Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Шулай ,бер көенә генә аккан тормыш гел дә
шулай уңай гына булыр кебек
иде дә бит .
Кайгы көтмәгәндә ишек какты шул .Өйдә әниләре үзе генә калып тора иде Санияләр
эштә вакытта .Әле соңгы араларда үзен гел яхшы хис
итә иде .Кан басымы да бер дә
булганы булмады бит югыйсә .
Саниянең эштә никтер күңеле
булмады ул көнне ,ниндидер
көтелмәгән хәл булыр кебек
йөрәге какты ,җаны тынгысыз
уйлардан борчылды .Ул өйлә
ялында өйгә кайтып килергә булып урамга чыкты һәм үзе дә аңламыйча тиз - тиз адымнар белән өенә ашыкты .
Белмим ,Ходай Тәгалә шулай
сиздергәндерме ,ул чабып диярлек кайтып ,фатир ишеген
ачып эчкә үтте һәм тораташтай
катып калды .Аның алдында
залдагы диванга капланып
төшеп әнисе ята иде .Ул тиз
генә Ашыгыч Ярдәмгә шалтыратты ,ә үзе алар килгәнче әнисен ипләп кенә диванга салды .Аның ярты йомык күзләрендә яшәүгә омтылыш бар сыман иде әле.
Ул әкерен генә сулыш ала ,
тик телен әйләндереп сүзен
әйтә алмый .Сания үзе терапевт буларак ,әнисен инсульт бәргәнен аңлады ,аны ашыгыч рәвештә ,дәвалау өчен
хастаханәгә салырга кирәк .
Монда кичектереп торырга һич
тә ярамый дип фикер йөртте ул.Менә Ашыгыч Ярдәм дә килеп җитте ,анда килгән дежур табибә Сания белән тиз тиз генә әнисенә беренче ярдәмне күрсәттеләр дә ,аны
хастаханәгә алып киттеләр .
Терапия бүлегендәге бер кешелек кенә палатага урнаштыргач ,Сания бүлекнең
өлкән табибы белән дәвалау курсын билгеләде ,беләгенә тамчы тоташтыргач мин хәзер
киләм ,зинһар ялгызын калдырмагыз диеп үтенеп ,эш кабинетына китте .Анда тиз генә эшләнәсе эшләрен карап чыкканнан соң әнисе янына
палатага китте .Ул килгәндә әнисе тыныч кына сулап ,ике
күзен түшәмгә текәп карап ята
иде .Сания кергәнгә дә исе
китмәде .Белмим тоемлавы
шулай гына идеме ,әллә хәле авыр идеме икән .Сания аңа,
әнкәй хәлең ничек диеп сорау
биреп тә карады ,тик ул гел
шул бер көенчә ята бирде .
Күзен йомса бераз йоклап алыр иде диеп ,Сания аның битләренә кагылды .Инде сулыш алуы да тигезләнгән сыман иде бит .Нишләп болай сәер ята соң әнисе .Әмма инде әнисенең соңгы сулышларын
алып ,инде бу дөньяны калдырып китеп баруы икәнен Сания аның битләреннән тоткач кына аңлады .Тик инде
берничек тә ярдәм итеп булмасын аңлаган иде ,ничә еллар терапевт булып хезмәт куйган табибә .Сания тиз генә
палата ишеген ачып шәфкать туташына кычкырды .Аларның
бүлмәсе кара - каршы гына булганга барысы да йөгереп палатага керделәр .Инде әнигә
ярдәм кирәкми ,ул безне мәңгегә калдырып китте диде
ул ишектән керүчеләргә .
Үзе күзләрендәге яшьләрен тыя алмыйча елый иде .
Ире Хәлимгә хәбәр итәргә кушты ,ул эштә булырга тиеш
диде ул шәфкать туташына.
Әгәр авыру хастаханәдә вафат булса ,аны ике сәгать шунда
тоталар ,Сания дә әнисе янына
урындык куеп, белгән дога
бисмиллаларын укый торды.
Хәлим ,бу яман хәбәрне ишеткәндә ,бер авыруны алып
кайтканнар гына иде әле.
Ул машинасын кырыйга алып
куйды да ,әнисе яткан терапия
бүлегенә йөгерде .Әле үз күзе
белән күрмиенчә аның күңеле
бу ,әниең вафат дигән сүзне
кабул итә алмый иде .Үзенең
эшләү дәверендә күпме авыру
кешеләргә ярдәм кулы сузды бит ул ,ә менә үз әнисенә юк .
Ул палатага килеп кергәндә ,
Сания әнисе кырында утыра,
ә әнисенең күзләре йомык ,
түшәмгә карап тыныч кына
йоклап яткан кебек һәм инде
Хәлимнең күңелендә ,күз алдында ул гомере буена шулай кереп калачак .Хәлим
күзләренә тулган яшьләрне күл аркасы белән генә сыпырып төшерде дә әнисенә
карап...Әнием ,кичер мине улыңны ,эш диеп чабып сине саклап кала алмадым бит диде.Үзенең күзләреннән яше
тыелгысыз акты да акты .
Әнисен авылга алып кайтып
җирләделәр .Кышны гына чыгам да ,яздан кабат авылга торырга кайтам диеп киткән иде бит әниләре .Кайтты...тик инде үз өенә түгел ,ә матур язга кергән көннәрдә зиратка төп йортына кайтты .
Аның ашларын үз йортында үткәрделәр .Өчесен дә ,җидесен дә ,кырыгын да ,сөяк тарала торган иң авыр көнен илле берен дә .
Ярый әле машиналары бар .
Кайтып китеп йөрергә .Кайткач
булышырга әнисе һәм күрше күлән апалары һәр даим булышып тордылар.Сәлимә
дә читтә калмады .Һәр ашын үткәрешергә Сания апасыннан
үзе рөхсәт сорады .Ярата иде
бит аны әбисе дә .Әле Булат
белән бергә булмасалар да,
Сәлимә аларга барганда гел
кызым диеп яратып дәшә иде.
Сания дә каршы килмәде ,алар
гел өчесе бергә кайтып йөрде.
Башланган ел беткән ел ди
бит әле борынгылар .Менә
Булатның да укуы тәмамлану
алдында тора.Инде имтихан
тапшырыр көннәре дә якынлаша , диплом эшен бетереп тапшырды инде.
Тиздән бик тиздән ,ул да Сәлимә кебек ,Кызыл Дипломга ия булачак алла боерса .Әбисе генә күрә алмады бу көннәрне диеп йөрәге сулкылдап куйды аның.
Көннәр үтеп торуында булды.
Менә имтиханнар да бирелде.
Диплом аласы көнне әнисе белән Сәлимә дә килделәр.
Тантаналы җыелышта зурлап
тапшырдылар укуда алдынгы
булган студентларга Кызыл
Дипломнарны .Барысы да гөрләтеп кул чаптылар.Бик
матур һәм гомергә истә кала
торган мизгелләр иде бу.
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев