Предыдущая публикация
Катлаулана бара тормышлар.
Әллә ничек үтә кеше гомере
Сизелми дә кала көннәр... айлар...
Күзләр - киләчәктә, иртәгәсе көндә...
Бүгенге көн кала бер читтә.
Уйлар - үткәннәрдә... Эх, яшьлекне
Кайтарырга дибез бер кичкә...
Бүгенге көн күз ачып йомган кебек
Бик тиз генә үтә дә китә.
Өметләнеп безнең күңелебез
Иртәгәдән ак бәхет көтә...
Тормышыбыз җитеш... Тик бер нәрсә -
Җан җылысы җитми күпләргә...
Бүген бирсәк иде шул җылыны
Соңга калмый газиз кешеләргә...
Бер җылы сүз җитә кайчагында
Сиңа яшәү көче бирергә...
Күп вакытта соңга калабыз шул
Әнә шул җылы сүзне әйтергә...
...белмим инде
Саклыйбыздыр аны кемнәргә...
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев