Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Мартта билгеләнгән сайлаулар да
үтеп китте . Алда биш еллык йөкләмәләр .Саниянең кыл кыстырырлык вакыты да юк
хәзер .Болай да эштән кайтып керә алмый иде ,инде дипутатлыкка да сайлангач ,
кешеләр белән аралашасы ,
кайсын нинди сораулар борчый барысына да җавап табарга тырышасы ,хәзер, Сания янында һәрчак блокнот
белән ручка йөртә торган булып китте .Нинди генә яңалык ишетсә дә шунда язып куеп ,кайткач анализ ясады .
Хастаханәдәге эшен дә аксатмый алып барасы, һәр авыруга карата җылы мөнәсәбәт күрсәтәсе .
Шулай тырышып эшләп ятканда авылдан күңелсез хәбәр килде .Балалар кайтыгыз ,әтиегез авыр хәлдә .
Хәлимгә китереп биргән бу телеграмм кәгазе аның кулын пешереп алгандай булды .Ул ни актан ,ни карадан сүз әйтә алмыйча аны кул куеп алып калды да Саниянең эштән кайтканын да көтмичә аның янына хастаханәгә китте .Булат та ,Сәлимә дә эштә иделәр әле бу вакытта .Сания аларны чакыртып алды да ,өйгә кереп
әйберләрен генә алып авылга киттеләр .Ярый да әле кулдан алынган гына булса да машиналары бар .Кешегә ялынып йөрисе түгел .Алар кайтып кергәндә капка төбенә кадәр ачып куелган ,ишек алдындагы карлар чиста итеп көрәлгән ,капка төбендә дә
карны иркен йөрерлек итеп чистартып куйганнар иде .
Алар өйгә кергәндә ,өйнең түрге ягында ,уртада тимер караватны куеп ,әтисен шунда салганнар һәм ак прастина белән каплап ,битен аклы вак
чәчәкле яулык каплап куйганнар .Янында берничә күрше карчыклары ,кулларына дисбе тотып ,эчтән генә дога
укып утыралар иде .Алар Сания кергәч баш изәп кенә исәнләштеләр дә ,кил кызым кара ,көлеп кенә яткан кебек диеп яннарына чакырдылар .
Төн кунганнан соң иртән үк әтисен җирләү хәстәренә керештеләр .Яшәлгән гомер шулай бер мизгел генә булды да калды .Әтисен җирләп кайтканнан соң ,әнисе янында бер кич кундылар да ,эшкә бит китәргә кирәк инде .Сания туганнан туган апасын әнисенә күз - колак булырга сорап ,
китәр юлга кузгалдылар .Юлда
да берсе дә сүз дәшмиенчә ,үз
уйлары белән кайттылар .
Көннәр бер - бер артлы чабалар гына .Әтиләренең ашларын үткәрергә кайтып йөрделәр .Әнисенең бик ямансу йөрүе Санияне бик тә
борчый иде .Ул әтисенең илле
берен үткәргәннән соң әнисен
тикшерелеп карау өчен генә диеп үзләренә алып китте .
Хастаханәдә барлык кирәкле анализларын биреп ,тикшерү
үткәннән соң ,Сания әнисенең
шикәре югары икәнен белде .
Аңа кичекмәстән кирәкле көндәлек даруларны алды .Әнием ,инде анда ялгызың гына яши алмыйсың ,
безнең янга алып киләбез .
Балаларның инде бу вакытта
үз бүлмәләрендә яши башлаган вакытлары иде .
Безгә дә рәхәт булыр ,эштән кайтуыбызга чәй генә булса да
куеп торырсың диде ул әнисенә.Нишли ала соң инде
сиксәнгә җитеп килүче карчык
кеше ,ни чарадан бичара дигәндәй ризалашты .Алар әле матур җәй көннәрендә кайткалап йөреп ,кышка тәрәз
капкаларны ябып килделәр .
Авыл - авыл инде ул .Анда күрше - күлән барлык ялгыз бикле өйләрне караштырып тора .Шулай ук ,Санияләр дә күршеләренә әйтеп китеп бардылар .
Балаларның үз тормышы дигән идем бит .Әйе, алар Сәлимәнең тулай торактагы бүлмәсендә яши башладылар .
Икесенә генә монда да тыгыз түгел аларга .Беренче вакытта
ук үзләренчә тормыш корсалар,алга таба да җиңел булыр тормыш итүе диде Хәлим дә .Улым син ир кеше ,тормыш арбасы синең
кулда булырга тиеш .Хатын кыз ул хрусталь кебек .Саксыз кагылсаң тормышың да уалырга мөмкин .Бер - берегезнең кадерен белеп ,аңлап яшәргә ,
бер - берегезгә юл куярга өйрәнеп яшәгез диеп үз киңәшләрен биргәләп торды аларга һәм дөрес эшләде дә .
Бәлә бер ялгызы гына йөрми дигән әйтем бар бит әле татар
халкында .Әтиләрен җирләп ,
әниләрен үзләре янына алып
килгәч Сания беразга тынычлангандай булган иде .
Олы кеше артыннан ,олы каза
булырга язмасын диеп һәр аш саен аерым сәдәкасын да биреп укытып барды .Тик нишли алабыз соң Ходай Тәгалә алдында ? Ул барысын да ,әдәм баласы туганда ук маңгаена язып куя диләр бит.
Әтисеннән өч ай аерма белән
әниләре дә китеп барды .
Бигрәк тигез парлар булганнар икән бит ,диеште әниләрен җирләгәндә авыл халкы . Саниянең эштә дә ,яшәүдә дә теләге калмагандай булды әнисен җирләгән көннәрдә .Бу
көннең бер көн киләсен белсә дә ,шулай тиз арада икесен дә
югалтуы белән килешә алмый иде аның күңеле .Тик берни дә эшләтеп булмый шул ...бер килгән бер китәсе .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев