Егерме җиде яшьлек егет идең,
Миңа яңа тулган унсигез.
Арабызга бераз еллар кушып,
Рәхмәт ,Аллам,яралткан тигез.
Тормыш дәресләрен синнән алдым,
Яшәргә өйрәттең син мине.
Урин гына,үзеңә сиздермичә,
50 ел яраттым мин сине!
Сүрәтеңә карап серләр сөйлим,
Киңәшләрең керә төшемә.
Кыенырактыр ул бакыйлыкка
Синнән алда киткән кешегә.
Алдан киткәнеңә юанамын,
Тамчы сулар белән озаттым.
Карашыңның төпләренә төшеп,
Сөю тойгыларын кузгалттым.
Изге айда,Рамазанда киттең,
Еламаска тырышып түзәмен.
Чирең белән бик озак көрәштең,
Ныклы иде синең үзәгең!
Әгәр үзем синнән алда китсәм,
Тыныч ятмас идем кабердә.
Бәхиллекләр биреп кулны кыстың,
Җылыңны тоямын хәзер дә.
Язмышыма бик тә канәгатъмен,
Бәхетнең биргәнгә олысын.
Телгәләнеп беткән йөрәгеңнең
Мәңге онытасым юк җылысын....
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 222