Шауламагыз, кошлар, уйларымны тынлыйм
Тынычлыкны зинхар бозмагыз
Кунелемдэ эзрэк урын калсын
Сайрап узэгемне озмэгез.
Язмыш эзерлэгэн каты жиллэр
Бик тиз генэ куып життелэр
Эйтерсен дэ сойгэн чын хислэрне
Сука белэн ерып уттелэр.
Яратканнар гына анлый ала
Мэхэббэтлэр сунеп, жан кипсэ
Бэхет чорнап куйган йомгакларны
Язмыш кочлэп экренлэп сутсэ.
Куз карасы кебек саклап йордем
Эйтэ алмыйм хэзер бер суз дэ
Уткэн тормышларны жил себерде
Куренмидер хэзер бер эз дэ.
Ни булса да, гомер дэвам итэ
Кайсы сукмагына басырга?
Якты омет, якты хыялларым
Олгерерме чынга ашырга?
Нигэ тормыш болай дип сорыйсыз
Жэваплары куктэ язылган
Бэхет очен язмыш тутэллэре
Хэр кешегэ алдан казылган.
Белмибез бит, алдан белсэк эгэр
Килэчэктэ нилэр котэсен?
Бэхетебезгэ санап атлар идек
Ничэ чакрым юллар утэсен!
28.12.2019
Фануз Батталов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9