Карагаш авылы
(Насырова-Зайляева Г.Н.)
Карагаш авылы. Кара каш, кара кош! Нинди матур сүзләр! Исеме генә матурмы соң? Ул үзе дә бик матур! Аланлыкка урнашкан, әйләнә-тирәне җиләк баскан. Җир җиләге, кура җиләге, каен җиләге, бөрлегән! Самавыр кайнаганчы бер кәрҗинне тутырып була. Көнозын кошлар сайрый. Алар шулай туган авылларының матурлыгына, чисталыгына, байлыгына сөенәләр. Бигрәк акыллы җаннар инде. Һәр елны Карагашка кайталар, оя коралар, бала чыгаралар.
Ни гаҗәп, бу авыл юк инде. Юк, юк, авыл бар, кешеләр киткән. Анда-монда җимерек өйләр, сарайлар, мал-туарсыз, кош-кортсыз абзарлар. Ялгыз авыл. Агач басып киткән ялгыз нигезләр.
Нигезләр елый, хуҗасын көтә. Авыл елый, балаларын сагына. Ә балалар кайтмый да кайтмый.
Кошлар гына онытмый авылны. Көттереп тормыйлар, кайталар, оя коралар, бала чыгаралар. Ләкин бу нарасыйларга да кешеләр җитми, алар эллеккеге "дусларын" сагына. Үзләренең моңлы тавышы белән нигезләргә хуҗаларны чакыра. Җаннары телгәләнсен, йөрәкләре телем-телем "киселсен" дип уйлыйлар ахры. Ул кадәрле моңга беркем дә түзә алмас иде. Карагашлылар түзә, кайтмый. Кызганыч, бик кызганыч...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев