Башлап булса әгәр гомерне,
Ничек башлар идем... шушы сорау
Биләп алды уйчан күңелне...
Ничек башлар идем... икеләнмим,
Башлар идем тәүге битеннән.
Әткәй-әнкәй, газиз туган җирдә
Балачагым җырлап үтелгән.
Яшьлек сукмагымнан атлаганда
Сөйгән кешем, якын дусларым,
Янәшәмдә булган, әле һаман
Учларымда тоям учларын...
Яңа тормыш, гаилә учагымны
Тергезергә куйдым көчемне.
Утлар-сулар кичтек иңне-иңгә,
Яңа биттән башлар өченме?
Юк икән бит, ап-ак яңа биттән
Бирелсә дә башлар мөмкинлек,
Җайлап кына гомер китабымны
Барлап чыгар идем иң элек.
Төзәтмәләр бераз кертер идем,
Яшермимен, кайбер урында.
Язмыш белән якалашкан булды,
Чарасыздан тормыш кырында.
Булган, булган инде... онытылган,
Мин яхшыга барсын юрадым.
....Ак кагазьгә карап уйга калып,
Үткәннәрне кайтып урадым...
Гөлара Шәрипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2