Предыдущая публикация
Килми
Син бит минем татлы сагышым,
Мәхәббәткә - тиңсез мәхәббәткә
Юл күрсәткән якты маягым.
Онытсаң да... Юк... Юк... Үпкәләмим
Йөрәгеңә әмер бирәлмим,
Күңелеңнең иң - иң түрләреннән
Үзем өчен урын сорамыйм.
Яратаммы һаман... Мин үзем дә белмим
Бу хис яратудан көчлерәк,
Ул бары тик хыял өчен генә
Хыялымда Син миңа терәк.
Сагынасыңмы дип... Юк... Мин сорамам синнән
Үзем генә белгән Серем Син,
Күңелемне сихри моңга күмгән
Өзелеп - өзелеп сагыныр Кешем Син...(Рүзилә Гатауллина)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4