Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Саниянең кайнанасын җирләгәннән
соң ,күңеле гел авылга тарта
башлады .Анда бит инде үз
әтисе белән әнисе дә сиксәнне
куып баручы картлар бит .
Алар әлегә тигезлекләрендә
аллага шөкер .Берсенә берсе
терәк булып яшәп яталар .
Хәлимнәрнең өй тәрәзәләренә
такта кадакланган ,капкада да
кеше кереп чыгып йөрмәсен
өчен зур гына йозак элделәр .
Ут - күздән яки чит - ят күзләрдән караштырып торырга бик яхшы күрше
кешеләре бар аллага шөкер.
Авылга кайткач кайберәүләр
сатырга да кушып киңәш бирә.
Бик кыен икән шул гаиләдә бер генә бала булу .Әгәр менә икәү
яки өчәү булсалар ,кайсы булса да йортта калыр иде ,ә
менә хәзер туган йорт ,төп йорт
ялгызы гына утыра моңаеп .
Кайтканда килеп китәләр аңа
Хәлим белән Сания ...килеп
карап кына китәләр шул .
Арттагы бәрәңге бакчасында
инде күптәннән күршеләре печән чәчтеләр һәм шуннан
терлекләренә кышка печән чабып алып әзерлиләр .Җәй көне Хәлим кайткан чагында
чалгысын алып капка төбе ,
ишек алдындагы кирәкмәгән
чүп үләннәрен чабып алып
чистартып китә үзе ,ә кыш
көннәре эз салып кереп йөрми
инде .Сатарга да кулы бармый.
Алар кайтканда ,Саниянең туган йортына кайтып йөриләр
бәрәңгеләрне дә шунда утырта
башлауларына да биш былтыр
булгандыр инде .Йорт - җирне
дә караштырып торалар .Әти
дә өлкәнәйде инде диеп куя
кайвакыт Сания боегып кына.
Каралты тирәсендә әлегә үзе
йөреп тора торуын ,әнисенә
дә утыннарны ул алып кереп бирә мичкә ягарга .Икесенә
барыбер рәхәт әле бергә булу.
Булат та бик бирелеп эшли аллага шөкер .Үз эшен яратуы
күренеп тора .Санияләрнең
өйләрендә күберәк сөйләшү
хастаханә ,авырулар турында
була .Әтисе үзенең Ашыгыч
Ярдәм чакыруында кемгә баруын әйтеп башласа ,инде
хастаханәгә дәваларга салсалар ,ул я хирургия бүлегенә Сәлимәләр янына эләгә ,яисә терапия бүлегенә
салсалар Булатлар янында булып чыга ,ә баш табибә шуларның барсыннан да хәбәрдар булырга тиеш .
Булат белән Сәлимә хәзер эштә генә аерым ,ә калган буш вакытларын гел дә бергә уздыралар .Инде кавышыр көннәрен түземсезләнеп көтә
алар .Теге көнге сөйләшүдән
соң Булат әтисе белән әнисенә
үзенең өйләнергә теләге барлыгын әйтте .Сәлимәнең
дә каршы түгеллеген дә ассызыклап үтте .Әгәр сез
каршы килмәсәгез без Яңа елда гөрләтеп туй ясар идек
диде ул .Әле Яңа ел бәйрәменә
кадәр вакыт бар да барын ,тик
санаулы вакыт тиз үтә бит инде ул .Әле кыз сорарга күрше Башкортстан якларына
барасылары бар алла боерса.
Анда ничек каршы алырлар .
Алар ,буласы кода - кодагый
белән таныш та инде үзе ,
тик бу бит бөтенләй башка
мәсәлә ,кызыгызны улыбызга
сорарга һәм алып китәргә килдек диеп барасы .Ике гаилә
дә беләләр дә бит яшьләрнең
берсен - берсе өзелеп яратуын
тормыш иткәндә дә шулай,матур бер -берсенә тугрылыклы парлар булса
гына ярар иде инде диеп
уйланалар Хәлим белән Сания.
Яшьләре дә бара бит инде .
Онык та сөясе килә инде диеп
куя вакыт - вакыт Сания һәм
бисмиллаларын әйтеп озын
гомерле гаилә булып кына корылсын иде тормышлары
алла боерса ,ким дигәндә өч балалары булсын иде амин диеп тә куя .Нәсел җебе буенча
барып үзләре шикелле бер генә бала белән калырга язмасын диеп тели ул теләкләрен .Әнә бит әтисе Хәлим дә бер малай иде әти
әнисенә ,Сәлимә дә бер генә
кыз булып үсте гаиләдә ,инде
үзләренә дә ходай тәгалә бер
малай гына бирде ,аны да
бик зур авырлыклар аша узып
кына алып кайту насыйп булды .Хәер үзе бер дә авырмыйча ,таза - сау нык
ихтыяр көчле бала булып үсте
Булат .Ул әти - әнисенең горурлыгы иде шул .Яхшы укуы,тәртипле ,сүз тыңлаучан
булуы белән дә аерылып торды ул классташлары арасында .Менә бит инде
хәзер өйләнер вакыты да килеп җиткән .И аллам үзенә
тиң яр гына була алса иде Сәлимә диеп куйды Сания .
Менә Сәлимә чираттагы отпуск ялын алып үз яклары Башкортстанга кайтырга әзерләнде .Аның бер генә минутка булса да Булаттан
аерыласы килми иде шул .
Ул үз әти - әнисенә Булатның
тәкьдим ясаганын әйткән иде
инде ,менә хәзер сезнең янга
кайтып ,минем кулны сорарга
әзерләнәләр диясе иде.
Каршы түгел бит инде әниләре.
Беләләр бит инде кызларының
шул егет аркасында өеннән китеп ,әллә кайларда ,күз күрмәгән Татарстанның ерак бер район үзәге булган Буа шәһәрендә эшкә урнашып яшәп ятканын .Менә инде кызлары үсеп тә җиткән икән
бит.Инде туй күлмәге кияргә санаулы көннәре генә калып
бара икән бит. Бәхетле парлар
булырга язсын .Оныклар алып
кайтып сөендерсеннәр инде .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев