Предыдущая публикация
Кал син, яннарымда кал син
ләйсән яңгыр түккән яз булып.
Гөлләреннән майның нурлар ал син,
елмай кабатланмас наз булып...
Кал син, икеләнмә, кал син
шау чәчәкле ямьле җәй булып.
Якты ялгыз йолдыз күктән ал син,
кушыл кояшыма ай булып.
Кал син, көз җиледәй кал син,
көз бүләге - тансык моң булып.
Үз кулыңа ниятеңне ал син.
Чакырырсың... Кинәт соң булыр!
Кал син, ялгышмассың, кал син
әкияттәй кышкы кар булып.
Күңелемә тылсым көйләр сал син
язмыш сузган көткән пар булып.
Авторы Фируза Васиуллина, 04.07.2024, Тәтешле-Уфа-Белгород.
P. S. Үз исемемнән язылса да бу юллар, үзем турында түгел... Коллегам бәхетен тапты күптән түгел кырык бишендә. Күршеләрем...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2