Предыдущая публикация
Ялгышмагыз гомерлектер, диеп,
Вакытлыча бар да, белегез.
Шуңа инде барын булганның,
Кирәк чакта кадерен белегез.
Уйламагыз,үтмәс әле, диеп,
Үтә бар да, килә яңасы.
Йөрәкләрдә кайнар сөю барда,
Янасы да әле янасы.
Табылыр, дип, уйлый күрмәгез,
Югатлканны булмый кайтарып.
Үткәннардән кайтып алалмассыз,
Йөрсәгез дә дөнья актарып.
Кадерләгез, янып- көегез,
Исән чакта, янда булганда.
Уйланырга калмасагыз иде,
Юл кисешкән чатта торганда.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле авылы. 2.07.24. 09:55
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9