Вакыт белән уйлар серләшәләр.
Еллар бер берсеннән көнләшә.
Төсләр сайлап үткәннәрдән төшләр
бүгенгегә хисләр өләшә.
Яңаралар уйлар яз юлдашы булып
ышанычлар белән бергәләп.
Ташый хисләр күңелләрдә тулып,
димләп тынгы.., күпчак телгәләп.
Куймый нокта вакыт узганннарга -
бүгенгегә чишмәс бәйләнгән.
Өзелепләр уйлап узганда да
табышмактай. Сергә әйләнгән!
Уйлар кайтып бүгенгене сыный
үткәннәрнең зурлап кадерен.
Сирәк чакта каршылыклар тынып
ләззәт бүләклиләр әзерен.
Көтә сикәлтәләр абынуны,
ялгышуны көтә киртәләр.
Тик бирешми йөрәк, кабынуы
ышанычка юллап иртәләр.
Куймый вакыт үткәннәргә нокта -
нәтиҗәләр җебен күзәтә.
Караларны сүткәндә дә актан
бәя бирми усал. Үзләтә!
Аксын уйлар, хак юлдашы булып
күңел түргә, салмак иркәләп.
Йомарт бәхет, соң булса да тулып,
мул яңартсын кичләр, иртәләр.
Авторы Фируза Васиуллина, 02.07.2024, Тәтешле-Уфа-Белгород.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2