Миңа җәйләр биргән,
Кышлар бүләк иткән Бөек Көч!
Ишет әле! Мин, бик кечкәй генә,
Сиңа өндәшәмен менә, кич...
Мин тормышны сөйдем...
Дөньяларның
Матурлыгын күреп таң калдым...
Гомер буе шулай булсын өчен,
Күзләремдә серле нур калдыр!
Чут-чут сайрый изге кошкайларың,
Чыңлый чишмәләрнең саф көе...
Ишетергә тансык тавышларны,
Колакларны калдыр сак көе!
Җир йөзендә бөтен нәрсә синнән!
Ихтирамым чиксез көчеңә!
Тамчы көчең бүләк итче, озак
Яшәр өчен шушы кешеңә...
Тирән мәгьнә бар һәр ташыңда,
Һәр агачта, җәнлек я кошта...
Эй, Бөек Көч! Акыл бирче миңа
Аңсыз яшәмәскә тормышта....
Көч һәм акыл башкаларны түгел,
Үз-үземне җиңәр өчен бит:
Шәфәкь нуры кебек азаккача
Балкып яныр өчен...
Рөхсәт ит!
Сәкинә Тотманова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2