса үщем сыйлыйм әле барыгызны да
диеп чәен ясап барысын да
өстәлгә чакырда .
Улы сөеклесенә чәйне үзем бирим әле ,үзенең матур чәшкәсе белән диеп хатынына чәй сузды .Куерак
инде бераз ,бәлеш артыннан куерак чәйнең зыяны юк аның матурым дип карап торып эчеп бетергәнен көтте.
Ә чәен эчеп бетергәч чыныяк
төбендә сөйгәненә улы өчен
алган алтын йөзек ялтырап
ята иде .Менә бит яшьләрнең
үз уйлары ,үз хыяллары .Ә
Рамил абыйсы улы өчен һәр
җирдә терәк .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5