Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Кара диңгезнең суы да шифалы диләр бит инде аның .Сәлимә дә үзен яхшы хис итте ял вакытында .Ничек рәхәт икән бит ул ,сөйгәнең яныңда ,туачак сабыең карыныңда ,һәрдаим үзеңне кайгыртып торучы кайнанаң белән кайнатаң янында ял итү.
Сәлимә ,үзеннән - үзе иркә песигә әйләнә баруын тойды .
Ярар ,әлегә мин дә ,туачак сабыебыз да беренче урында бит ,сакланганны ходай саклармын дигән бит диеп уйлап йөрде ул эчтән генә .
Сәлимәнең уйларын укыган кебек Сания дә гел шул бер сүз сакланып йөрергә куша иде .
Суда озак торма ,тозлы судан аякларың шешенеп китмәсен ,
кояшта озак торма ,башыңа кызу сукмасын ,кояш астында озаклап ятма ,сабыебызга ярамаска мөмкин дигән сүзне
киңәшне кабатлап кына торды.
Алар экскурсиягә дә ике генә җиргә бардылар .Берсе шәһәр
карарга булса ,берсе ,,ПЕЩЕРА"
га .Ул пещера дигән җиргә автобус белән барганнан соң ,җир астына кечкенә вагончиклар белән алтышар гына кеше утырып тау куышына кереп китәсең .
Аннан тимер аркан - троссларга тарттырган такта басмалар буйлап ,барасың .
Җиде тау куышын шулай эңгер
меңгер тычкан утлары кебек кенә утларга карап йөрисең .
Бер яктан ,селкенеп торган тросс арканга тотына тотына бару куркыта да ...Алла сакласын ,аста бит тирән упкын .Ара - тирә мәче башлы ярканатлар очып киткәли .
Төрле яктан асылынып торган таш сөңгеләр ,сихри әкияти дөньяны хәтерләтәләр .Менә
кайда икән ул куркыныч та ,салкынча дымлы тау алачыгы диештеләр ялга килгән кешеләр .Инде бөтен җиде залны да сират күперен үткәндәй чыгып бетергәч ,
бу тау куышыннан чыгар ишек
кайда икән диеп як - ягыңа карана башлыйсың һәм кабаттан могҗизага очырыйсың .Бу тау куышына
утыртып алып килгән вагончик та юк ,тик синең каршыңда кырыйга гына шуышып ачыла торган стена - ташы гына пәйдә була .Ул бераз гына шуышып ачылып китә дә ,кешеләр чыгып бетү белән кабат үз урынына кайтып ябыла һәм тоташ стенадан бер
дә аерылып тормый иде .
Менә бу могҗиза ичмасам.
Бу экскурсиядән тәмам алҗып кайттылар алар .Шунда алар,
Пещера истәлеге булыр диеп ,магнит алкалары да сатып алдылар .Бер коробкада өч алка .Нишләп икәү генә түгел диярсез инде сез дә .
Чөнки колак кикрикләрендә өч иң мөһим нерв күзәнәкләре урнашкан .Аларның төрле авырулар вакытында төрлесе
төрлечә авыртканын терапевт
Һәм хирург булган табиблар бик яхшы беләләр шул инде .
Менә шуңа күрә ике гаиләнең
дә кул астында торсын диеп ике тартма алдылар алар бу магнит алкаларын .
Ял итүе ничек кенә рәхәт булса да ,бер тәмамлана бит инде ул .Санияләрнең дә кайтыр вакытлары җитте .
Булатның гына бер дә кайтып
китәсе килмәде .Аның балачак
һәм медицина уку йортындагы
хыяллары кабат баш калкытты монда килгәч .Аның шушында Сочи каласында ,Кара диңгез буендагы берәр шифаханәгә урнашып каласы ,шунда яшисе
һәм эшлисе килү теләге шулкадәр дә көчле иде ки ,ул әти - әнисеннән рөхсәт сорап, Сәлимә белән берәр шифаханәгә барып сорашып карарга булды .Әти - әнисе ни әйтә ала соң инде бердәнбер
күз карасыдай якын булган улларына каршы .Ашар ашы
монда булса берни дә эшли алмыйсың .Ходай Тәгалә ни язгандыр ,ярар алайса син үзең теләгәнчә эшләп кара .
Ә менә Сәлимә ни әйтер икән
бит әле .Көннәре көн дә кими бара ,беренче балагызны кулга
аласыз Алла боерса .Үзегезгә генә бик тә кыенга туры килер
бит ,шуны уйладыңмы соң балам диде Сания Булат белән
Сәлимәгә карап ,ә Хәлим бер якка да катышмыйча тыныч кына тыңлап утыруында булды.
Булат белән Сәлимә урамга чыккач та кая ,кайсы шифаханәгә табиблар кирәк икән диеп уйлап ,янәшәдәге
ЖЕМЧУЖИНА шифаханәсенә киттеләр .Алар кергәндә рессепшенда бер ир - егет йокымсырап кына китап тотып утыра иде ,бәлкем күз йөртеп кенә шулай укып утыруы булгандыр ,ул Булат дәшкәч куркынып киткәндәй чәчрәнеп китте һәм торып басып ,ни кирәген сорады .
Русча белүе шул хәтле генә идеме ,әллә чынлап та йокымсырап утыруы булганмы шунда ,төпле генә җавап бирә алмый торганнан соң гына кемгәдер телефоннан шалтыратып монда килүен үтерде .Озак көтәргә туры килмәде ,грузинга ошаган каратут йөзле бер ир алар янына чыгып ,исәнләшеп ни йомыш белән килүләрен сорады .Аннан үзе артыннан барырга кушып кереп китте .Булат белән Сәлимә дә
аннан калышмаска тырышып тиз - тиз аның артыннан атладылар .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев