Предыдущая публикация
Кан басымы булса даруым бар.
Баш авыртса ,аңа да табам.
Әммә ,сагынуга бер дәва юк,
Ничек яшәргә соң артабан?
Сагынуны бераз басып була,
Йөрәгеңә табып сабырлык.
Ул йөрәк тә инде әлсерәгән,
Көче юк сабырлык табырлык.
Сабыр төбе сары алтын дибез,
Төпләренә җитәлми буйлар.
Төшләремә килеп кушылалар
Сагыну белән боталган уйлар.
Зур кайгыны кара кайгы дибез,
Сагынуның төсе юк бит ул.
Ялгызлыкны,ачы ятимлекне.
Кичергән кешеләр күп бит ул.
Сабырлыклар сорыйм ,Аллам синнән,
Тынгылыклар бирче йөрәккә.
Сары алтын яткан сабыр төбе,
Юаталсын иде кирәктә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 12
Фэзилэ апакаем.
Минем бик нык кунелем булды сезнен бугенге кичэбезне бизэуегез Узе ни тора.
ЗУР рэхмэт !!!
Сабыр төбе сары алтын,
Алтыннан кибән куйганым,- дип, кочагына алып сөяр иде.
Әниемне искә алып утырам.
Юк, еламыйм. Ләкин ничектер моңсу да, ямансу да булып китте...
Рәхмәт сезгә.
Эх, киткәннәрне кайтарыплар булса...
Әллә ниләр бирер идек...