Предыдущая публикация
Ак Калфак Алькино
24 мая
Добавить в друзья
Пенза өлкәсенә сәяхәт
Бөтендөнья татар конгрессы һәм Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре 22-23 нче май көннәрендә Пенза өлкәсендә уздырылган "Безнең рухи мирас"("Наше духовное наследие") форумында катнашты. Форум Кикино авылы, Арслан Полкаев монументы һәм кабере, Муса Акъгет, Заһир Бигиев, Муса Бигиев эзләре буенча "Татар халкының милли мирасы" туристик маршруты белән башланып китте. Форум вәкилләре шушы җирләрдә( Арслан Полкаев монументыннан ерак булмаган урында) " Ак калфак " чишмәсен ачуга өлеш керттеләр.
Пенза татарларының милли герое Арслан Полкай Петр I гаскәрендә хезмәт итә. Арслан-батыр Петр I тарафыннан оештырылган Азов походларында катнаша һәм патша, «хезмәт итүче басурманин» ның батырлыгын бәяләп, аңа хәзерге алты авыл территориясендә җирләр бирә: Кикин, Кобылкин, Кутеевка, Мочалейка, Решетин, Телятин. ( Легенда буенча Петр I нче Арслан Полкаевка күпме ара үтә алса, шулкадәр җир алырга куша. Арслан ике ат ала һәм чабып китә, атлар аргач үзе җәяү йөгереп бара, хәле беткәч, шуышып хәйран араны үтә. Шатрны үтәгәч, Арслан Полкаев шушы җирләрне алып татар авыллары булдыра. Шулай итеп, Пенза өлкәсендә татар авыллары барлыкка килә ).Әдәбиятта һәм көндәлек тормышта бу авылларны Алтын авыллар( яки алты авыл) дип атыйлар. Пенза татарлары Арслан Полкай истәлегенә хөрмәт күрсәтәләр. Арслан Полкай үтерелгән урында мемориаль таш ята, анда язу уелган. Бу мемориал бөтен Пенза өлкәсенең туристлар өчен истәлекле урыны булып тора. Пенза өлкәсендә татарның танылган уллары: Муса Акъегет, Заһир Бигиев, Муса Бигиев, К.Тинчурин, Ш.Усманов, Гадел Кутуй, Мөнир Мазунов туган. Форум барышында кунаклар татар халкының милли йолалары "Исем кушу", "Каз өмәсе" (Пенза татарлары )вариантлары белән танышты, диспут форматында интеллектуаль татар теле дәресендә катнашты.
Рус халык шагыйре М.Ю.Лермонтовның да татар тамырлары булуында шик юктыр. Ул инглиз, француз, немец телләрендә сөйләшкән. Шулай ук латинча укый да белгән .Ә бит латин теле безнең әби-бабайларның уку-язу теле дә. Гомеренең соңгы елларында М.Ю.Лермонтов татар телен дә өйрәнә, әзербайҗан телен белә. Ул шулай ук грузин телен өйрәнергә бик тели. Бүгенге "Тарханы" музей заповнигы булып саналган биләмәгә (именияга) М.Ю.Лермонтов бер яше дә тулмаган килеш, алты айлык вакытында, кайтарыла һәм шунда үсә. Биредә аның әбисе Е.А. Арсеньева һәм ясаклы крестьяннар белән гомеренең яртысы үтә(1814 - 1841еллар). Экскурсия барышында бу биләмәдәге әбисенең йорты белән рәттән крестьяннарның көнкүреше искиткеч бер тарихи ,көчле хис тудырды. Ясаклы крестьяннар өчен нәни Лермонтов үзе бер куаныч була. Шул атмосферада кичләрен матур халык җырларын, әкиятләрен тыңлап юана һәм хәтер сандыгына туплап бара нәни шагыйрь. Кечкенә Лермонтов, үсеп җиткәч, "азат итәр" дип тә өметләнәдер ясаклы крестьяннар. Инде зур кеше булып, шуны биләмәдән яңа тормышка чыгып киткән Лермонтовның кунакка кайтып йөрүе үзе бер бәйрәмгә әверелә. Әмма ,кызганычка каршы, бөек шагыйрь 26 яшендә үлеп китә.Бу җирләр М.Ю.Лермонтовны характерын тәрбияләүгә һәм иҗат өчен мөһим булган тәэсирләргә йогынты ясый. Шигырьләрендә дә аның шушы җирләргә булган мәхәббәт һәм вакыгалар, геройлар, образлар сүрәтләнгән.
Икенче көнне форум вәкилләре " Ак тау" ял комплексында " Мирас" музее һәм Пенза татарларының " Килен төшерү" йоласы белән таныштылар. Ә инде "Кувака" - су оешмасы гомумән шаккатырды. Идел буе төбәгендә искиткеч һәм матур урын бар. Бу чишмәле җир гади генә "Кувака" дип атала. Тарихи бабаларыбыз, табигый суны җитештереп, хәтта Франциягә экспортлау эшен дә башкарганнар. "Кувака" Россиянең 100 еллык тарихы булган иң борыңгы азык-төлек сәнәгате предприятиесе. Табигый су "Кувака" - Пенза губернасы бренды. Кувака мордва теленнән тәрҗемә иткәндә «озын, озын чокыр»дигәнне аңлата.Кувака авылына 18 гасыр башында бертуган Головиннар Петр І нченең көрәштәшләре нигез сала. Аннары ул мирас буенча борыңгы дворян нәселеннән булган бай алпавытларга күчә.«Кувака " суы чыннан да изге саналган. Озак еллар дәвамында кешеләр ашказаны-эчәк авырулары белән авырмаганнар. Бу җирләрдә гидротехник корылма төзелгән, аның ярдәмендә борыңгыдан билгеле булган 7 Чишмә (Гремучий чишмә, Кукушка, Колода, Евгеньевский чишмәсе һәм өч исемсез чишмә) бербөтен итеп җыелган. Ә инде 1913 елда тау итәгендә "Кувака" су завод төзелә. Завод еллар үткән саен яңартылып бүгенге көнгә кадәр эшли. Территориядә "Кувака" су музее да урнашкан. Музейда элеке заманнардан алып, хәзергәчә, су җитештерү технологиясен күрергә мөмкин. "Кувака" Россиядә танылган заводларның берсе.
Форумда катнашучылар исеменнән оештыручыларга рәхмәт белдерәбез. Пенза татарлары телне, мәдәниятне , рухи мирасны саклауда армый талмый көч куялар, аларга бу мөхим эштә, рухи башлангычларында, уңышлар телибез. (Мөслимә Гыйльманова, Казан,2024 нче ел)
Нет комментариев
Новые комментарии
Для того чтобы оставить комментарий,
войдите
или
зарегистрируйтесь
Следующая публикация
Закрыть
Русский
русский
English
Беларуская
ქართული
українська
Татар теле
Қазақ тілі
Հայերեն
O'zbek tili
Română (MD)
Azərbaycan dili
Română (RO)
Türkçe
Помощь
Сервисы VK
Mail.ru
Почта
Облако
Календарь
Заметки
Видеозвонки
VK Почта
ТВ программа
Погода
Гороскопы
Спорт
Ответы
Авто
Леди
ВКонтакте
Ещё
Войти
Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить свой сервис для вас.
Вы можете принять их или настроить их самостоятельно.
Больше информации
Принять все
Настроить
Ак Калфак Алькино
Лента
Друзья
1 049
Фото
4 156
Заметки
295
Группы
Игры
Видео
Ещё
Музыка
Подарки
О себе
Информация Ака доступна только авторизованным пользователям.
Войти
или
зарегистрироваться
Все заметки
Фид
Ак Калфак Алькино
17 июл
"Россия почтасы" көне белән
Показать еще
Показать еще
Фид
Ак Калфак Алькино
24 мая
Пенза мишәрләрнең пәрәмәчә пешерү
Пенза өлкәсендә татарлардан сорасаң " сезнең нинди милли ризык ? " Алар барсыда "пәрәмәчә" диләр.
Показать еще
Фид
Ак Калфак Алькино
24 мая
Пенза өлкәсенә сәяхәт
Показать еще
Показать еще
Фид
Ак Калфак Алькино
11 апр
Кәүсәр апа Шайхетдинова эшне җиренә җиткереп эшләве, үз-үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге, төгәллеге, пөхтәлеге белән аерылып тора.
...
Все заметки
Левая колонка
Все
С друзьями
Игры и приложения
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Войти
Зарегистрироваться
Нет комментариев