Авыл эчэ козге томан дымын
Башын салган йомшак кочакка
Монсуланып кына хэрбер йорты
Сузылып яткан ап-ак тушэккэ!
Ерак тугел генэ тып-тын калып
Томаланган мунча тотенлэй
Козге ак томаннар качыргандай
Авыл остен каплый ботенлэй.
Салкын итеп утеп кисеп кергэч
Козге жилгэ бирдек сыртларны
Ой тубэсен сыйпап аккан болыт
Карангылый кебек йортларны.
Козге томан дымы иртэлэрен
Юуешлэтэ авыл ослэрен
Ускэн агачлар да саргайдылар
Алыштырып бетте тослэрен.
Кон кыскарып, тоннэр озынайды
Олгерерлек тугел бер эшкэ
Барысын да эшлэп бетеп булмас
Жыеп куеп торыйк бер кучкэ.
Яшел кырлар инде саргайдылар
Озак тормас, коту тукталыр
Ябышып интектерер козге баткак
Аяк асларында буталыр.
Бу тормышта тынлый белсэк эгэр
Йорэк сойли безгэ доресен
Томан дымы гына суыталмас
Туган авылымнын жылысын!
22.09.2019
Фануз Батталов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 10