Гайникамал әбинең күршесе (кул аша) Нурмехәмәт абзый һәм Тәлигә апа Давляевлар. Нурмехәмәт абзый һәм Тәлигә апа Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр – ветераннар. Бу гаиләгә җиткәч кенә башыма уй килде – сугышта катнашкан кешеләрне дә искә алу турында. Моңа кадәр язылмаган кешеләрдән (балаларыннан) гафу үтенәм. Тәлигә апа куян чуктагы фермада эшләгән. Пекарняда бабае Нурмехәмәт белән 15 ел эшлиләр (1960-1975 еллар). Ипиләре бик тәмле була иде. Пекарня алга таба да эшләгән булыр иде дә, Петропавловск авылында пекарня ачканнар. Шуңа күрә, безнең авыл пекарнясын ябарга туры килгән (Фаттах сөйләде), “баш кешеләр” белән бәхәс итеп булмый бит. Балалары: Рафаэль, Люция, Фаттах, Ләйлә. Рафаэль абый Пермьдә яшәде, олыгая килә авылга кайтты хатыны белән.
1978 елда Фаттах белән Райфә яшь специалист булып эшләргә Р-Сарс мәктәбенә кайталар. Райфә математика дәресен, Фаттах физика дәресен алып баралар. Мәктәптә ике уку (1978-1979, 1979-1980) елы эшлиләр. 1980 елда Р-Сарс мәктәбен тәмамлаган укучылар арасыннан 28 бала Пермь, Свердловск калаларының югары уку йортларына керә. Бу мәктәпнең тарихында беренче вакыйга, укытучылар коллективы өчен сөенечле ел була.
Фаттах белән Райфә күп еллар Седяш мәктәбендә укыттылар. Фаттах директор булып 10 ел эшләде, физика дәресен дә алып барды; 1990-1992 елларда колхоз председателе дә булды. Бу гаиләдә ике малай туып үсте – Ринат, Фәрид. Пенсиягә чыгар алдыннан Пермьдә яшәп кайттылар оныкларны садикка, мәктәпкә йөртергә ярдәм итеп. Уллары икесе дә югары белем алдылар, өйләнделәр – балалары бар Ринатның -2 бала, Фәриднең -3 бала). Ринат Пермьдә яши, ә Фәрид – авылда.
Люция бик еракка чыгып киткән иде. Пенсия яшенә җиткәч авылга кайтып яши башлады улы белән. Ләйлә Екатеринбургта яшәде.
Нурмехәмәт абзыйның күршесе Миргәлим абый һәм аның әнисе Зөбәйдә әби. Алар белән Вәкифә әби дә яшәгән. Миргалим абый Муллаҗан бабайның Фәризә исемле кызына өйләнеп Бартымда яшәделәр.
Зөбәйдә әбинең күршесе Хәлифулла бабай, әбие Дәсбигә. Балалары: Әхнәф, Әдибә, Вәис, Сәвил, Гөлбәдия, Фирүзә, Гүзәлия. Әхнәф абый Әхияртдин бабайның кызы Әҗмөния апа белән авылда яшәделәр. Әдибә Сәеткали бабайның улы Таузик абыйга тормышка чыкты. Вәис читтә. Сәвил Шаматов Мәхәмәтнур абыйның кызы Флүзәгә өйләнгән иде. Гөлбәдия Шамкаев Фәрик абыйның улына чыгып башта авылда яшәделәр, соңга таба читкә чыгып киттеләр. Авылга кайтып торалар. Гүзәлия Азимов Заһит бабайның улы Әүхәткә чыгып читтә яшиләр. Фәүзия Зиннатов Тәлгәт абыйның улы Булатка кияүгә чыккан иде, аерылыштылар. Малайлары Эмиль үсте. Хәзер Фәүзия гаиләсе белән Октябрьскийда яши (Северда яшәгәннәр). Хәлифулла бабай киез итек басарга бик оста булды. Безнең гаилә дә күп чакта киез итек бастырып алу өчен аңа мөрәҗәгать итә иде. Бер күз белән генә яшәде. Малае Сәвил дә бер күзгә сукыр булды.
Хәлифулла бабайның күршесе Хәрис абый һәм Мәсхүдә апа. Хәрис абый Оркыя әбинең улы - беренче иреннән. Балалары: Рафит (Рөстәм), Альберт, Разил. Хәрис абый тракторист булып эшләде. Бик йомышчыл абый, кешегә ярдәм кулы сузарга әзер булды. Безнең гаиләгә дә ярдәм күрсәтүдән баш тартмады. 1971 елның 10 апрелендә (олы улы язган икән) тракторында утырып үлде, бик кызганыч .
Хәрис абыйның күршесе Давляев Мансур абый һәм Шура апа. Шура апа рус, немец телләрен укытты (безне укытты). Мансур абый парторг булып эшләде дип истә калган. Колхозда озак еллар механик булып эшләгән. Яшь чакларында еш кына кинога йөриләр иде. Шунсы хәтердә калган - Мансур абый кинода утырганда да Шура апаның иңнәреннән кочаклап утыра иде. Бу гаиләгә татулык, бер-береңне хөрмәт итү, ярату кебек хисләр хас булгандыр. Аларның балалары: Людмила, Лилия, Елена. Балалары бик тырыш булдылар. Барысы да югары белем алдылар. Людмила 1970 елда Әлмәт музыка училищесын тәмамлаган. Кулга диплом алып кайтканнан соң, Октябрьский (Чад) поселогында аның тырышлыгы аркасында (тагын 2 кыз булган, 1 егет – баянист) балалар өчен музыка мәктәбе ачылган. 1972 елда үзебезнең авыл егете Маратка тормышка чыга (алар бер класста укыганнар иде). Людмила шул ук елны Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә (Казанский государственный институт культуры), ә 1975 елда Мәскәү дәүләт мәдәният институтына күчә. Бу уку йортын 1978 елда тәмамлый. Марат Пермь каласының хәрби авиация – техник училищесында укый (ВАТУ), алга таба - Мәскәүдә Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясендә. Марат башта Пермь каласында ВАТУда хезмәт итә, аннары Латвиянең Даугавпилс югары хәрби авиация инженер училищесында - барысы 14 ел. Людмила, ышанычлы тыл булып, һәрвакыт ире янында була. 1993 елда Маратны Ставрополь каласындагы училищега күчерәләр. Люда офицерлар клубында курсантлар һәм офицерлар белән 30 ел эшли, шулай ук параллельләп балаларның музыкаль коллективлары белән мәктәпләрдә, мәдәният йортында эш алып бара. Хәзерге вакытта бу гаилә Ставрополь каласында яши.
Лилия яшь специалист булып килеп пенсия яшен узып киткәнче Петропавловск мәктәбендә немец телен укытты, стажы 40 ел. Тормыш иптәше дә шулай ук мәктәптә эшләде. Гаиләдә малай һәм кыз туып үстеләр.
Ленаны Седяш мәктәбендә 8 классны тәмамлаганнан соң апасы Люда Латвиягә алып китә. Шунда бу кыз яхшы укып урта белем ала.1981 елда Екатеринбург каласындагы педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә. Бу уку йортын кызыл дипломга тәмамлый (молодец !) һәм шушы ук калада эшли башлый. 1984 елда Салахутдинов Нуртдингә тормышка чыга, ике кызлары туа. Хәзер кызлар Екатеринбург каласында яшиләр, ә Лена яңа иптәше белән Израильдә яшиләр.
Куян чугы калды. Бу чукта - болында Давляев Мәҗит абый һәм Салисә апа гаиләсе яшәде. Фермада эшләделәр. Балалары: Айсылу, Илдар, Айдәрия, калганнарын әйтә алмыйм. Салисә апа картайганчы яши алмады. Мәҗит абыйга инсульт булды. Шулай ук бик озак яши алмады. Мәҗит абый белән Салисә апа яшь чакларында кибеттә дә эшләделәр. Айсылу Пермь каласында яши. Ильдар хатыны Ильзира белән балаларга ярдәм итеп матур гына тормыш алып баралар.
Урам буйлап барганда сул яктан беренче йорт Гәптрәхип бабайның. Әбие Мөнәвәрә (беренче хатыны Кәримә исемле булган). Аларның балалары Наил һәм Наилә (игезәкләр). Әбие бу балаларга үги әни булды. Мөнәвәрә әби авыл халкына орлык алып кайтып сата иде, әз булса да ярдәм булгандыр инде. Мин дә бу әбигә орлыкка йөргәнем булды. Наил абый авылда яшәгәндә бригадир булып та эшләде безнең әти белән бергә. Наил абый Октябрьскийда яшәде. Ә Наилә апаның кайда яшәгәнен белмим. Наилә апа Фәрит абыйга кияүгә чыккан иде дип тә хәтердә калган. Гәптрәхип бабай, әбие үлгәннән соң, Вәкифә әби белән яшәде.
