Вадим Захаров "Кайт син"😍 Булдыра бит?)
    5 комментариев
    67 классов
    Ничек сезгә Иркәнең образы?)
    19 комментариев
    88 классов
    Ильмира Нәгыймова балалары белән😍
    3 комментария
    41 класс
    Тухватуллиннар һәм Хакимовлар гаиләсе. Матур гаиләләр дә соң, әйеме?)
    58 комментариев
    1.3K класса
    – Әниләр алдындагы бурычларны без берәр ничек түләп бетерә алабызмы? – Бер кеше авыру әнисен үзенең аркасына куеп, аны хаҗ кылырга алып барган. Кәгъбәтулла тирәли әйләнгән вакытта Абдулла бин Гомәрне күрә дә, аңа: “Әни каршында булган бурычларымны үтәгәнмендер инде мин?” – дип сорый. Абдулла бин Гомәр аңа, әниең сине дөньяга китергәндә тулгак вакытында булган бер генә авырту мизгелен дә түләп бетерә алмыйсың, ди. Без гомер буе әниләрне кадер-хөрмәттә яшәтергә һәм аның рәнҗешеннән сакланырга тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: “Әти-әнисенең баласына теләгән догасы һичшиксез кабул була”, – ди. Шул исәптән рәнҗеше дә. Әниеңә карата хөрмәтсезлек күрсәтсәң, аның их дип әйтеп куюы гына да тормышыңны чәлпәрәмә китерергә мөмкин. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/nilr-aldyndagy-burychlarny-berr-nichek-tlp-beter-alabyzmy
    1 комментарий
    11 классов
    Яратасызмы бу җырлы гаиләне?)☺
    14 комментариев
    100 классов
    30 яшемдә кияүгә чыктым, әйе соңлабрак. Гомәр белән танышу кызык кына булды. Күршем подъезд төбендә басып тора икән, гадәттәгечә исәнләшеп үткәнмен, үзем хәтерләмим дә. Кичен керде бу. Синең белән иремнең дусты танышырга тели, көндез безнең янда басып тора иде, ди. Бер күрүдә гашыйк булдым мин ул кызга дип әйтте ди. Минем телефонны да биреп өлгергән. Гомәр шалтыратты, очрашырга килештек килешүен, ә минем вакыт юк, баш-аягым белән сәхнәгә бәйләнгән чагым. 3 тапкыр шалтыратып та килешенгән урынга килеп җитә алмагач, ул минем филармония ишек төбендә каршы алды. Шул көннән без бергә – 13 ел яшибез. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/kitar-kon-itasen-bela-idem-kottem
    5 комментариев
    39 классов
    "Минем уңган киленем" дип уртаклашкан Гүзәл Уразова үзенең блогында. Кызы Камилә коймак пешергән.
    12 комментариев
    65 классов
    Асылъяр яңа фотолары белән уртаклашты) Ничек уйлыйсыз, килешәме аңа кызыл төс?)😊
    23 комментария
    72 класса
    Бу хәл пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм Мәккәдә ислам динен тарата башлаган чорда була. Иман китермәгән олы яшьтәге бер әби базарда шактый күп әйберләр сатып алып көч-хәл белән өенә кайтып барганда, аңа күркәм кыяфәтле бер ир кеше дәшә һәм үзенең ярдәмен тәкъдим итә. Карчык бу тәкъдимне сөенеп кабул итә һәм алга таба алар юлны инде бергәләп дәвам итә. Әйтергә кирәк, бу вакытта мәккәлеләр ике капма-каршы төркемгә бүленгән була: Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) сөйләгәннәрен кабул итүчеләр һәм кабул итмәүчеләр. Икенче төркем тарафдары булган карчык аңа ярдәм итеп барган яшь иргә зар-интизарын белдерә башлый: – Өемә кадәр әле шактый ерак – бераз сөйләшеп алсак та була. Шәһәрдәге хәлләрдән хәбәрдәрдер бит? Габдулла улы Мөхәммәд исемле кеше үз фикерләрен тарата башлагач, тормыш әллә нишләп китте бит әле: безнең бабаларыбыз динен кире кага, янәсе, гыйбадәткә бер Аллаһ кына лаек, фәкать Аңа гына буйсынасы, Аны гына зурлыйсы! Ә без гомер буе табынган илаһлар дөрес түгел, имеш! Менә сиңа мә! Тапкан нәрсә сөйләргә! Тыныч яшәдек моңарчы, ә хәзер? Шулай сөйләнә-сөйләнә, әби Габдулла улы Мөхәммәдне тиргәп-әрләп, аның хакында бик начар, мыскыллы сүзләр әйтеп, юл буе дулап кайтты. Аны озата баручы ир исә дәшмичә тыңлап кына барды. Үз йорты янына килеп җиткәч, карчык аңа ярдәм иткән иргә дәшеп, ахыргы нәсыйхәтен бирде: – Син, улым, мин әйткәннәрне онытма: шул Мөхәммәд атлы кешене тыңлама, аңа берүк иярә күрмә! Аңладыңмы? Ярый, улым, мин кайттып җиттем, зур рәхмәт сиңа! Бу шәһәрдә безнең кебек өлкәннәргә ярдәм итәм дип атлыгып тормыйлар шул... Бөтенесе үзен генә кайгырта... Ә син – менә нинди ярдәмчел, олы күңелле кеше булып чыктың! Үзең кем буласың соң, исемең ничек? Әбине озата барган ир аның әйберләрен капка янындагы эскәмиягә куеп, елмаеп җибәрә дә, башын аска иеп, әкрен генә тавыш белән әйтә: – Габдулла улы Мөхәммәд мин... Шушы исемне ишетүгә, әби сискәнеп куя, аннары каушаудан калтырап, дерелдәгән тавыш белән сорый: – Ничек?.. Исемең ничек дисең?.. – Габулла улы Мөхәммәд! – дип инде ышанычлы тавыш белән кабатлый яшь ир. Әллә оялудан, әллә бик нык дулкынланудан карчык үзе дә сизмәстән тезләнә һәм ике кулын да күккә таба күтәреп, кычкырып куя: – Шәһәдәт бирәм ки, юк илаһ Аллаһтан башка һәм шәһәдәт бирәм ки, Мөхәммәд Габдулла улы Аның колы һәм илчесе! Шулай итеп, мөселманнарга, аларның пәйгамбәренә бик тискәре, хәтта агрессив мөнәсәбәттә булган кеше ислам динен кабул итә. Моның сәбәбе, әлбәттә, пәйгамбәребезнең күркәм холкы. Шулай ук бу кыйссадан тагын шундый сабаклар да алырга мөмкин: - Әби Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм турында гайбәткә, имеш-мимешләргә нигезләнеп фикер йөрткән, шуңа күрә аның турында начар фикердә булган. Безгә моннан сабак алып, беркайчан да фактларны тикшермичә, кеше сүзенә генә ышанып кемдер яки нәрсәдер турында нәтиҗә ясарга ярамый. - Әгәр кемдер безгә йөзебезгә бәреп начар, авыр сүз әйтсә, сабыр булып калырга кирәк. Югарыда тасвирланган хәлдә Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) әбинең әрләү, мыскыллау сүзләренә түзмичә, аңа тупас итеп җавап биргән булса, ул, әлбәттә, ислам динен кабул итмәс иде.
    1 комментарий
    12 классов
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё