Предыдущая публикация
С Ү З Л Ә Р...
Кеше сүзе изә.., таптый.
Кеше сүзе белми яклый.
Кеше сүзе сирәк аклый.
Кеше сүзе... Телләр талмый!
Усал күзләр боза сүзләр.
Усал күзләр керли эзләр.
Усал күзләр сынап карый.
Усал күзләр янап арый...
Җиңсен һәрчак аңлы тапкыр!
Җиңсен вакыт, аклап хакны!
Җиңсен сөю, зурлап сакны!
Җиңсен кеше, төгәл акыл!
Авторы Фируза Васиуллина, 30.06.2024, Тәтешле-Уфа-Белгород.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1