Предыдущая публикация
1. Таң алдыннан елмаеп уянам,
Син керәсең әнкәй төшләргә.
Әйтерсең, сөеп үбәсең мине,
Җитсен диеп барлык көннәргә.
2. Нурлар сибелә кебек өстемә,
Миңа атап биргән хисләрдән.
Синең тәмле исең килә төсле,
Чәчәкләрдән, матур гөлләрдән.
3. Менә янымда күбәләк оча,
Иркәли ул, куна чәчләргә.
Нидер әйтергә теләгән кебек,
Карап тора сыман күзләргә.
4. Күбәләгем һаман минем янда,
Әллә әнкәм шулай очамы?
Һәр иртәдә назлы күбәләктәй,
Хәлләр белергә дип киләме?
Насырова-Зайляева Г.Н.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 21