Муллаяров Сәләхетдин бабай кырында аралык. Аралыктан соң Гәмилә әби, әнисе Гөлзинә әби, кызы Мәзидә (Валиахметов Имам бабайдан туган), улы Гилмехан (Галихан бабайдан туган) яшәделәр, олы кызы Хәлидә кияүдә иде (бик матур апа дип истә калган). Гәмилә әби правление йортында идән юды.
Шул ук өйкәртәдә үзләренең йортында Карамовлар Камил абый, Нәсихә апа, балалары Шамил, Ризида, Гөлүсә яшәделәр. Нәсихә апа озак еллар китапханәдә эшләде. Еш кына иптәшләр белән китапханәгә бара идек, укырга китаплар алабыз; әгәр география, история дәресләренә материаллар кирәк булса, Нәсихә апа эзләшергә ярдәм итә иде. Нәсихә апа китапханә эшеннән пенсиягә чыкты. Камил абый фермада эшләде. Шамил, Резеда үз тормышларын медицина белән бәйләделәр, ә Гөлүсә укытучыга укып чыкты. Шамил Гәлиәхмәт абыйның кызы Рафисәгә өйләнде (2 кыз үстерделәр), Ризида Хәлисә апаның улы Ярулин Рафискә тормышка чыкты (кыз да малай үстерделәр). Карамовлар һәм Ярулиннар Октябрьскийда яшиләр. Гөлүсә - Свердловск өлкәсендә.
Карамовларга каршы Гыймади (Гыймач) бабайның гаиләсе. Әбие Биби, гарип кызлары Мөршидә, уллары Мөсатдик. Мөсатдик абый укытты, биология, химия дәресләрен алып барды. Хатыны булмады. Гыймади бабай дин тотты. Мөсатдик абый җиләк-җимеш үстерергә оста иде. Мәктәп бакчасы да аның кул астында булды.
Гыймадиның күршесе Әҗмәт бабай, әбие Хәбибҗамал. Балалары: Хатмулла (авылда яшәде), Вәдигә (Дегтярск каласында), Рәгидә (Кашка авылында). Шул ук өйкәртәдә улы Хатмулла белән килене Хәвәрия яшәделәр (яңа йорт салып түбән чуктан бу чукка күчтеләр). Хатмулланың Сылу дигән хатыны да булды. Анда кызы үсте. Әҗмәт бабай, әбие үлгәч, Саескан авылдан Зөлфия исемле әбине алды. Зөлфия әби буын утыртырга оста булды. Хатмулла абый фермада кочегар булып эшләгән, хатыны Хәвәрия апа бозаулар караган. Аларның балалары: Әҗминурия, Вәнсит, Зилия, Фирүзә. Әҗминурия 1971 елдан 1976 елга кадәр Казанда яшәгән, тормышка чыккан. Алга таба Туркмениягә күчкәннәр. 1991 елда авариядә тормыш иптәше үлгән. Ә 1996 елда балалары (кызлары Рано, Роза, Гөлнара, уллары Алишер, Рөстәм) белән яшәргә авылга кайткан. Балалары барысы да үз гаиләләре белән яшиләр.
Зилия авылда яшәде. Вәнсит өйләнеп Октябрьскийга күчеп яшәде. Авылда яшәгәндә 3 малае туды, хатыны укытучы булды, Уразметтан килгән кыз. Фирүзә Свердловск өлкәсендә яши.
Әҗмәт бабайның күршесе Әхтәри бабай, кызы Ратифә әби, оныгы Гилван (Гилванның әтие Ульдан, Әхтәри бабайның улы, сугышта үлгән – Мирия апа сөйләде). Гилван абыйны Ратифә әби карап үстергән. Әхтәри бабайның әбиен хәтерләмим. Бу урында хәзер Зөфәр белән Хәния яшиләр. Зөфәрнең әние Ратифә әбинең сеңелесе була.
Аларның күршесе Гәйни әби, 2 улы –Мусавир, Мөҗип. Мин белгәндә Мусавир абый үз гаиләсе белән үрге чукта яши иде. Мөҗип абыйның хатыны Кәүсәрия апа. Гәйни әби башта Мөҗип улының гаиләсе белән бергә яшәде. Күпмедер гомер үткәч, Саескан авылына бабайга китеп барды. Бабае картаеп үлгәннән соң, тагын авылга кайтып олы улы Мусавир абыйның йортында яшәде. Мөҗип абыйның һәм Кәүсәрия апаның балалары: Нәҗип (1961 елгы), Рафидә (1966), Илзира (1968), Винер (1974). 1963 елда туган малайлары Әухәр авыру булды. Кәүсәрия апаның олы улы Рамис (1957 елгы) картәние белән яшәде. Винер авылда яши, Рафидә - Сарс поселогында, Нәҗип – Ревда каласында, Илзира – Свердловск өлкәсенең Уфа-Шигири авылында. Мөҗип абыйның йорты кырыннан юл складларга таба менә.
Карамовларның күршесе Рәфхәт бабай, Зөләйхә әби. Балалары: Мәлихә апа, Садисә апа, Саим абый (авылда яшәделәр), Сәлихә апа, Хәким абый, Фаим абый (читтә яшәделәр).
Аларның күршесе Әхияртдин бабай (үз арада Әхи бабай дип йөрттек), Фәйрүзә әби. Балалары: Рәйсә апа - тормыш иптәше Хәрис абый (Мөгетифә әбинең улы), Әҗмөния апа Әхнәф абый белән авылда яшәделәр (Хәлифулла бабайның улы). Бу урынга яңа йорт салып кече кызлары Әҗмирә Вәкиф белән яшиләр. Әҗмирә, мәктәпне тәмамлаганнан соң, сатучы һөнәрен ала. Апасы Әҗмөния белән кибеттә эшли башлый. Әҗмөния апаның кызы Гөлнүзә тугач, Әҗмирә кибеттә эшләүне Ахматнурова Рафисә белән дәвам итә. 1975 елда туган малаена 4 ай тулгач та, Әҗмирәне тагын эшкә чакырып алалар. Шушы вакытларда авылда 2 кибет эшләгән “Продукты” һәм “Промтовары”. Бу кибеттә үзе генә (Рафисә эшләүдән тукталып торган) 4 еллап эшләгән. Алга таба мәктәп буфетында 12 елдан артык буфетчица булып эшли. Әҗмирә фермада сменалы савымчы булып та эшләгән. Тормыш иптәше Вәкиф тракторда эшләде, тимерче дә булды.
Әхияртдин бабайның күршесе Кияметдин бабай (Сәхия кәртинең энесе) белән Зияфа әби. Балалары: Фәрит (сугышта үлгән), Фаизә (Күңгәктә яшәде, беренче ире Нурулладан улы Кәрим туган), Садия (башта авылда яшәде, соңга таба читкә чыгып китте), Мөдәрис (баласы булмады), хатыны бик матур апа иде. Озак яшәмәделәр, бу апа китеп барды. Мәрхүм булганнарның кызык сүзләре кала бит. Кияметдин бабай турында да язасым килә. Узган-барган, кыек салган ир-атлар безгә кереп я йоклыйлар, я сөйләшеп утыралар иде. Әтинең ул кадәр салып утырганын да хәтерләмим. Бер вакыт Кияметдин бабай бездә идәндә йоклый, караватка салсаң – ычкындыруы да бар. Йокы аралаш кабат-кабат әйтә: “Зияфа, үләбез. Үлдек-беттек, Зияфа”. Берәр кызык хәл булганда бу сүзләрне хәзер үзебез дә әйтәбез.
Бу чукка җиткәч, үзем белән булган хәлне дә язмыйча булмый. Кыш көне иде. Әнинең кибеттә эшләгән чагы. Миңа шул 5 яшьләр чамасы булгандыр. Үрге чукка таба юл тоттым, кая барганымны да хәзер хәтерләмим, бәлки, әни йомышка җибәргәндер. Өстемдә куян тиресеннән тегелгән тун, көрән төсле, озын йомшак йонлы (сатып алынган тун). Әшрәф абыйларга җитәрәк 4-5 эт мине уратып алды, бик өрделәр, мине “хайван” дип аңлаганнардыр. Кычкырганны да хәзер хәтерләмим. Бер апа (Тәскирә апамы, кемме) чыгып аралап алды. Тунны башкача кимәдем, мөгаен, теге этләр ерткандыр, ансы да хәтердә калмаган (“Мужики” киносындагы кебек була язганмын).
Әхи бабайга каршырак Әшрәф абый, Тәскирә апа Яппаровлар гаиләсе яшәде. Балалары: Мирия апа (Тәскирә апаның беренче иреннән, авылда Салих абый белән яши, мәктәптә күп еллар рус телен укытты), Җәүһәрия апа (авылга кайттылар), Алия, Кәдрия (читтәләр), Әнис, Булат. Булатның хатыны Зилия кызы белән яшәде. Тәскирә апа кибеттә дә эшләде. Әшрәф абый фермада оператор булып эшләде, яшь чагында тракторда да эшләгән. Янгын сүндерү буенча эшләгәне дә билгеле булды.
Әшрәф абыйның күршесе Зиятдин бабай, әбие Мөхтәрәмә. Балалары: Миңкамал (мин бу апаны белмим), Идрис, Асия, Гәмбәр, Фатих. Фатих белән 2 клсста укыганны хәтерлим, авылда яшәде. Калган балалары - читтә. Асия буйга бик кечкенә булды (үсми торган авыру булгандыр, мөгаен).
Бу йортта соңга таба Сәхип әби яшәде оныгы Альберт белән.
Кияметдиннең күршесе Васил бабай, Наҗия әби. Балалары: Тәслимә, Фәгил, Фәнүзә, Лилия, Рәфилә. Тәслимә апа Вәли абый белән яшәде, Лилия Галиев Тәлгәт белән. Фәнүзә, Рәфилә читтә яшиләр. Васил бабайның икенче хатыны Кашка авылыннан Кәримә әби булды. Бу йорт кырыннан аралык төшә.
Аралыктан соң Әҗмәт бабай яшәде кызлары Миңнафа һәм Сафия белән. Бабайның әбиен хәтерләмим, кызларының кияүләре булмады. Олыгайгач кына Сафия әби Шәрип бабай белән яшәде. Миңнафа әби озак еллар мәктәптә идән юучы булып эшләде. Шушы эштән пенсиягә чыкты, авыртына да башлады. Аның урынына Сафия әби эшкә керде. Ул да пенсиягә чыкканчы шул эштә йөрде. Элек Сафия әби фермада да эшләгән – сыерлар сауган.
Әҗмәт бабайның күршесе Әдия әби (ире Мөтыйк булган, Хәвәрия апаның әтисе), улы Рәис. Рәис абый Сабир бабайдан туган (Сабир бабайның Әҗминнур әби белән яшәгәнен хәтерлим).
Зиятдиннең күршесе Хусаинов Имам абзый, Таирә апа. Имам абзый тракторда эшләде. Балалары: Рәйсә, Фәрит (бу балалар беренче ире Мансурдан), Марис, Мөгиз, Әнфисә, Юныс, Нариман, Динам. Марис авылда яши Талибә белән – кыз, малай үстерделәр. Мөгиз армиядә калып прапорщик булып хезмәт итте. Әнфисәнең кайда яшәгәнен белмим. Юныс Снежное авылында яшәде. Нариман – авылда. Динам – Пермь каласында.
Имам абзыйның күршесе Хусаинов Гәптел бабай, әбие Нәфигә. Балалары булмады. Имамның абые. Гәптел бабай йон төткечтә, он тегермәнендә эшләде.
Алга таба Әдия әбинең күршесе Хусаинов Мортаза абый һәм Зөләйха апа. Балалары: Алфис, Фиданис, Рафисә, Фәймә, Радик, Сәвия, Фидаис. Ильнур исемле уллары авыру булган. Алар белән бергә әниләре дә яшәде - Мәймүнә әби. Зөләйха апа фермада эшләде, балалары бу эштә бик ярдәм иттеләр, Мортаза абый җәен комбайнда, кышын тракторда эшләде. Алфис Октябрьскийда яши, Фиданис, Радик, Фидаис авылда яшиләр, ә калганнары калага китеп урнаштылар.
Мортаза абыйның күршесе Гилмулла бабай, Заирә әби. Балалары булмады. Бу йортта соңыннан Саифә апа яшәде гаиләсе белән. Саифә апа Күңгәккә тормышка чыккан иде. Балаларын исемнәре белән әйтә алмыйм. Яшь чагында почтада да эшләгән (әни әйтте). Әни, Седяшкә килгәнче, шулай ук почтада эшләгән. Саифә апа белән бер-берсен белгәннәр. Бу вакытларда Петропавловск авылында яшәгән Телепов бабай кибеттә эшли икән. Мөгаен, бу бабай Әдел Шаниязны да, Седяш Гатаны да белгәндер. Шуңа күрә, аларның гаиләләренә ипи белән ярдәм итәргә тырышкандыр. Телепов бабай Саифә апа белән әнине алып калып, кешегә күрсәтмичә генә, почта сумкаларына ипи салып кайтара икән, әлбәттә, акчага инде. Бер вакыт Әдел авыл Гәкиф абый ишек артына качып карауларга уйлаган – Телепов бабай боларны ни эшләтә икән дип. Телепов бабай тегене күреп тә калган, җилкәсеннән тотып алып ишекне ачып ыргыткан (Телепов бабайның ыргытуын күз алга китерәм дә көләм). Бу хәлне әни көлеп-көлеп сөйләгән иде.
Хусаинов Гәптелнең күршесе Ярулиннар Хәлфә бабай, Шәрхия әби. Хәлфә бабай тракторда, комбайнда эшләгән. Хатыны балалар тәрбияләгән. Сугыш елларында Шәрхия әби колхоз председателе булып эшләгән, тавык фермасында эшләгәне дә билгеле булды (кызы Фәния сөйләде). Балалары: Фидаил, Фирдус, Фиглия, Фәния, Илдус, Фәрхәнә. Бу балалар барысы да читтә яшәделәр. Исәннәрдән хәзер Фәния генә калды, В-Пышма каласында яши. Фәния белән без бер класста укыдык, бик тырыш бала булды, яхшы укыды, бер-беребез белән элемтәне өзмибез, аралашып торабыз.
Алга таба Шафиков Муса абзый һәм Нәфисә апа яшәделәр. Балалары: Гөлфәридә, Нәздәлиф, Нәзилә. Кече кызлары Нәзилә Октябрьскийда яши. Гөлфәридә, Нәздәлиф еракта яшиләр. Муса абзый колхоз эшләренә йөрде, җәй айларында Янбак яланында ферма малларын – таналар карады (Рамазан абзый белән бергә).
Бу йорт кырыннан складларга таба аралык бар иде.
Гилмулла бабайның йортыннан соң аралык елгага таба төшә.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 17