Камыр көпшәкләгәч (разрыхлитель), гадәттә, чәй содасы, нинди дә булса стабилизатор, әчелек регуляторы, крахмал яки оннан тора. Составы гадирәк булган саен яхшырак. Кайчак җитештерүчеләр модификацияләнгән крахмал куллана. Шуңа составын тикшереп алыгыз. Күп кулланганда зыяны булырга мөмкин, шуңа дозаны саклагыз. 1 кг онга иң күбе 2-4 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч кушыла. Майга басылган камырга күбрәк кирәк. Каймак, катык кебек әче сөт ризыкларына басканда, әче мохиттә камыр үзе дә яхшы кабара.
Камыр көпшәкләгечне онга кушарга һәм камырга өстәүгә, яхшылап болгатырга кирәк. Сыек әйбергә салганда, аның тәэсире кими.
Зыянсыз камыр көпшәкләгечне үзегез ясый аласыз.
2 чәй кашыгы чәй содасына 1 чәй кашыгы лимон кислотасы, 4 чәй кашыгы крахмал кушарга. Яхшылап болгатырга һәм коры, капкачы ябыла торган савытка тутырып куярга. Мондый камыр көпшәкләгеч шарлотка, беленнәр пешерү өчен яхшы. Ул коры урында ярты ел саклана.
Камыр көпшәкләгечне артык күп куллану матдәләр алмашы бозылу, сөякләр ныклыгы кимү, холестерин күтәрелү, ашкайнату эшчәнлеге начарлануга сәбәпче була ала. Фосфатлар кальцийны киметә, сөякләрне какшата.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев