Предыдущая публикация
ИРКӘМ...
1. Мин сине беркемгә дә бирмим,
Гомер көзендә генә очрашсак та,
Ак карлар арасында адашсак та,
Мин сине беркемгә дә бирмим.
2. Мин сине беркемгә дә бирмим,
Ярты дөнья миңа каршы чыкса да,
Җанымны якларга туры килсә дә,
Мин сине беркемгә дә бирмим.
3. Мин сине беркемгә дә бирмим,
Барысының да алдында тезләнеп,
Гафу үтенергә туры килсә дә,
Мин сине беркемгә дә бирмим.
4. Мин сине беркемгә дә бирмим,
Йөрәгем кысылып юлда егылсам да,
Сулыш ала алмыйча озак ятсам да,
Мин сине беркемгә дә бирмим.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев