Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Тормыш бит ул без уйлаганча гына
бармый .Әбиләр әйтмешли бер алдын күрсәтсә ,биш артын күрсәтә диләр бит әле .Бу юлы да шулай булып чыкты .
Сания ,инде бу атнамны гына
эшлим дә чираттагы ялымны
алып ,улым Булатым янына
Кара диңгездә Сочи шәһәренә
барабыз гына диеп торганда ,
аңа Казаннан чакыру килеп төште .Аңа вакытны сузмыйча гына Казан шәһәре башкарма комитетына килергә диеп язылган иде .Саниянең әле күпме эшләү дәверендә мондый ашыгыч юллама алганы юк иде .Шуңа күрә ул ни уйларга да белмиенчә ,иртә
торып җиңелчә генә чәйләп алды да ,Хәлименә дә Казанга
барырга әзерләнергә кушып ,
Район башкарма комитетына
китте .Анда инде бу чакыру турында хәбәрдар иделәр .
Саниягә хәерле юллар теләп,
барып кайтырга кирәген әйтеп
озатып калдылар .Сания эш
урынына ,хастаханәгә кереп чыкканнан соң ,өенә ашыкты.
Хәлим инде хатынын өйдә юлга чыгарга әзер булып көтә
иде .Сания ,барлык кирәк булмасмы дигән документ
кәгазьләрен барлап бер папкага тыкканнан соң ,чәй дә
эчәсе килмиенчә юлга кузгалдылар .Асфальт юл ,
трассада машиналар алай күп түгел ,анда - санда гына йөк машиналары очыраштыргалап
куюын исәпкә алмаганда ,юл
буш иде .Хәлим гомере буе
Ашыгыч ярдәм машинасында
эшләгән гадәте буенча ,
машинасын бик каты кумыйча
җайлы гына барды .Алар Казанда чакырган урынга бик
вакытлы килеп җиттеләр .
Сания сумкасын алып кереп
киткәч ,Хәлим машинасын , машиналар кую урынына куйгач ,машинасыннан чыгып
тирә - юнне күзәтә башлады.
Шәһәр шәһәр инде ,кайсы ягына карасаң да биек - биек
йортлар тезелеп киткән .Алар
юкә агачлары аллеялары артында тигез урамнар ясап тезелеп киткәннәр .Хәлим
бу урамнарны үзләре яши торган Буа шәһәре белән чагыштырып карады һәм әллә ни аерма тапмады .Тик йортлар гына биек катлы итеп
салынган дигән нәтиҗә чыгарды ул соңыннан .
Сания, Казанның Башкарма Комитеты бинасына кергәч үзенә кирәкле бүлмәне эзләп табып ишеген какты .Эчтән
җавап бирүче булмагач ,
ишекне тартып карарга булды.
Ишек җиңел генә ачылып китте ,ә эчтә өстәл артында ниндидер кәгазьләргә текәлеп
нидер укып ,бер яшерәк кенә
хатын - кыз секретарь утыра иде .Ул аны
күргәч ,керегез ни йомыш иде диеп сорау бирде .Сания аңа ,үзенә Буага килгән чакыру
кәгазен сузды ,да җавап көтеп
аңа төбәлде .Секретарь юлламаны алып укыды да ,
мин хәзер ,ә сез менә монда утырып торыгыз диеп урын
күрсәтеп ,үзе каршыда торган ,
кара дермантин белән тышланган ишеккә кереп югалды .Әйе шул ,югалды .
Берничә минуттан соң чыгып
Саниягә бүлмәгә үтәргә кушты.
Сания дулкынлануын сиздермәскә тырышып ,вак
вак кына атлап кабинетка керде .Ни өчен чакыртулары белән кызыксынды .Аны монда ,Казанда ,эшкә чакыруларын белгәч икеләнү катыш яңадан да сорау бирде.
Сайлау мөмкинлеге бармы һәм нинди тәләпләр куелачак
диде ?
Бу чакыру аларның Сочидагы
уртак эшләре белән бәйле булып ,улы Булат белән берлектә эш алып бару өчен монда ачылачак клиника турында бара иде .Сания аны
бәлкем үзләрендә Буа шәһәрендә дә ачып буладыр диде үз фикерен әйтеп.
Аңа ,бу тәкьдиме турында
уйларга кушып саубуллашып
кайтарып җибәрделәр .Сания юл буе ире Хәлиме белән тик
шуның турында гына сөйләшеп кайттылар.Шулай
да әле бер төпле нәтиҗәгә килә алмадылар .Тота - каба
гына эшләнә торган эш түгел
шул бу дип куйды Сания үз үзенә сөйләшүдән туктап ,бер
аз уйланып барганнан соң .
Шулай итеп, Саниянең әлегә
улы янына да ,Кара диңгездә ял итәргә бару планнары да чәлпәрәмә килеп ватылды .
Сания юлдан кайткач инде беркая да керәсе килмәде .
Юл, юл инде ул арытты диде ул килене Сәлимә янына кергәч .
Ул аңа әлегә ялга бара алмаулары турында хәбәр итәргә кергән иде.Оныгы да йокламаган икән әле.Аның белән дә бераз уйнап сөеп алды .Сәлимә аңламый торган
кеше түгел .Ул кайнанасы сөйләгәнне диккать белән тыңлап торганнан соң үз сүзен әйтеп куйды .Ярар әнкәй ,бу эшегез уңай хәл ителер алла боерса диде .Башлангычы бар Алла боерса...алга таба да бергәләп эшләрбез .
Сания килене Сәлимә сүзләренә каршы төшеп берни дә әйтмиенчә килешүен генә белдереп ,аның аркасыннан йомшак кына итеп сөеп куйды.
Аны да шулай берәр яхшы киңәшме шунда ,яки эшме эшләгәндә кайнана әнисе аркасыннан кагып сөеп куяр иде .Менә бит хәтирәләре дә ерак йөрми бит аның, янда гына ,диеп мәрхүмәне дә искә алды Сания .Авыр туфрагың җиңел булып ,урның оҗмах түрләрендә әйдәсә иде амин
диеп ике кулы белән битен сыпырып куйды Сания .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5