Элек, кәрәзле телефоннар булмаганда, ә өй телефоннары сирәк булганда, хат ташучы кешеләргә газета-журналлар гына түгел, шатлыклы һәм моңсу хәбәрләр дә китерә иде. Сугыш вакытында почтальон туган кешеләренең һәлак булуы турында куркыныч хәбәрләр дә алып кильгән.
Ә шатлыклы хәбәрләр телеграммаларын һәм котлау открыткаларын почтальон рәхәтләнеп тапшырган.
Элек безнең авылда почта бүлегендә эшләүчеләр:
- Валиева Сәгидә Әхмәдулла кызы,
- Габдуллина Хәлисә Дусмухаммәт кызы,
- Насырова Мәдина апа,
- Ибраһимов Ильяс бабай,
- Саярова Сәҗидә Хәбибулла кызы
- Сагитова Хәлидә Шайх кызы,
- Вакказов Әльфия Бари кызы,
- Вәлиева Рузалия Зөфәр кызы,
- Саярова Наилә Мәхтумҗан кызы,
- Кәлимуллина Дания Сәмигулла кызы,
- Сәлимова Рушания Мидхәт кызы,
- Асылгараева Гөлфия Габделхак кызы,
- Салихова Лилия Мидхәт кызы,
- Дускаева Эльмира ,
- Кашина Светлана Сергей кызы,
- Алтынбаева Зәлифә Шәфигулла кызы тормы иптәше белән Алтынбаев Габделфәрт абый белән
- Әмиров Мидхәт Рәфхәт улы,
- Кәримов Мәгдән.
- Нәбиуллин Раиль Фаиль улы,,
- Латыпов Фәнил
Үзләренең җаваплы һәм тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә бөтен дөньяга хатларны һәм посылкаларны гына түгел, ә бәлки бу юлламалардагы шатлыкны, яхшы кәефне, бәхетне һәм ләззәтне ерактан тапшырырга ярдәм итүче кешеләрне котлыйбыз.
Бәхет, ак канатлы күгәрчен кебек, сезнең тормышка бәреп керсен.
Барлык хатлар һәм хәбәрләр дә яхшы һәм күңелле булсын. Иминлек һәм сәламәтлек, тотрыклы, өзлексез эш һәм үз хезмәтегездән канәгатьлек телибез.
Почта көне белән!
Комментарии 17