Гади күз белән караганда күренер күренмәс бер төртке. Ләкин аның тормышта бик зур әһәмияткә ия икәнен без кайбервакытта аңламый да калабыз. Ник дисәгез, тиешле вакытта, тиешле урында шул куелмый калган нокта аркасында язмышлар чәлпәрәмә килергә мөмкин. Ә үз вакытында куелырга өлгергән нокта, бар тормышны үзгәртергә сәләтле. Күп нокталар урынына, ялгыш бер нокта куюың да җитә төрле сайлау алдында калганда.
Нокта әле ул горурлыкны да ияртә үзенә иптәшкә. Тормыш булгач төрле хәлләр бик еш була. Үзеңнең кемнеңдер тормышында нинди роль уйнаганыңны беләсең килсә, нокта куеп бераз югалып тор. Әһәмиятеңне аңлар өчен мөмкинлек бир син ул чакта. Күп итеп нотык сөйләгәнче, әйтәсе фикереңне өздереп әйтеп, төп ноктаны кую да бик зур осталык сорый бездән. Шуңа күрә, дәрәҗәләрне югалтмаска тырышыйк. Бу дөньяда һәркемнең үз юлы, үз дөньясы, үз фикере. Ләкин шуларның чын мәгънәсенә төшенергә кайбервакытта дөрес итеп куелган бер нокта да җитә. Язмышлар ватылмасын иде.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле авылы. 1.07.24. 16:06
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев