Мидхәт абыйнын күршесе Миңсорур әби, бабае Әхәт булган. Мин белгәндә бабае юк иде. Балалары Хәләф, Рәшит, Мәсхүдә, Сания, Гөлчирә, Нәгим. Сания исемлесе яшьтән үлгән, авыру булган. Хәләф, Гөлчирә, Нәгим авылда яшәделәр, Мәсхүдә -Түбән авылда, Рәшит - Н-Тагил каласында . Нәгим абый Әдел авылдан Хәнүзә апаны алып ике малайлары туып үсте – Наис, Нарис. Малайлар әле укырга кермәгәннәр иде Нәгим абый үлгәндә.
Нәгимнең күршесе Рамазан белән Тәгзи (Тәгзимә). Рамазан абый озак кына вакыт колхозның умарталыгында эшләде. Янбак (Мартьяново авылын узып китеп) яланында Муса абый белән таналар карадылар. Яшүсмер чакларында Рамазан абый безнең әти белән тайлар көткәннәр. Бер вакыт болар тайга атланып чапмакчы булганнар. Бу хәл Сәмия апа (Хәлис бабайның кызы) үлгән тауның өске ягында булган. Агачка менгәннәр (тайлар күләгәдә торганнардыр инде), Рамазан абый тайның өстенә сикереп төшкән. Сикереп төшүе булган, тай куркуыннан чыгып та чапкан. Тау өстеннән башлап су чыккан урынга кадәр араны тай бик тиз вакытта урап килә ди (тай өстендә Рамазан абый, хе-хе-хе – көләм). Килеп җитеп Рамазан абый “Үләәәм, малай”, - дип кычкырып кына кала ди. Әти әйтә ди “Нык тотын”, дип. Тай әлеге араны өч мәртәбә урап килгән. Килеп киткән саен Рамазан абый да, әти дә әлеге сүзләрне генә әйтергә өлгереп калалар ди. Сикереп калып та булмый инде. Чаптыра торгач, тай хәлдән таеп килеп туктаган. Әти “Рамазан куркуыннан агарынып беткән иде”,- дип сөйләгән иде.
Рамазан абый белән Тәгзимә апаның балалары алты булды: Гиззәт, Загфран, Әхтәм, Маннур, Зиннур, Рәмзилә. Зиннур 4 нче классны тәмамлагач аягын кискәннән соң үлде. Гиззәт Яр –Чаллы каласында яши. Маннур, Рәмзилә шулай ук үз гаиләләре белән Татариядә яшиләр. Загфран авылда яшәде (үлде), Әхтәм соңгы елларда Брусьянда яшәде (үлде). Бу гаиләдә Мәрхәбә әби дә яшәде, ул Тәгзи апаның әнисе. Кызлары - Рәмзилә күршебез - җырга да оста икән. Бер сораган идем: “Рәмзилә, Татариядә яшәп җырларга өйрәндеңме?, – дип. “Юк. Янбакта таналар көткәндә өйрәндем”, –диде. Менә шулай да була икән.
Заһид белән Әфризәнең күршесе Саҗидә. Ул кызы Венера белән яшәде (Гәзиз бабайдан туган). Венера апа пединститутта укыды. Шунда укыганда Орда районының Рәис исемле егет белән танышып өйләнештеләр (мөгаен, бергә укыганнардыр). Кулга диплом алганнан соң, Березовский районының Копчиково авылына укытырга кайтканнар. Бу авылда эшләгән вакытта олы уллары Салават туган (1967 ел). Озакламый Орда районының Иске авылына (Карьево - Рәис абыйның туган авылы) укытырга килгәннәр. Рәис абый директор булып эшләгән, Венера апа математика дәресен укыткан, шулай ук укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары да булган. Бу авылда эшләгән дәвердә икенче уллары Җәлил һәм кызлары Җәүһәрия туган. Венера апа сельсовет председателе булып та эшләгән. 2015 елда Венера апа дөнья куйган (70 яшен тутыра алмаган). Юсупов Салават Иске авылда яши. Пенсиягә кадәр шушы авылның мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Хәзер пенсиядә, хезмәт ветераны. Пенсиядә булса да, эшсез утыра алмый. Пермь каласында охранада эшли. 3 баласы, 3 оныгы бар. Җәлил Козаево авылында яши, Җәүһәрия – Кунгур каласы кырында Нагорныйда. Менә Седяш авылыннан чыккан кешеләрдән туган балалар ничек ил буенча таралганнар! Салават Саҗидә әбинең күрше-тирәләрен сорашты, бергә уйнаган малайларның тормышлары белән кызыксынды. Минем белән сөйләшкәч, “Седяшкә кайтып килгәндәй булдым бит”, ди. “Бал язганда Ильфат, Ильшат белән балга буялып бетә идек”, ди.
Саҗидәнең күршесендә Хәмдиллә һәм Сәхия улы Ситдик гаиләсе яшәде (Хамдиллиннар). Хатыны Разифа (Әдел авыл Шанияз кызы). Минем әнинең картәние Седяш авылыннан булган, Таифә исемле. Шуңа күрә, авылда туганнар күп, барысын да белеп булмый. Бу гаиләдә 4 бала үсте: Рәүфә, Нәсик, Ильфат, Ильшат (соңгылары игезәкләр). Туып үлгән балалары да булды: Яүдәт, Раушания исемле. Үз гомерләрендә 3 мәртәбә кибеткә кереп эшләделәр. Өч ел колхозның умарталыгында, фермада каравылда да йөрделәр. Ситдик бригадир булып та эшләде. Әтинең Әҗмехәмәт, Гәрип абзыйлар белән бер чорда пилорамада әшләгәнен дә хәтерлим. Үзләре дә гомергә бал корты карау, йорт хуҗасы урманга ауга йөрү белән дә кәсеп иттеләр. Ауга йөргәндә дә күп чакта шушы 3 абзый бергә булдылар. Бау ишәргә, кап сугарга, дугым бөгәргә дә туры килде. Соңга таба Разифа фермада учетчица булып эшләде, шул эштән пенсиягә чыкты. Ә бабае Ситдик пенсиягә кадәр 13 елдан артык урман каравылчысы булып эшләде. Безнең әти яшь чагында тракторда да эшләгән. Уллары 3 се дә Пермь каласының югары хәрби команда училищесында укыдылар. Нәсик Новосибирск каласында хезмәт итте, ә игезәкләр – Красноярск каласында. Кызлары пединститутны тәмамлап тормыш иптәше Фәрит белән Барда районының Шермейка авылында яшәделәр 8 ай, аннан соң З-Сарс поселогында, ә Фәрит Октябрьскийда сельхозуправлениедә эшләде. Шермейкада яшәгәндә олы уллары Эдуард туды. 1978 елның ноябрь аенда Октябрьскийга күчтеләр. Декабрь аенда икенче уллары Руслан туды. Фәрит сельхозуправлениедә эшли бирде, ә Рәүфә райОНОга кадрлар буенча инспектор булып эшкә урнашты. 1986 елның март аенда кызлары туды.
Рамазан белән Тәгзинең күршеләре Гәзиз белән Хәтимә (Хәтимә Ситдикның бертуган апасы). Балалары булмады. Гәзиз бабай сәгать төзәтү, киез итек ямау, чалгы тапау (печән чабар өчен), кыскасы – вак-төяк эш белән шөгыльләнде. Хәтимә әби дуңгыз фермасында каравылда йөрде, кызлар интернатында да (каравылчымы, төнге тәрбиячеме) эшләде. Гәзиз бабай әбие Хәтимә белән колхозның җәйге эшләренә дә йөрделәр – печән чабарга, җыярга.
Хамдиллиннарның күршесе Каюмовлар - Сөнгәт (Сөнгәтулла) белән Мөхлисә. Озак еллар фермада эшләделәр: Сөнгәт хайваннарны азык-төлек белән тәэмин итте (печән, силос кертү фермага, тегермәннән комбикорм алып килү, малларның астын чистарту, тизәкне чыгарып аудару – шул эшләрне башкарды). Сөнгәт абый киез итек басарга да бик оста булды. Үз гаиләсен генә тәэмин итеп калмады, авыл халкының да үтенечен башкарды. Бу гаилә бал корты да үрчетә башлаган иде. Мөхлисә апа бозаулар карады, балалары бу эштә бик ярдәм иттеләр. Балалары: Фазилә - Октябрьскийда яши (тормыш иптәше Рәис – Олы Сарстан – 2018 елда 70 яшен тутырып дөнья куйды (2 малай да 1 кыз үстерделәр), Ралиф авылда (хатыны Зөһрә - Васик абыйның кызы, 2 малай да 2 кыз), Әдип авылда яшәде (үлде) (3 кыз), хатыны Раилә (Енапай авылыннан), Фәнүрә Әдел авылында Шанизов Вәхит белән яши (2 кыз), Вәнхәр (үлде), хатыны Гөлфирә (Гөлчирә белән Фәрикның кызы), Фәрдүнә Фәрдән белән яшәде (ике кызы бар), Фәрдән үлгәч Мөсәтдиккә (үлде) чыгып малай туып үсте - Ленар исемле. Күпмедер вакыт Красноуфимск каласында яшәгәннән соң, Фәрдүнәгә авылга кайтырга туры килде. 2023 елның җәендә Фәрдүнә яшәргә Татариягә күчте. Фәрдүнә күршебез шигырьләр дә язгалаган. Бәлки, сакланып калган шигырьләре дә бардыр әле. Иң кечкенә уллары Нәфкәт Нәхия апаның кызы Назилә белән яшәделәр. Уллары Нурхәт (үлде) туды. Озак яшәмәделәр – аерылып Нәфкәт авыртына башлады. Күп тә вакыт үтмичә Нәфкәт үлеп куйды. Нәфкәт белән Әдип гармунда, баянда уйнарга оста булдылар. Флотта хезмәт иткәннәр көнен билгеләп үткәндә, Нәфкәт, үзе язган җырын башкарып, иптәшләрен таң калдырган. Менә нинди талантлы күршеләр арасында яшәгәнбез! Ралиф, авылыбызда колхоз оештырылгач, председатель булып эшләде. Каюмовлар гаиләсендә Мөхлисә апаның әнисе Бәдри (Бәдрия) әби дә яшәде. Ул авылда көндекче булды, “көндекәй” дип йөрттек. Авылда бала тудырырга булышмаган гаилә, мөгаен, сирәктер, имче әби булды, күпләргә ярдәм күрсәтте. 1963 нче елда 62 яшендә инсульт белән үлде. Урыны оҗмахта булсын.
Сөнгәт белән Мөхлисәнең куршесе Султан һәм Маһуа Камалиевлар. Султанның беренче хатыны Нәҗибә, кызлары Филария. Нәҗибә белән аерылганнан соң Маһуаны алган. Аларның уллары Нәкип, кызлары Әнфисә. Әтиләре Фәйзрахман бабай, әниләре Фатимә. Нәкип гарип (инвалид) булып туды – сөйләшми иде, аңлавын барысын да аңлады. Уку яше җиткәч, аны каядыр балалар йортына җибәрделәр. Султан абый аякка гарип булды, таяк белән йөрде, шулай булса да, киез итек басты. Хатыны, истә калган, дуңгыз фермасында да эшләде. Әниләре элегрәк үлде, ә Фәйзрахман бабай мунчада үлеп ятты. Султан абый үлгәннән соң күпмедер вакыт үткәч, йортлары янды. Алга таба яшәргә чара калмагач, Маһуа кызы Әнфисә белән Башкириягә китеп барды, туган ягына.
Султанның йорты урынына яңа йорт салып Әхнәф белән Әҗмөния яши башладылар. Ни өчендер бу урынны ташлап, Муллаяров Габдулла абыйның йортын алып үрге чукка күчтеләр. Әхнәф абый белән Әҗмөния апа йортында (түбән чуктагы) кибет эшли башлады. Минем әни дә бу кибеттә эшләде. Таштан яңа кибет эшли башлагач, бу урында “Красное поле” колхозының правление йорты ачылды.
Султан гаиләсе белән рәттән зур гына йорт бар иде. Аны интернат итеп тоттылар. Кызлар яшәделәр (истә калган күбесе Әдел авыл кызлары). Бу йортта (элегрәк булгандыр) балалар бакчасы (детский сад) булганын ишеттем. Интернатта Хәтимә әби эшләде (мөгаен, каравылчы булгандыр), кичләрен йокларга төшә иде.
Алга таба балалар саны кимегәч (чөнки Әдел авыл балалары Петропавловск мәктәбендә укый башладылар), бу йортта пекарня ачтылар. Давляев Нурмехәмәт бабай (үз арада “Нурмый” дип әйтәләр иде) эшләде. Ипине олы булкалы итеп бик тәмле пешерде, кайчагында пекарнядан да алырга була иде. Күрше авылларга да - Нырок, Мартьяново - ат белән ипи ташыдылар.
Гәзиз белән Хәтимәнең күршесе Гиниятов Мансур белән Хәкимә. Хәкимә Әделдән килгән кыз, Мансурның икенче хатыны булды. Беренче хатыны Таирә 2 баласын (Рәйсә, Фәрит) алып Хусаинов Имамга кияүгә чыккан. Ә Миңнегаян улы әтисе гаиләсендә калган. Гиниятов гаиләсендә Мансурның әнисе Рәшидә әби дә яшәде. Мансур белән Хәкимәнең 2-3 балалары тугач читкә чыгып киттеләр. Бу йортта Миңнегаян белән Рәшидә әби яши бирделәр (онык, картәни). Тормышлары авыр булды. Мансур абый акча яктан булышмагандыр. 1 кәҗә, 2 сарык асрадылар. Мал-туарларына зират тирәсен, бакча башларын чабып печән эзерли торган булдылар. Аны кечкенә кул арбасы белән ташыдылар. Рәшидә әбинең сөенеченә күрә, Миңнегаян бик тырыш бала булды. Бу егет үсеп җитүгә Рәшидә әби дә дөнья куйды. Миңнегаян клуб мөдире булып эшли башлады, ә йортта үзе генә яши бирде. Авылның матур кызына Әлфиягә (Файруз абыйның) күз салып өйләнешеп тә куйдылар. Озакламый читкә (калага) юнәлделәр. Балаларга оныклар тәрбияләргә ярдәмләшеп яшиләр.
Миңнегаянның йортыннан ерак түгел, нәкъ басу капканың каршысында, авылның беренче кибетен хәтерлим. Бу кибеттә минем әти, әни дә эшләделәр. Аларның беренче башлап кибеттә эшләүләре.
Пекарнядан сулга төшеп (күпергә таба) тау битендә Азимов Заһит һәм Фәсәхәт гаиләсе яшәде. Балалары: Өлфәт, Әүхәт (үлде), Фәлгәт (үлде), Рифат (үлде). Өлфәт белән без бергә укырга кергән идек. Хаерзаманов Даниснең әйтүе буенча Өлфәт исән дип аңладым. Заһит бабайның беренче хатыныннан (Миңнияр бабайның кызы Әнисә) улы Сабит абый.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 20