Гәптрәхип бабай белән Мөнәвәрә әбинең күршесе Рәкибә әби. Бабае Исламов Фаттах сугышта үлгән. Кызлары Сәгдәнә һәм Маһия. Сәгдәнә апа фермада сыерлар сауган, әние Рәкибә әби белән бергә бозаулар да караганнар. Сәгдәнә апа ветеринар техникумында укыган. Авыл халкының мал-туарына бик ярдәм күрсәтте, тәкәләр дә печте. Кулы җиңел дип, минем әни дә һәрвакыт аны чакыра иде. Сәгдәнә апа Гәлиәхмәт абыйга кияүгә чыгып Гөлмәрьям әбинең өйкәртәсенә йорт салганнар. Яңа йорт әзер булганчы, Рәкибә әбидә яшәп торганнар. Яңа йортта Гөлмәрьям әбине дә караганнар. Гәлиәхмәт абый исән, 2024 елның 24 февралендә 84 яшь тулды, колхозда тракторда эшләде. Хатыны Сәгдәнә белән 8 бала тудырып үстерделәр (Рафисә, Илгизә, Нәкибә, Рәхия, Зөлфәт, Илгиз, Закир, Алия).
Маһия апа Хәким абыйга кияүгә чыкты, медпунктта шәфкать туташы (медсестра) булып эшләде. Соңга таба читкә чыгып киттеләр. Олы кызлары Илсөяр Шәрәфетдин абыйның улы Филатка тормышка чыгып авылда яши башладылар. 1992 елда Маһия апа кызы Эльвира белән шулай ук яшәргә авылга кайттылар.
Алга таба аларның күршесе Әҗмәт бабайның улы Мәснәви абый (авылда мондый исемле кешеләр өчәү булганлыктан аны “кара Мәснәви” дип йөрттеләр) хатыны Мөсәлия белән. 2 бала – малай да кыз үстерделәр. Мәснәви абый тракторда эшләде дип хәтердә калган.
Басу капка яктан караганда (югары яктан) беренче йорт Камалия әбинең. Балалары: Идая, Гәфия, Мәснәви. Идая апа һәм Мәснәви абый авылда яшәделәр, ә Гәфия апа В-Шуртан авылында яши. Камалия әбинең урынында хәзер Хасбатов Җәлил яши (әбинең оныгы). Бу әбинең күршесе Гөлмәрьям әби.
Камалия әбинең күршесе Гәлиәхмәт Һәм Сәгдәнә гаиләсе (Гөлмәрьям әбинең урыны), алар турында язылды.
Гәлиәхмәт абыйның күршесе Тәлгәт абый һәм Гиффәт апа Зинатовлар гаиләсе. Алар йорт салып чыкканнар, бу йортның күп эшен Мухлисов Хәрис абый башкарган (Әҗмирә сөйләде). Гиффәт апа башлангыч классны укытты, Тәлгәт абый – география дәресен (безне укытты). Балалары: Суфия, Фәридә, Рәйхан, Булат. Бу тирәдә ялгышуым да бар.
Алга таба йорт Миңсәрә әбинең. Ул кызы Мөнибә белән яшәделәр. Мөнибә апа Әҗмегаян абыйга кияүгә чыкты, фермада савымчы булып эшләде.
Урамның югары ягында Миңнияр бабай әбие Гәтифә белән яшәделәр. Аларның уллары Талип һәм Нафиз, кызлары - Әнисә. Нафиз абый - совет армиясе офицеры иде. Хатыны Гәйшә исемле. Саифә апа белән дә яшәгән – уллары Яүдәт үсте. Мин белгәндә шул Гәйшә белән отпускага кайталар иде, безнең әти-әниләр белән бик аралаштылар. Соңга таба яшәргә авылга үзе генә кайтты. Мишшән авылыннан Наҗия исемле хатын алды. Ничәдер бала тудырдылар, хатыны да, үзе дә фермада эшләделәр. Читкә чыгып киттеләр.
Миңнияр бабай берсе кулын, мөгаен, сугышта югалтып кайткандыр. Озак еллар колхозда кладовщик булып эшләгән (Хәбибә апа әйтте), ферма мөдире дә, сатучы да булган. (Мөнирә җиңги сөйләде).
Минем әти-әнине картатай йортыннан куып чыгарган. Куып чыгарган көнне әти эшкә киткән (тракторда эшләгән). Әни култыгына бер каравай икмәк кыстырып урамга чыгуга магазиннан Миңнияр бабай чыгып каршы булган. Шунда әни хәлен сөйләп биргән. Бу бабай әйткән “Әйдә, кызым, үзебезгә яшәргә, без өйдә икәү генә, үзебезгә кызыбыз булырсың”, дип. Кичкә әти белән хәбәрләшеп ул да килеп җиткән. Аларда күпмедер яшәгәч, түбән чукта Төхфә йортын алып күчеп чыкканнар. 1952 елның көзендә, бу йортка чыккач, мин дөньяга килгәнмен. Миңнияр бабай белән Гәтифә әбигә зур рәхмәт инде, аларга савап булсын.
Куян чугында Әдия әбинең дә йорты булган, кызы Хәвәрия белән яшәгәннәр. Мин бу йортны хәтерләмим.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3