Бер бѳртеге генә бер гѳлнең.
Чәчәк атып җимеш бирер ѳчен
Кадерен белик шушы гомернең.
Гомер язлы, җәйле, кѳзле, кышлы
Yз кануны белән каралган,
Бәрәкәтле җимешләрен җыеп
Кѳзен нәтиҗәләр санаудан.
Мәңге үтмәс сыман кышлары да,
Җәйдә иркәләнер кѳннәр дә —
Мәңгелекнең бары бер тамчысы
Җирдән шытып чыккан гѳлләргә.
Вакыт — юргак, ѳлгереп тә булмый
Тормыш фәлсәфәсен аңларга.
Кадерләүгә мохтаҗ, и гомерләр,
Һәр мизгеле аның санауда.
Кичә — бѳре, бүген — сары яфрак,
Җилләр ташый кѳзге салкынны.
Нурга тѳреп таңда калка кояш,
Шәфәкъләрдә эри ялкыны.
Вакыт ага мәңгелеккә таба,
Мизгелләрдә кала бар назы.
Мәңге яп-яшь язның күкрәгендә
Янә йомарлана гѳл таҗы.
Без дѳньяга җирдән калкып чыгып
Янә җиргә ятар бер гѳле.
Күз карасы кебек гомерләрнең
Кадерләсәк икән һәр кѳнен!
Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1