Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Юбилейга әзерләнеп йөргән көннәрнең берсендә ,
Хәлимне Кадрлар бүлегенә дәшеп алдылар .Аңа эштән , пенсиягә китүе сәбәпле китәм дигән гариза язарга куштылар.
Менә кайда икән ул һәм менә
кайчан икән бит ул ,үзеңнең
кирәкмәс кеше икәнеңне белү
Җир җимертеп эшләп йөргән вакытта ,эштән кит диеп торсыннар әле сиңа .Янәсе ,
яшең җитте алтмышка...бар башың сал ястыкка ...буладыр инде бу .Хәлимгә әле бу көн тиз генә җитмәс кебек тоела иде бит ,ә менә ул көн килеп тә җиткән һәм инде эштән дә ирексездән чыгарып аталар икән бит .Кичә генә иң кирәкле
кешеләрнең берсе идем бит
диеп моңсу уйларга бирелеп
эш урынына китте ул .Әле бер дә китәргә исәбе юк иде аның яраткан эшеннән .Тик хөкүмәт
бабаңның законнары каты шул аның .Пенсия яшенә җиткәнче
эшләдең, инде хәзер урының
өеңнең түрендә ,эш урыныңны
яшьләргә бушатырга кирәк була бугай инде бу .
Аның эшкә күңелсезләнеп кенә килүен күргәч иптәшләре дә сәбәбен беләселәре килеп
сораштыра башладылар .Алар
моның шулай икәнен белә бит
инде барысы да ,тик нишли алалар соң .Ярар ,бакчага да
җәй көне караучы кирәк ,ике
кулга бер эш булыр шунда матавыкланырмын ,ә менә озын кышларны ничек итеп үткәрәсе булыр диеп көрсенеп
куйды ул аннары .Ярар ,сезнең
янга килгәләп йөрермен вакыт
үткәрергә ,кумассыз әле дип тә көлеп куйды азактан .
Сания дә ничек итсә итте ,
тәки алды бит Юбилейга кадәр машинаны .Алар базадан Булат улы белән икесе барып
ап - ак төстәге ЖИГУЛИ машинасын алып кайттылар.
Подьезд алдына кайтып туктагач ,күрше - күләннәр дә сөенүләрен яшермәделәр .
Озын гомерле машина булсын
үзегезгә күп еллар хезмәт күрсәтеп йөреп яшәргә язсын диделәр бер тавыштан .
Хәлимгә дә бик ошады машинасы ,ул ачкычларны Булаттан алып ,Саниясен утыртып бер кат урам әйләнеп кайттылар .Хәвеф - хәтәрсез генә йөрергә язсын диеп тели -
тели йөрде ул ире янәшәсендә
утырып урам әйләнгәндә .
Ходай Тәгалә тигез гомерләр
бирсә иде ,бала хәсрәтләрен күрергә язмасын инде диде соңыннан .Алар әйләнеп кайткан вакытта инде эштән
Сәлимә дә кайтып җиткән икән
алар өй янында Булат белән эскәмиядә утырып көтеп торалар иде .
ЖИГУЛИНЫ учетка бастырыр
өчен ГАИ га барганда МОСКВИЧ ны да ,берочтан
Булат исеменә күчерергә уйлаштылар һәм шулай эшләделәр дә .Яшьләргә дә хәзер үз машиналары булуы
бик рәхәт иде .Шәһәр эчендә күберәк җәяү йөрергә тырышалар алар .Бәби көтүче
Сәлимәгә дә физзарядка кирәк
диеп ,кичләрен дә ,ятар алдыннан йөреп керәләр .Бу йоклар өчен дә кирәк ,балага да анага да .Шуңа күрә үзләре икесе дә табиблар ,барлык таләпләрне дә үтәргә тырышып яшиләр иде алар .
Менә Хәлимнең Юбилей кичәсе дә үтте дә китте .Кеше
алай күп түгел .Якыннар гына һәм үзен якын иткән эштәге хезмәттәшләре чакырылган
иде .Бәйрәм күңелле генә үтте дә китте .Хәзер Хәлим өйдә ,
Саниянең эштән кайтып җитүен көтеп ,өйдәге эшләр белән әвәрә килеп үткәрә көннәрен .Аларда гомерләре буена да эш бүленеше булмады гаиләдә .Алар барлык
йорт эшләрен дә бергәләп эшлиләр иде ,ә хәзер Хәлим өйдә ,Сания эштә бугач ,ул кайтканчы диеп Хәлим барлык эшләрне дә үзе эшләргә тырыша .Көне дә тизерәк уза эш белән .
Яшьләрнең дә үз тормышы ,
үз мәшәкатьләре .Алар үзләренә фатир сорап гариза язганнар иде менә яңа төзелеп бетәсе йорттан аларга ике бүлмәле фатир бирергә карар чыгардылар .Инде күп калмады көтәргә алла боерса ,сабыебызны яңа фатирга алып кайтырга насыйп булсын диде Сания инде шактый ук түгәрәкләнеп килүче килененә карап .Шулай гына булырга язсын әнкәй диде Сәлимә дә кайнанасы сүзенә кушылып елмаеп .
Алар быел мәшәкатьле ел булуына да карамастан ,ял итәргә Кара диңгез буена барырга җыеналар иде .Хәлим ялда ,Сәлимә дикрет ялын алгач ,Сания белән Булат та
чираттагы ялларын алып ,Сочи
шәһәрендә ял итү өчен юллама алдылар һәм ялга
китеп тә бардылар.
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев