Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Санияләрне килен алып ,малай өйләндерү бер сөендергән булса ,
икенче сөенеч аны эшендә көтеп тора иде .Аны Буа шәһәре районы советына алдагы чакырылышка депутат
итеп тәкьдим иткәннәр иде .
Сания бу хәбәрне ишеткәч бер
кавым каушап та калды хаттә.
Ничек була соң инде бу диде
ул үз - үзенә .Булдыра алырмы
икән ,халык ышанычын аклый
алырмы ?Алдагы чакырылыш
нинди планнар көтә ,тагын
кандидатларга кемнәр тәкьдим ителде икән ? Сораулар күп ,әлегә бернинди
җавап та юк .Район советына
барырга чакыру алгач Сания шунда китте .Аны анда бик
җылы каршы алдылар .
Сания килеп кергәч тә ,инде ничә еллар Буа район үзәк
хастаханәсен торгызудагы
хезмәтен бәяләп күрсәттеләр .
Дәвалау өчен кирәк булган
яңа медицина кирәк яракларын табып ,халыкка тугры хезмәт күрсәтүен һәм
хастаханәгә авыруларның теләп йөрүләрен искә алып
югары бәя бирделәр .Инде
хәзер безгә буш куыклар ,коры
вәгьдә биреп йөрүче халык депутатларыннан арынып ,үз
кандидатларыбызны сайлый
башларга вакыт җитте диделәр аңа анда .Уйланырга
вакыт сорап ,Сания киредән хастаханәгә үз эш урынына
кайтып җиткәндә көн өйләгә
якынлашып килә иде инде .
Сания урынына барып утырды
да ,үзенә биреп җибәргән кәгазьләр белән танышып чыгу максатыннан баштан аяк документлар ,кәгазьләргә кереп чумды .Ничә сәгать утырыр иде микән әгәр шунда
өстәлдәге телефон шалтырый
башламаса .Телефон трубкасының икенче башында
аны терапия бүлегенә дәшәләр
иде .Анда , Ашыгыч ярдәм машинасы белән бер авыруны китергәннәр .Кан басымы югары ,сулыш алуы тотрыксыз
үзен бик сәер халәттә тота
диделәр ,Сания хәзер киләм диеп телефон трубкасын куйды һәм йөгереп диярлек
кабинетыннан чыгып ,терапия
бүлегенә ашыкты .Ул йөгереп
диярлек барып кергәндә ,
авыру әле палатада караватта
ята иде .Аның янында шәфкать туташлары белән бүген эшләргә тиешле терапевт ни эшләргә дә белми
матавыкланалар иде .Алар баш табибә Санияне күргәч ,
кыскача гына авыру тарихын сөйләп бирделәр .Сания ярты үлек диярлек авыруны караганнан соң ,операция өстәлен әзерләргә кушты .
Ул авыруның саргайган йөзен ,
күз алмаларының агы урынына сары төс кунганын карагач ,ашыгыч рәвештә
бавырын карарга кирәк дигән диагноз куйды һәм шул операциягә әзерләнергә кушты.Тиз арада ярдәм күрсәтеп өлгермәсәк бу авыру ирне коткара алмаячакбыз диде ул юынгычка керә - керә.
Ул ,операция бүлмәсенә кергәндә авыруны инде өстәлгә салганнар ,хирургия бүлегеннән хирург, наркоз бирер өчен анастазиолог та чакырылган иде .Тиз ,минутлар
түгел ,секундлар соралганын
мондый вакытта һәр табиб та
белергә һәм әзер булырга тиеш диде ул перчаткаларын
кия - кия .Аллага тапшырдык
коллегалар ,безнең кулда кеше гомере диеп бисмиллаларын
әйтеп операцияне башлап та җибәрде Сания .Асистент булган хирург ,анастазиологка карап кан басымын тикшереп ,әкрен генә наркоз бирә башларга кушты .
Операция бик катлаулы иде ,диагнозның дөрес куелуы
аркасында гына пациентны
коткарып кала алдылар .
Бавырның инде күп кенә өлешен кисеп алып ,пленкага җыярга туры килде .Биш сәгатькә якын барган операция уңышлы тәмамланды һәм авыруны реанимация бүлегенә күчерделәр .Сания операция бүлмәсеннән чыкканда инде урамда караңгы капкан ,баганаларда утлар алынган иде .Шулай инде ул
табиб эше ,үзең турында уйларга вакытың да теләгең дә калмаган көннәр дә була дип уйлады ул ,хастаханәдән чыгып өенә таба атлаганда .
Алар әле улы Булат һәм килен
Сәлимә белән бергә яшәп торалар иде .Балалар Сәлимә
бүлмәсенә күченергә өлгермәгәннәр иде әлегә .
Киленнең әле чираттагы ялы
отпускасы бетмәгәнгә ул өйдә
йорт эшләрен караштырып ,
эштән кайтучыларга тәмле ризыклар пешереп гаиләне
куандыра белә иде .Авыл кызы бит ул ,бар эшне дә өйрәнеп үсте .Сәлимә шуңа гел
сөенеп яши ,үзенең кая гына яшәсәләр дә гаиләсе тату - тук
булып яшәвенә ышанычы камиль аның .Бүген дә кайнанасы эштән кайтуына ,аш
та пешкән һәм тәмле итеп вак
бәлеш тә пешереп ,бүген ял итүче кайнатасы белән сөекле
ирен сыйлаган иде инде ул.
Ишекне ачып керү белән өйдә
таралган тәмле ризык исенә сөенеп куйды Сания .Димәк ,
ялгышмаган улы яр сайлауда .
Тамагы тук ,өсте бөтен булачак
улымның алла боерса диеп
уйлый - уйлый чишенеп юыну бүлмәсенә кереп китте .Ул
чыгарга инде аш өстәле әзер,
ашарга аны гына көтәләр иде.
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев