Ватылганын ташладым да,
Алдым мин яңа көзге.
Бер дә күңелгә ошамый,
Сырлы күрсәтә йөзне.
Акча гына әрәм иттем,
Көзге бигрәк сыйфатсыз.
Маңгай тулы буразналар,
Күренәм кыяфәтсез.
Отылдым инде .дусларым,
Брак булды бу көзге.
Исем-акылларым китеп,
Танымый торам йөзне.
Кызым килеп карады да:
-Әйбәт,әңкәй,бу көзге!
Бер көзге дә үзгәртәлми,
Картая төшкән йөзне!
Элек,ичмасам,көзгеләр,
Була иде сыйфатлы.
Алыр идем шундый көзге,
Булса да бик кыйммәтле.
Көзге гаепле түгел лә,
Әллә гафү итимме?
Матур күрсәтәлмәс инде,
Җитмеш бишлек битемне!
Инде хәзер,бу көзгенең,
Аңлыйм начар түгелен.
Инде олгаеп барсам да,
Көзге кебек күңелем!
Яшьләр ничәдә булса да,
Түрдә торсын көзгебез.
Сырлар да матур күренер,
Риза булыйк үзебез!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев