Предыдущая публикация
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.
Җомга, көннең икенче яртысында һәм кичен республиканың көнбатышында җилнең тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Кайбер урыннарда боз яварга мөмкин.
Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе – бик көчле, 20,8-24,4 метр тизлектәгесе давыллы җил дип атала.
//Татар-информ
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев