Аралыктан соң Нафиз абый белән Гафирә апа Гильфановларның йорты. Балалары: Ильфат, Гүзәлия, Рөстәм. Рөстәм авылда, калганнары читтә. Гафирә апа авылга яшь специалист булып килгәннән башлап пенсия яшенә җиткәнче фельдшер булып эшләде (пенсия яше узгач та, мөгаен, эшләгәндер). Гафирә апаның беренче башлап эшкә килгәнен хәзер дә хәтерлим. Зират кырындагы юлдан төшеп каршы очрады. Ә мин йомыш-юлдан кайтып килгәнмендер инде. Әти-әни бик йөрттеләр бит йомышка. Гафирә апа фельдшерский пунктның кайда икәнен сорады. Нафиз абый колхозда эшләде. Электростанциядә дә эшләгәнен ишеттем. Бал корты карадылар. Әниләре Бибекәй әби дә алар белән яшәде. Гафирә апа бәйләнергә дә бик оста булды – мамык шәлләр, кофталар (кәҗә мамыгыннан). Ул бәйләгән шәлне мин дә ябындым.
Муса абыйның йорты кырындагы аралыктан соң Валиахметов Имам абзыйның йорты килә. Хатыны Нәҗибә. Балалары: Фәнис, Миңзәлә, Данис. Барысы да читтә яшиләр. Имам бабай дөнья куйганнан соң, Нәҗибә әби күпмедер вакыт үзе генә яшәде. Соңга таба балалары үз гаиләләренә алдылар.
Бу аралыкта складларга таба менгәндә сул якта Мәлихә апаның (Рәфхәт бабайның кызы) йорты бар иде.
Имам абзыйның күршесе Гәли бабайның гаиләсе. Әбие Җәмәлия. Балалары: Шәмсетдин, Вәсимә, Хазихан. Беренче хатыныннан туган балалар: Хәлил, Гарифулла Галиевлар.
Аларның күршесе Хәҗиәхмәт абый (Хәҗи) һәм Зәйтүнә апа, Зәйтүнә апаның әние. Балалары: Хәния, Хәҗип, Хәбирә. Хәния авылда яши Зөфәр белән. Зөфәр Ратифә әбинең сеңелесенең улы. Хәҗип Мәндекәй авылыннан Ибраевларның сеңелесенә өйләнгән иде. Совхозда (Снежное авылында) озак еллар яшәделәр. 2 кыз тудырып үстерделәр. Хәҗип милициядә эшләп пенсиягә чыкты. Хәбирә Каспиев Нәсимгә кияүгә чыккан иде. Балалары: Рафаэль һәм Гөлшат. Хәбирә медсестра булып нервное отделениедә эшләде.
Күрше йортта Хәҗи абыйның әние Маһи һәм сеңелесе Рәсимә яшәделәр.
Маһи әбинең күршесе Гәшия әби. Балалары: Сәләхетдин бабай, Сәкинә җиңги, Габдулла абый. Мин белгәндә Сәләхетдин бабай һәм Сәкинә җиңги үз гаиләләре белән яшиләр иде. Ә Габдулла абый Арти районыннан (Бакый авылыннан) килгән укытучы Рәйсә апа белән әнисенең йортында яшәделәр. Аларның уллары Рафис исемле. Габдулла абый авылда киномеханик булып эшләде. Рәйсә апа мәктәптә башлангыч классларны укытты, кичләрен клубта Габдулла абыйга да булышты (билет сатты). Соңга таба Рәйсә апаның туган ягына китеп бардылар.
Гәшия әбинең күршесе Шәрхи бабай, Асма әби. Балалары: Вәхит, Миңзирә, Вәҗит. Вәхит, Миңзирә Октябрьскийда яшәделәр. Вәҗит башта Октябрьскийда яшәде Олы Сарс Гөләйфә белән. Соңыннан аерылышып Янаулга (Башкирия) күчте. Шәрхи бабай агач эшенә бик оста булды. Авылда кем яңа йорт сала, ул шунда эштә булды: тәрәзә борыс утыртыргамы, фронтон тегәргәме.
Шәрхи бабайның күршесе Саҗидә әби. Ул кызы Мәзбүрә апа белән яшәде. Кызы Калтай егетенә кияүгә чыгып күпмедер вакыт авылда яшәделәр. Аннан соң Октябрьскийга күчтеләр. Мәзбүрә апа озак еллар кинотеатрда кассир булып эшләде. Бу гаиләдә Хәтил абый да яшәде. Ул Таиф бабайның энесе. Әтисе Хәсбәт, әнисе Хәмидә. Хәмидә Саҗидә әбинең апасы булган.
Урамның эчкәре ягыннан барганда Гильфанов Нафиз абыйның күршесе Майбәдәр әби, әние Зәбидә әби, кызы Кәмәрия апа белән яшәде. Кәмәрия апаның тавык фермасында эшләгәнен хәтерлим. Бала-чага белән бу фермага кергәнне дә беләм. Кызганычка каршы, Кәмәрия апа озак яши алмады. Майбәдәр әби Калтай авылына тормышка чыккан иде, Кәмәрия апаның кызын Нурзиләне ул карап үстерде. Зәбидә әбинең кызы Сария – 1942 елгы (Шәрәфетдин абыйның хатыны), улы Гәлимҗан – 1936 елгы.
Аларның күршесе Ярулла бабай, Мөхәттәрә әби. Балалары: Салисә, Хәлисә, Мәлисә, Салидә. Мәлисә апа башта авылда яшәде Зиннатов Рафаэль абый белән, соңга таба читкә чыгып китте. Салидә апа Мәснәви абыйга тормыш чыккан иде. Кызлары Гөлчәчәк туып үсте. Хәлисә апа Бартымда яшәде (улы Рафис), ә алга таба белмим. Салисә апа авылда Мәҗит абый белән яшәделәр. Ярулла бабайның беренче хатыныннан туган балалары да булды: Хәлфә, Риза, Талибә (Самар авылында яшәде), Гөлсем (Енапай авылында), тагын 1 малае булган.
Ярулла бабайның күршесе Миңнур әби. Баласы булмады.
Алга таба Мусавир абый белән Маулиза апаның йорты. Маулиза апа башта колхозда эшләде. Аннары эшкә мәктәпкә күчте – Нәзирә апа белән бергә эшләделәр. Интернатта эшләгән, шушы эштән пенсиягә чыккан. Мусавир абый колхозда инженер – снабженец булган. Машиналарны, тракторларны запас частьләр белән тәэмин иткән. Шулай булгач, район сельхозтехникасы белән элемтәдә булган инде. Балалары: Нәһирә, Ильхания, Вилния, Лимүзә, Динә, Данил. Нәһирә Октябрьскийда яши, медсестра булып больницада эшләде. Ильхания һәм Динә Яңа авылда (Усть-Саварово) яшиләр, Вилния Түбән Сарста, Лимүзә Әдел авылында, Данил Яңа авылда Динә апасында яши.
Элек кешенең покосы булмады. Печән әзерләү ягыннан халык бик интекте. Соңга таба чабу җирләрне халыкка бүлеп бирделәр (покос). Шулай булса да, башта колхозга печән әзерләми торып, кешегә печән чабарга рөхсәт булмады. Августның 15-20 ләре тирәсендә генә кеше үз малына печән әзерли башлый иде. Менә шул вакытта инде Мусавир абыйның артыннан чират алып, кешеләр печән чаптырып калырга тырышып йөрделәр. Бәлки, башка трактористлар да чапкандыр, мин Мусавир абыйны гына хәтерлим.
Асма әби үлгәннән соң Мусавир абыйлар аның йортына күчтеләр. Ә улы Мусавирның йортында әние Гәйни әби яшәде.
Шушы йортлардан соң уң якта куян чук башлана.
Мусавир абыйлар кырыннан төшеп туры юлдан кул чыгып сул якта Фатимә әби, улы Салих, кызы Мөслимә белән яшәделәр. Әтиләре Хәҗип исемле булган, сугышта үлгән. Салих абый Мирия апага өйләнде, ике кызлары туды Аида, Эльвина. Салих абый колхозда электрик булып эшләде. Бал корты карыйлар, бик күп умарта була торган иде, ауга йөрергә яратты. Мирия апаның Зөһрә исемле кызы да бар. Мөслимә апа кияүгә чыгып Октябрьскийда яшәделәр. Ире дә, үзе дә сату-алу базасында эшләделәр.
Мирия апаларның күршесе Васия әби, улы Дамир белән яшәделәр. Дамир абый читтән кызлар алып Октябрьскийда яшәде.
Аларның күршесе Хасбатов Таиф абзый һәм Мөнирә апа. Балалары: Наиф, Назим, Раиф, Расим, Нәсимә, Нәбирә, Эльмира, Мәгәфүрә. Наиф, Назим Октябрьскийда яшәделәр. Назим белән бер класста укыдык, яхшы укыды, тырыш бала булды. Раиф белән Расимнең кайда яшәгәннәрен әйтә алмыйм. Нәсимә белән Нәбирә Пермь каласында яшиләр. Эльмира, Мәгәфүрә - Северда. Соңгы елларны Таиф абзый хатыны Мөнирә апа белән Октябрьскийда яшәделәр. Таиф абзый базада грузчик булып эшләде, яшь чагында колхозда заправщик булган. Хәзер Таиф абзыйның урынында Галиевлар Гәкиф һәм Гөлчәчәк гаиләсе яши.
Таифнең күршесендә Нәгимә әби яшәде оныгы Рамис, кызы Луиза белән. Рамис Кәүсәрия исемле кызының улы. Гармунда уйнарга бик оста иде. Луиза соңга таба читкә чыгып китте. Нәгимә әби үлгәч, Рамис Уразметтан клубка эшкә килгән кызга өйләнде. Күпмедер вакыт авылда яшәгәннән соң, гаиләсе белән яшәргә Уразметка күчтеләр. Нәгимә әбинең Гөлфара һәм Мөсәлия исемле кызлары да бар иде.
Нәгимә әбинең урынында хәзер Газиннур һәм Флюра Хабибуллиннар гаиләсе яши. Нәгимә әби белән Шәрәфетдин абыйның йорты арасында кечкенә йортта Сорур әби яшәгән (мин бу әбине беләм).
Алга таба Шәрәфетдин абый һәм Сария апа Хуснияровларның йорты килә. Балалары: Филат, Рифат, Флюра. Филат Илсияргә өйләнгән иде, ике кызлары, бер уллары бар. Рифат Мортаза абзыйның кызы Сәвия белән яшәде. Шәрәфетдин абый һәм Сария апа бал корты үрчетү белән шөгыльләнделәр. Умарталары бик күп була торган иде. Сария апа күпмедер вакыт фермада эшләде. Тормыш иптәше Шәрәфетдин абый белән бергә тегермәндә эшләделәр. Флюра Хабибуллин Газиннурга кияүгә чыгып авылда яшиләр, күп балалы гаилә (4 бала). Флюра мәктәптә укыта (хәзер мәктәп ябылды, Петропавловск мәктәбендә эшли).
Шәрәфетдин абыйның күршесе Кәрәм бабай һәм әбие Оркыя. Кәрәм бабай киез итек басты. Киез итекләре матур булалар иде. Оркыя әби бер күзгә сукыр булды. Әбие үлгәч, Кәрәм бабай Рәкибә әби белән яшәде.
Кәрәм бабайның йорты белән Мансур абыйның йорты арасында (басуга чыга торган юлның сул ягында) Галихан бабай йорт салган иде, беренче хатыны Әхидә булган Күңгәктән (Мирия апа әйтте).
Саҗидә әбидән эчкәрегә таба юл аша мөгешлектә Гайникамал әби, аның кызлары Наҗия, Мөнирә, Нәхия апалар, улы Мәүләви гаиләсе белән яшәделәр. Наҗия апаның улы Ясәви бар иде. Мәүләви абый хатыны, кызы белән озак кына авылда яшәгәннән соң, Октябрьскийга күчтеләр. Хатыны күп еллар тавык фермасында эшләде, Мәүләви абый тракторист, шофёр булып эшләгән. Хәзерге вакытта Мәүләви абый (86 яшьләр тирәсе) Кунгур каласында кызында яши. Гайникамал әбинең кызлары фермада эшләделәр. Эшкә йөрергә ара ерак кына булды, кыш көннәрендә иртә торып фонарь тотып китәләр иде. Тора-бара Наҗия апа чыгып китте. Нәхия апа Тәфкил абыйга кияүгә чыкты, бер-бер артлы балалар тудырдылар.Тәфкил абый (әтие Галиев Хәлил, әние Әҗмехәят – Миңнеямал әбинең кызы, малаена яшь ярым булганда үлгән) ферма сыерларын көтте. Мөнирә апа Гата бабайның улы Әкрәм абыйга кияүгә чыгып кызы Айзилә үсте. Хәзерге вакытта Айзилә Равил (Ярулин Фидаил абыйның улы) белән Октябрьскийда матур гына тормыш алып баралар. Айзиләнең кызы Пермь каласында врач булып эшли.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10