Предыдущая публикация
Бәхеттән елап буламы?
Була икән берсүзсез.
Көтеп алган бәхет килсә,
Китми ул синнән эзсез.
Юк, бәхеттән генә түгел,
Елыйсың куркып тагын,
Саклый алудан шикләнеп,
Шатлыкны җыеп барын.
Елап була һәрнәрсәдән,
Иң татлысы сөюдән.
Яныңдагы үз кешеңнең,
Кадерләрен белүдән.
Тик еламыйк кайгылардан,
Иң тозлы күз яшьләре.
Елата тагын балаңның,
Назлап, сөеп дәшкәне.
Кайберәүләр җылы сүздән,
Хәтта җибәрә елап.
Кемдер елый алмый никтер,
Әче суган да турап.
Елау көчсезлек түгел ул,
Чиста ,саф җан елата.
Язсаң туа икән әсәр,
Бер елауга карата.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле авылы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 17