Минем дә мәхәббәтебез тарихын сөйлисем килә. Сөйләрлек әллә нәрсәсе юк кебек инде аның чынлыкта. Үземә шулай тоела. Әмма кайчак башкаларга сөйләргә туры килсә, шактый кызык дип табалар.
Шуңа күрә әллә кайчан кулым кычытып тора иде инде, ниһаять, менә тәвәккәлләдем әле.
Без аның белән 8 нче класстан соң очраша башладык.
Хәзер уйлыйм, бер карасаң, без бит әле бала-чагалар булганбыз: ул да, мин дә. Әмма ул миннән күпкә олырак шикелле иде. Аның янында мин үземне ниндидер яклаучым бар кебек тоя идем. Бөтен сорауларга да җавабы бар кебек иде аның. Безнең классташ малайлар белмәгән әллә ниләр белә! Аңа күбрәк бабай белән үсәргә туры килгән, шуңа шундый булдымы икән соң, белмим.
8 нче класс ахырында класс белән табигатькә чыктык шулай. Палаткалар алып, елга буенда таң каршылап кайттык. Үзебез генә түгел инде, класс җитәкчебез белән. Аның мәктәптә беренче ел эшләве иде, кая гына йөртмәде ул безне. Бу походны да укытучыбыз оештырды. Ә походтагы бөтен эшне Рамил оештырды. Без кызлар белән аңа шаккаттык. Күпләр шул походтан аңа гашыйк булып кайтты.
Ә ул менә мине сайлады.
Ул планнарны 10 ел алга төзеп куйган иде бугай. Мин, әлбәттә, аның планнарында булмаганмын инде. Кинәт килеп чыктым менә аннары.
Рамил безнең очрашуны беркайчан, беркемнән яшермәде. Баштан ук укытучылар да моңа шулай тиеш кебек карадылар. Мин мәктәпкә килмәгән көннәрдә, беренче чиратта, аңардан сорыйлар иде. Ул берәр сәбәп белән килмәсә, Рамил нигә юк бүген, дигән сорауга мин җавап бирергә тиеш идем. Икебез бер өйдә торабызмени?!😂😂😂
Минем әти белән дә шунда ук уртак тел табып, дуслашып куйды ул. Без гаиләдә ике кыз, ир-ат эше чыкса, әти Рамилне чакыра иде. Эшне шулкадәр белеп эшли дип мактый иде аннары. Бергә эшләгәч, өйгә чәй эчәргә дә керә башладылар. Әни аңа шул вакытта ук улым дип дәшә иде.
Рамил гел миңа: «Мәктәпне бетерүгә өйләнешәбез, укырга аннары бергә китәбез», - дия иде. Мин бу сүзләргә, дөресен әйтәм, бик зур игътибар да бирмәдем. Беренчедән, мәктәпне тәмамларга әле шундый ерак кебек иде, икенчедән, мин риза булсам да, әтиләр мине әле аңа бирмәсләр дип уйладым.
Өч ел сизелми дә үтеп китте.
Чыгарылыш кичәсе дә җитте. Директор барыбызга да аттестатларны тапшыргач, сәхнәгә Рамил чыкты һәм... миңа тәкъдим ясады.
Күз алдына китерәсезме?!
Бөтен мәктәп дуу купты. Кул чабалар, сызгыралар. Мин нишләргә дә белмим...
Соңыннан директор: «Безнең мәктәп тарихында мондый хәл булганы юк иде әле», - диде. Башка мәктәпләр тарихында да булганы юктыр инде аның.
Төрле сүзләр булды инде, мине бала көтә, шуңа өйләнешәләр икән, дип тә сөйләделәр. Андый гөнаһыбыз юк иде, шөкер.
Әти белән әни ни әйтер дисәм, Рамил инде әллә кайчан алар белән сөйләшеп куйган, аларны күндергән булып чыкты. Шулай әйбәт булачагына ышандырган. Укырга бергә китәбез, икебезгә бергә җиңелрәк булачак дигән.
Чынлап та җиңелрәк булды.
Укып бетермичә бәби алып кайтмыйбыз, дигән идек, менә анысын гына үтәп бетереп булмады. 5 нче курста укыганда кызыбыз туды. Аборт турында Рамил ишетергә дә теләмәде.
Ул баштан ук үзен гаилә башлыгы кебек тотты. Әти-әниләрдән бик ярдәм алмаска тырышты. Мине эшләтмәсә дә, үзе эшләде.
Аннан улыбызны алып кайттык. Шулай итеп, кызыбыз да, улыбыз да бар хәзер. Матур гына яшәп ятабыз. Төрле чаклар була инде, билгеле, бөтен кешенеке кебек. Әмма Рамил араларны бик тиз җайлый белә ул.
Әгәр укып бетерүгә өйләнешмәсәк, бәлки хәзер бәлки бергә дә булмас идек. Студент чакта аңа да, миңа да кемнәр генә очрамас иде юлыбызга. Күзебез башкага төшүе дә бар иде.
Әти-әнигә рәхмәт, шул чакта акыллы карар кабул иткәннәр, кызыбыз әле бала-чага гына димәгәннәр. Рамилнең бабасы белән әбисе дә бик тырышканнар. Алар инде үзебез исән чагында башлы-күзле булуыңны күреп калыйк дип ашыктырганнар. Безнең балаларны да күрделәр әле. Хәзер икесе дә мәрхүмнәр инде.
Менә шундый тарих сезгә.
Ә мәктәптә безнең тарихны һаман хәтерлиләр, очрашуларга барган саен искә төшерәләр, сез һаман бергә дип безнең өчен сөенәләр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1