Предыдущая публикация
Яшь җырчы Лия Шәмсина социаль челтәрдә йөкле булуы турында хәбәр итте.
- Кулларым калтырап торды, бик дулкынландым. Бу хакта тизрәк бар кешегә сөйлисем дә килгән кебек һәм шул ук вакытта бу мизгелне бераз сузасым да килде. Тиздән без өчәү булачакбыз! Иншааллаһ! Сезнең котлауларны укыйм. Сүзләрем юк, битемнән елмаю төшми, бик зур бәхет бу, - дип сөйли Лия.
Артур Маузер белән Лия Шәмсина 2020 елда гаилә кордылар, ул вакытта Лиягә 19 яшь иде. Танылган саксафончы җырчыдан 11 яшькә өлкәнрәк.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11