Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Булат берәр атна - ун көн генә ял итте дә эшкә урнашу өчен хастаханәгә китте .Башта
хастаханәнең баш табибәсе ,
әнисе янына кереп чыгарга уйлады .Өйдә инде ничә кабат
сөйләшенгән сүз булса да ,
кабат үз күзләре белән терапия бүлегенә кереп карап
чыгарга иде аның исәбе .Сания
ул килгәч аны үзе белән ияртеп
хастаханәнең терапия
бүлегенә алып кереп китте .
Анда бүгенге сменада эштә булган табиблар һәм шәфкать
туташлары белән күрешеп ,
яңа яшь белгеч киләсен ,аның
белән таныштырып чыкканнан соң ,кадрлар бүлегенә кереп
документларын бирделәр .
Шулай Буа шәһәре үзәк хастаханәсендә тагын бер яшь
белгеч табиб эшкә килде .
Хәзер хастаханәдә Санияләр
династиясеннән тагын бер
табиб эшли башлады .Булат
практиканы Казанның 5 нче
номерлы хастаханәсендә үткән
иде .Ул анда да укыгандагы кебек күңел биреп ,барын да белергә теләп ,укыгандагы теорияләрне эштә кулланып
эшләгән иде .Аны ул хастаханәдә дә чакырып калдылар ,тик ул тормышын
бөтенләй башкача күз алдына
китергән иде ,ә менә әнисе дөрес юлның кайда икәнен ачты да салды .Документлар
әзер ,иртәгәдән эшкә чыгам диде ул эштән Сәлимәне каршы алырга баргач .Хәзер
мин дә әнием белән синең кебек табиб булам диде ул
уенын - чынын бергә кушып .
Бик яхшы ,бик яхшы диде аның сүзен җөпләпме ,әллә
үртәпме шунда сөйгәне Сәлимә көлемсерәп .Тик аның
сүз сөрешен Булат кына аңлап
бетермәде .Нәрсә әйтергә тели
соң аңа сөйгәне ?Нишләп турысын гына әйтми ? Бик
яхшы дигән сүзе нәрсәгәдер киная сыман ишетелде аңа.
Алар Сәлимә бүлмәсенә кайткач та никтер сүзләре
ялганмады .Сәлимә үзе дә
аптырады Булатның сүзсезлегеннән .Чыгып чәй куеп керде .Чәйнек кайнаган
арада өстәл хәстәрләп алды ,аннары гадәттәгенчә
Булат янына килеп утырды да
нигә болай каефсез икәненең
сәбәбен сорады .
Булат сөйгәненә күтәрелеп
күзләренә карагач ,үзендә ниндидер аңлашылмаган халәт тойды .Карале ярата гына түгел ,көнләшә дә икән бит әле ул сөйгәненнән ,ә бит
аның Булатка бер сәбәп тә биргәне юк көнләшер өчен.
Чын ярату белән яраталар бит
алар бер - берсен .Менә хәзер
гел дә бергә булырлар алла боеса .Карале ,уку белән матавыкланып ул бит Сәлимә
дигән кызны кырыйгарак куеп
торган була түгелме соң ?
Нәкь тә шулай ,менә хәзер Кызыл Диплом кулда ,әнисе
әйткәнчә ,яхшы табиб булыр
өчен ,тырышып эшләп авыруларга дөрес диагноз куеп ,дөрес итеп дәваларга һәм үзен яхшы яктан гына күрсәтергә кирәк .Хастаханә
ишекләрен ачып кергән авыру
синең йөзеңә ,күзләреңә карап
савыгуга өметләнә ,ә син табиб
аңа ышаныч биреп дәваларга тиеш .Булат Сәлимәгә карап шуларны уйлады .Аннан ни әйтер микән сөйгәне диеп,
үзен күптән хыял диңгезендә йөрткән уен Сәлимәгә әйтеп
салды .Сөеклем ,минем сине
ничек яратканымны һәм миңа
синнән башка беркемнең дә
кирәкмәвен яхшы беләсең .
Чык миңа кияүгә диеп тәкьдим
ясасам ни дияр идең микән диде .
Сәлимә инде бу сорауны үзе
күптән көтеп хыялланып йөрсә
дә ,бу тәкьдимне ишеткәч каушап калды .Ни диеп тә
җавап бирә алмады .Аның телен әйтерсең лә аңкавына ябыштырып куйдылар .Ул
бераз сүзсез торганнан соң гына телгә килеп...син чынлап
әйттеңме соң бу сүзләреңне ,
әллә мине сынар өчен генәме
диде Булатның күзләренә тутырып карап .Үзенең күңеленнән берничә секунд эчендә әллә ничә сорау үтеп китте .Нишләп соң әле ул мине
бүген каршы алганнан бирле гел кырлы - мырлы сөйләшә ?
Нишләп кочагына алып ,
назлап бит очларыннан үпми,
иреннәрең шундый татлы бит синең диеп иреннәремнән дә
үпмәде ,ни булган соң аның Булатына ? Нишләп кисәк шулай үзгәрде ? Инде бу сорау
күзаллаулар үз башына гына
сыймый башлагач ,ул аларны
Булатның үзенә бирде .Ник ,
нигә ,нәрсәгә шулай икәнеңне
аңлатып бирә алмассыңмы диде ул аңа ?
Булат аның соравына үзенең
аны нык яратканын ,үзе дә аңламаган сәбәпләр аркасында көнләшә башлавын
әйтте .Беләм бу начар гадәт ,
тик нишлим соң сөеклем диде
ул Сәлимәне кочагына алып .
Аларның ясап куелган чәйләре
эчелмиенчә суынып бетте .
Алар ике гашыйк бер - берсе
белән ябыштырып куйган сыннар кебек сөешеп туймадылар .Көнне кич ,кичне
төн алмаштырды ,ә бу ике
мәҗнүн сөйләшеп сүзләре
бетмәде ,назланып назлары җитмәде ...диләрме әле ,
шулай ярты төн үткәндә генә аерылыштылар .Булатны озатып җибәргәч Сәлимә салкын чәен уртлап кына куйды да ,урынын җәеп йокларга ятты .Аның бүген
күңеле тынычланып калды ,
чөнки аңа бүген сөйгәне тәкьдим ясады .Әле өйләнешүләре кайчан булыр ,
анысын әти - әниләр белән киңәшмиенчә әйтеп булмый .
Ә менә чын - чынлап яратуын
бүген тәкьдим ясавы белән ышандырды аны сөйгәне .
Булат та Сәлимәсе яныннан
фатирларына кайтканда ,уйлап
кайтты .Менә әти - әнигә әйтермен дә өйләнешү көнен
билгеләрбез .Инде укуны тәмамладым ,иртәгәдән эшли дә башлармын алла боерса ,
өйләнешеп ,бергә яши башларга берни дә комачау
итмәскә тиеш аларча ,әле өйләнгән булгач бәлкем Армия
хезмәтенә дә алмаслар диеп уйлый - уйлый атлавында булды ул .Кайтып тыныч кына
үз бүлмәсенә үтте һәм иртәгә
беренче эш көне ничек үтәр диеп уйлый - уйлый урынын җәеп йокларга ятты .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев