Интернетта утырамын,
Күңелләрем булганчы.
Хатлар алам ,җавап язам,
Йокыларым килгәнче.
Дуслар белән аралашып,
Сүтәм гөмер йомгагын.
Искән җилдәй үтә гөмер,
Сизмим күңел тулганын!
Тәмле йокы миңа тели,
Татар,башкорт кызлары.
Мин дә гөлләмәләр салам,
Хөрмәт итәм үзләрен!
Марий дускаем да минем ,
Гел сәләм биреп уза.
Сәләмәтлегемне сорап,
Хөрмәтләп кулын суза.
Удмуртка да ,инет дустым,
Бер авыл килене без.
Кич утырып серләшәбез,
Канәгатъ күңелебез!
Авылдашларыма рәхмәт,
Елмаеп,көлеп кенә,
Сәләм җибәреп торалар,
Хәлемне белеп кенә!
Беркөн әрмән хат җибәрде,
*Нравишься*-дип,хәл сорап.
Ошамый миңа андыйлар,
Олактырдым дальшерак!
Мишәр дустым сөрән сала,
Хәлне белеп инеттән.
Я,Аллаһым,күәтең зур.
Мәхрүм итмә өметтән!
Егетләр дә хат язалар,
Хәлемне белер өчен.
Барсына да җавап бирәм,
Күңелен күрер өчен!
Рәхмәт сезгә ,якыннарым,
Кода сез,кодача сез.
Хәлләремне белер өчен,
Интернетне ачасыз!
Урыслар да кереп чыга,
Минем җылы учакка.
Так хорошо,спасибо,
Сөенәмен шул чакта!
Узбечка да,казачка да,
Чын дусларым бит әле.
Өзмик әле араларны,
Интернеттан китмәле!
Чуваш дусларым зурлыйлар,
Телиләр сәләмәтлек!
Мондый дусларым булганга,
Күңелемдә рәхәтлек!
Кайбер дусның якыннары,
Мәрхүм-диеп язалар.
Шомлы хәбәрләр укысам,
Йөрәгемдә яза бар!
Тик шатлыклы хәбәр язсын,
Безнең һәрбер балабыз!
Элемтәне ычкындырмыйк
Өзелмәсен арабыз!
Туганнарым,өзә күрмик,
Интернет челтәрләрен!
Сезнең белән әңгәмәдә,
Яхшы минем хәлләрем!
Самавыр чәйләре эчәм,
Инеттә дуслар белән.
Я,Аллаһым,яшәт безне,
Акыллар,ушлар белән!!!!!
Автор Бакирова Фәзилә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 120
В интернете просидела.
Что теперь скажу я мужу?
Не приготовила же ужин!
Не подметена дорожка,
Не накопана картошка.
Не сходила за грибами,
Не топила печь и баню.
И воды не натаскала,
Шить, вязать опять не стала…
Недогадки, непонятки:
До чего же день короткий!
Һич чыгып булмый аннан.
Бер дустың атаңнан яхшы
Берсе яхшы агаңнан..
Урысы да,татары да
Мариы да якын дус.
Бар да кулын сузып тора
Җавап итеп Син дә суз!!!
Нациядә һич эш тормый
Барысы да якын дус.
Бөтен ил буенча йөрим
Бар да туган,бар да дус.
Дуслар кирәк һәр вакытта
ИНЕТ тә дә өйдә дә
Дуслар белән көнкәйләрнең
Уткәне сизелми дә.....
Сезгә карап сокланам!
Сезне укып сөенәм!!!
Инетны ачалмый торсам
Ут йоткандай көенәм.