Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Булатларның диплом бирү тантанасы
үткәннән соң ,алар җыенып Буага кайтып киттеләр .Үзләре
машина белән булгач рәхәт шул .Гомуми автобуслар көтеп
тилмерәсе түгел .Әле машина
бу вакытларда бик сирәк кеше
генә ала ала иде шул .Хәлимгә
дә бер танышы әйтеп кенә ,
кулдан алган МОСКВИЧ иде
шул бу машина ,ә аның үзе өчен нинди кадерле икәнен
Хәлим генә белә .Ул бит аның
Саниягә өйләнүдән кала икенче хыялланган әйберсе иде.Аллага шөкер монысына
да ирештем диеп куанып йөри
ул машинасына утырган саен .
Казаннан Буага кадәр юл озын ,кайтасы юллары ерак ,
Сания Булаттан алдагы көндә
ни эшләргә җыенуын беләсе
килеп сораштыра башлады .
Үзенең Булатны Буага эшкә җибәрүләрен сорап язганы
турында ләм - мим берни дә
әйтмичә сораштыруында булды ул .Кая җибәрделәр соң
улым юллама белән диде ул
Булатның хаман да ык - мык
килеп баруын ошатмыйча .
Булатның бит планнары уку
бетерү белән эшкә Сочига китәргә иде ,ә менә ничек килеп чыкты .Уку йортын бетергәч ,кулга диплом алгач
өч ел мәҗбүри эшкә юллама
тоттырып җибәрделәр .
Шул турыда әйтәсе килми генә кайта иде Булат әти - әнисенә .Барыбер әйтергә
туры килә бит инде диеп үзе
үк сүз башлады .Әни менә Сәлимәне мәҗбүр итә алмадылар бит эшләргә ,әллә
миңа дә Сочига китәргә инде
диде ул әнисенең фикерен ишетәсе килеп.Сания шуны
гына көткән кебек ,кабат аның
үзенә сорау белән җавап бирде .Я, алайса әйтеп кара әле балам ,сине нәрсә өчен укытты инде Буа районы ?
Шулай укып бетерсен дә ,
ристан кебек районнан чыгып качсын өченме ? Ә районда
хастаханәгә биш күз белән көтеп торган яшь ,энергияле ,
белемле табиблар кайтмагач ,
райондагы авыруларны кем
карар да ,кемнәр дәвалар икән я ни диеп җавап бирерсең моңа улым ?
Булатны бер яктан әнисе
битәрләсә ,икенче яктан Сәлимә дә бар бит әле .Аңа ни диеп җавап бирергә ,аңа да әйдә киттек бергә диеп ,яхшы гына эшләп яткан җиреннән кузгатыргамы ? Менә кайда икән бит әле ул ...җиде юл чатында басып калу .Аңа үзе
өчен генә уйларга ярамый икән бит инде хәзер .Әле уку бетү бер хәл ,алда бит әле Армиягә барасы да бар. Әгәр
монда эшкә калса ,бәлкем
Армиядән дә кала алыр .Аның инде Армиягә һич тә барасы килми иде .Фатирга кайтып җиткәндә тәмам төнге як иде
инде .Сәлимәне дә үзләренә чакырды Сания апасы .
Бездә генә йоклап китәрсең ,
сөйләшәсе сүзләрегез дә
күптер ,алга таба нинди планнарыгыз бардыр .Җәйге
төн бик кыска ул ,тоймый да
калырсыз ,таң атар да куяр
диде аннары .
Сәлимә Сания апасына рәхмәт әйтеп ,чәйләр эчкәч
үз бүлмәсенә кайтып ятармын
инде диде .Көне буе сез дә
арыдыгыз инде ял итегез,
ә Булат мине озатып куяр диеп
кайтырга кузгалды .Булат та
шуны гына көткән кебек аяк
киемен кия башлады һәм алар
икәүдән - икәү генә җәйге урамга атладылар .Икәү генә
калгач Булат та Сәлимә дә бер берсенә сыендылар да туктап
текәлеп күзләренә карашып тордылар .Сагынганнар икән бит алар бер - берсен .Булат әкерен генә Сәлимәнең бит алмаларыннан үбеп алды да ,
өлгергән чиядәй иреннәреннән
суырып үбеп ,җибәрмичә ,
барлык тәмле ләззәткә чумды.
Сания дә сусаган иде шул аның назлап үбүләренә ,ул да
карышмады ,бу назлы мизгелнең тагын да озаккарак сузылуын теләп, сөйгәненә тагын да катырак сыенды .
Тагы күпме торган булырлар иде икән бу гашыйк парлар ,
алар яныннан гына көлешеп
яшьләр үтеп китмәсә .Алар
бер - берләренә сыенышып төнге урамнан атладылар .
Җәйге төн шундый җылы иде ,
хаттә урамнан керәселәре дә килми иде аларның .Алар тулай торак янындагы эскәмиягә килеп утырдылар .
Аларның бүген эш турында
сөйләшәселәре килми иде.
Алар алга таба нишләрбез
икән диеп план корырга һәм
икесе дә үз фикерләрен иртәгә
очырашкач сөйләргә диеп
килешеп аерылыштылар .
Булат Сәлимәне бүлмәсенә кертеп калдырып ,үз фатирларына кайтып китте.
Инде бу вакытта төн белән көн
очырашкан вакыт ,таң беленеп килә иде .
Сәлимәнең күзенә яткач та йокы кермәде .Иртүк торган булуына карамастан ,инде эт
булып арган булса да ,аның йокысы каядыр буталып йөри иде шул .Каядыр диеп инде ,
әллә кая түгел әлеге дә баягы
Булат янында .Син нишләргә
җыенасың диде бит.Мин аңа әйтә алмыйм бит инде ,яшем бара кияүгә чыгасым килә дип.
Үзе ни нәрсә уйлый икән соң ул бу турыда ,әнә бит аерыла
алмый үпте назлап татлы иреннәремнәр диеп Сәлимә
кабат иреннәрен ялап куйды.
Булат та кайтып ятты гына.
Тик аның да уйларының чиге
юк ,туксан төрле уй ,баш миен
төрле яклап кимерде дә кимерде .Кайсына гына җавап
табасы да ,кайсын ничек башкарып чыгасы .Ярар менә
укуын тәмамлады ,Кызыл Диплом да кулында .Менә ничек икән бит ул балалыктан
чыгып ,олы тормыш юлына
аяк атлавы .Ә менә Сәлимәдә
ихтыяр көче ныгырак булып чыкты .Ул мәхаббәте хакына авылын ,туган ягын ,туган
гаиләсен калдырып Буага килеп эшкә урнашты һәм менә инде елдан артык матур гына
эшләп йөри.Булат үзе булмаса
да ,аларның гаиләсенә аның
ярдәме кирәксә бик теләп булышып яши .Булатка булган
сөюен ул тыйнак кына итеп
шулай аңлата күрәмсең .
Менә хәзер йокладымы икән
соң әле ул ,әллә ул да минем
кебек уйланып ята микән диеп
Булат кабат сөйгәне Сәлимәсе
турында уйлады .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев